ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү" илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр арасында уздырыла торган "2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында иң яхшы остазлык тәҗрибәләре" конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеле.

Конкурсның максаты – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, остазлыкны үстерүгә һәм Татарстан Республикасында нәтиҗәле остазлык тәҗрибәсен таратуга һәм үстерүгә шактый өлеш керткән остазларны ачыклау, тану һәм бүләкләү.

Конкурс номинацияләре:

  1. "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә остазлык";
  2. "Һөнәри үзбилгеләнештә остазлык";
  3. "Яшьләрнең һөнәри үсешендә остазлык";
  4. "Алдынгы технологияләр өлкәсендә остазлык".

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар турындагы мәгълүмат биредә.

Конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне, призерларны котлыйбыз.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Россия Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге 860 номерлы карары белән расланган Аяк киеме товарларын маркалау кагыйдәләре нигезендә, Аяк киеме товарларын мәҗбүри маркалау 2019 елның 1 июленнән башлап гамәлгә кертелгән иде.

Кагыйдәләрдә әйтелгәнчә, 2020 елның 1 мартыннан башлап идентификацияләү чаралары куелмаган килеш һәм товарларны маркалау турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына тапшырмыйча аяк киемнәре товарларын Россия Федерациясе территориясенә кертү, сату һәм әйләнештән чыгару рөхсәт ителми.

Аяк киеме товарлары әйләнешендә катнаша торган аерым затларның маркаланган аяк киеме товарлары әйләнеше турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына тапшырырга әзер түгеллеге турындагы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан әлеге карарга үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты эшләнгән, анда, шул исәптән, түбәндәгеләр дә күздә тотыла:

- аяк киеме товарлары әйләнешендә катнашучы затлар  тарафыннан маркаланган аяк киеме товарларын әйләнешкә кертү һәм әйләнештә йөртү турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына зарури тәртиптә тапшыру срогын 2020 елның 1 июненә кадәр кичектерү;

- сатылмаган аяк киеме товарларын маркалап бетерү датасын 2020 елның 1 августына күчерү;

- 2020 елның 1 мартыннан соң Россия Федерациясе территориясенә кертелгән, әмма 2020 елның 1 мартына кадәр сатып алынган аяк киеме товарларын маркалап бетерү датасын 2020 елның 1 июленә күчерү;

Шул ук вакытта, 2020 елның 1 мартыннан әйләнештә катнашучы затлар аяк киеме товарларына маркалау кодларын алырга һәм маркаланган аяк киеме товарларын әйләнештән чыгарырга тиеш.

Шулай ук 2020 елның 1 мартыннан башлап маркаланмаган аяк киеме товарларын әйләнештә йөртү тыела.

Моннан тыш, гамәлдәге Кагыйдәләр нигезендә, әйләнештә катнашучыларның аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары белән зарури тәртиптә маркалауга тулысынча әзер булуын тәэмин итү максатларында, әйләнештә катнашучы затларга:

- 2020 елның 1 мартына кадәр маркалау буенча мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк;

- 2020 елның 1 мартына кадәр әйләнешкә кертелгән һәм сатылмаган аяк киемнәре калдыкларын маркаларга кирәк;

- сатучы һәм сатып алучының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы (УКЭП) белән таныкланган электрон формадагы универсаль тапшыру документларын (УПД) вакытында рәсмиләштерү максатларында, күпләп сату кысаларында УПД формалаштыру һәм имзалау өлешендә, шул исәптән ЭДО lite функционалыннан файдаланып та, тәэминатчылар (дистрибьюторлар) һәм электрон документлар әйләнеше операторлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен алдан ук хәл итәргә киңәш ителә;

- аяк киемнәрен сатканда Кагыйдәләр нигезендә маркалау кодын (ике номерлы штрих коды) укырга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Касса чегының өстәмә зарури реквизитын һәм катгый хисаплылык бланкын билгеләү турында" 2019 елның 21 февралендәге 174 номерлы карары белән расланган форматта касса чегын формалаштырырга мөмкинлек бирә торган җайланмалар (сканерлар, тиешле программа тәэминаты куелган контроль-касса техникасы) кулланырга кирәк;

- фиксаль белешмәләр операторы белән килешү булган очракта, Кагыйдәләр нигезендә контроль-касса техникасын кулланып, маркаланган аяк киеме товарларын әйләнештән чыгару турындагы белешмәләрне мониторинг буенча мәгълүмат системасына тапшыруны аңа йөкләргә кирәк.

Ачык фикер алышу һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, шулай ук кисәтүләр һәм тәкъдимнәр алу максатларында әлеге карар проекты 2020 елның 10 февраленнән 21 февраленә кадәр "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге regulation.gov.ru/projects#npa=99433 рәсми сайтында урнаштырылган.

Тулырак мәгълүмат "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында, шулай ук маркалау буенча мәгълүмат системасының рәсми сайтында һәркем файдалана алырлык итеп урнаштырылган:­ httрs://честныйзнак.рф. Булышлык итеп тору хезмәтенең телефон номеры: 8 800 222-15-23.


14
февраль, 2020 ел
җомга

14 февральдә "Синтез" АҖ һәм "Казан синтетик каучук заводы" ААҖ җитәкчелеге Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов "Промтех" корпорациясенең бүлендек предприятиесе эше нәтиҗәләрен югары бәяләде һәм "Казан синтетик каучук заводы" ААҖдә барлык цехларны эшләтеп җибәрде. Предприятие элегрәк туктатылган заводны алга таба үстерүдә төбәктән ярдәм алган. "Синтез" сәнәгать әйләнешен үстерүне дәвам иттерәчәк, персоналны җәлеп итәчәк һәм эшләнмәләр номенклатурасын арттырачак.


