ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре барышында шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирде. "Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү" Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбенең актлар залында узды. Халык белән очрашуда Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин да катнашты.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 4 февралендә Нур-Солтанда "Татарстан Республикасы җитештерүчеләре катнашында машина төзелешен үстерү буенча хезмәттәшлек" Казакъстан-Татарстан нефть-газ бизнес-форумы узды, әлеге чараны "Карачаганак Петролиум Оперейтинг" (КПО) компаниясе, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, шулай ук Казакъстан Республикасы Энергетика министрлыгы каршындагы вәкаләтле орган (PSA), Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Акиматы һәм Татарстан Республикасының Казакъстандагы вәкиллеге ярдәмендә оештырды.

Узган елның көзендә, Казанга булган визиты вакытында, генераль директор Эдвин Блом җитәкчелегендәге "Карачаганак Петролиум Оперейтинг" компаниясе Казакъстанда иң алга киткән компетенцияләрне локальләштерүгә рәсми мөрәҗәгать юллады. Ул вакытта әлеге форумны Казакъстан башкаласында өр-яңа форматта үткәрү турында карар кабул ителгән иде.

Форумда Казакъстан Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 50дән артык предприятие вәкилләре, шул исәптән Казакъстанның эре нефть-газ компанияләре: "Карачаганак Петролиум Оперейтинг" (КПО), "НК "КазМунайГаз" АҖ, "Тенгизшевройл" (ТШО), North Caspian Operating Company (NCOC), шулай ук Казакъстан Республикасының машина төзү компанияләре вәкилләре катнашты. Предприятиеләр үз продукцияләрен докладлар һәм таныштыру презентацияләре кысаларында тәкъдим итте. Компанияләрнең компетенцияләре белән тулырак танышу өчен B2B форматында аралашу булды. 

Шулай ук форумда "КазМунайХим" компаниясе һәм Мирикко дәүләт корпорациясе арасында, "КазМунайХим" компаниясе белән "НЕФТЕХ" ЯАҖ арасында консорциум төзү турында килешүгә кул кую тантанасы узды. 

Форумны ачканда Казакъстан Республикасы Вице-премьеры