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

13 нче февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында җил энергетикасын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә "НоваВинд" АҖ – җил энергетикасы базарында катнашучы компанияләрнең иң зурысы, "СО ЕЭС" АҖ филиалы –  Татарстан Республикасы Энергетика системасы төбәк диспетчерлык идарәсе, "Сетевая компания" ААҖ һәм республика министрлыклары вәкилләре катнашты.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

"Россия вертолетлары" холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Aurus бренды стилистикасында башкарылган югары уңайлыклы салонлы Ансат вертолетының сертификация сынаулары тәмамланган. Беренче тапкыр машина МАКС-2019 халыкара авиация-космос салоны кысаларында тәкъдим ителгән булган.

Сертификация сынауларының максаты – вертолетның VIP салонында урнаштырылган җиһазларның эшкә яраклылыгын һәм борттагы радиоэлектрон җайланмаларның электромагнит ярашлыгын бәяләү. Киләсе этап – Һава транспорты федераль агентлыгыннан (Росавиация) вертолетның типлаштырылган конструкциясендәге әлеге үзгәрешкә хуплау алу.

Ансат Aurus биш пассажирга билгеләнгән. Салонның дизайн-проекты "Вертолеты России" һәм Фәнни-тикшеренү автомобиль һәм автомотор институты белгечләре тарафыннан эшләнгән. Оптималь эргономик чишелешләр өчен салонны эшләгәндә, компьютер моделеннән тыш, төрле комплекцияле кешеләр катнашында тестлар да үткәрелгән.

Aurus бренды белән "Кортеж" проекты кысаларында люкс классындагы машиналар дәүләтләрнең беренче затлары өчен чыгарыла. Хәзер линейканы авиация техникасы да дәвам итә. Aurus бренды стилистикасындагы Ансат беренче тапкыр МАКС-2019 кысаларында "Вертолеты России" холдингының статистик экспозициясендә күрсәтелгән. Ул чакта Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган КВЗ җитештергән шөрепле машинаны караган.

Күп максатларга ярашлы җиңел Ансат вертолеты Казан вертолет заводының тәҗрибә-конструкторлык бюросында проектланган. Машина ике двигатель белән җиһазландырылган һәм пассажирлар һәм VIP-пассажирлар йөртү, йөк ташу, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау һәм санитар борт сыйфатында кулланыла ала. Ансатны биек тауларда сынау эшләре тәмамланган, аның 3500 метрга кадәрге биек урыннарда тау җирлегендә эшли алу мөмкинлеге расланган. Вертолет Цельсий буенча -45 градустан +50 градуска кадәр температурада кулланылырга мөмкин.

"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов 12 нче февральдә TatCenter.ru интернет-порталының "Товарларны маркалау һәм кулланучылар өчен конкуренция. Бизнесны ничек саклап калырга?" онлайн-конференциясендә катнашты.

Экспертлар буларак шулай ук Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Үзмәшгульлеккә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Сергей Карпухин, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ирина Әхмәтшина, Татарстан таможнясы товарларын чыгарганнан соң таможня контроле бүлеге башлыгы, Таможня хезмәте майоры Михаил Лавров чыгыш ясады.

http://tatcenter.ru/conferences/markirovka-tovarov-i-konkurentsiya-za-potrebitelej-kak-sohranit-biznes/

"Аммоний" АҖнең финанс эшчәнлеген алга таба “савыктыру” һәм җитештерүне саклап калу буенча чаралар программасы нигезендә 12 нче февральдә Мәскәү шәһәрендә җәмгыять акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышы узды. Җыелышта "Аммоний" АҖ акционерлары бертавыштан предприятиенең Директорлар советының яңа составын сайлады. Аңа "СДС Азот" АҖ вәкилләре керде: Троценко Роман Викторович, Безух Игорь Геннадьевич, Бебутов Всеволод Петрович; РФ Дәүләт үсеш корпорациясенең төп кредиторыннан Кузовлев Михаил Валерьевич. Яңартылган Директорлар советында Татарстан Республикасыннан элеккечә үк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәр улы катнашачак.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

11 нче февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Мозамбик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марио Сарайва Нгуэнья белән очрашты.

Очрашуда "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "Татнефть" ГАҖ, "АК Барс" СК" АҖ һәм Татарстанның башка предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Яклар ике яклы хезмәттәшлекнең агымдагы торышы һәм перспективалары, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясенең Мозамбик Республикасына булачак визитына әзерләнү турында фикер алышты.


7
февраль, 2020 ел
җомга

7 февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында яллар һәм җилкәнле спорт көймәләрен җитештерүне локальләштерү буенча киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Бөтенроссия җилкәнле спорт федерациясе башкарма директоры Павел Соболев, "Попутный ветер" фонды президенты Кирилл Зинчин, Татарстан Республикасы Җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе Альберт Садыйков, "Velvet Marine" генераль директоры Кирилл Слепов һәм башкалар катнашты. Очрашуда шулай ук җитештерүләрне кирәкле композицион материаллар һәм нефть химиясе компонентлары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 4-5 февраль көннәрендә Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе В.И. Семашко җитәкчелегендәге Белоруссия делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты ясады. Визит кысаларында "МТЗ-Татарстан ТПК" ҖЧҖ предприятиесе эше белән танышу оештырылды. 5 февральдә "МТЗ Татарстан ТПК" ҖЧҖ базасында уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә. Кәримов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International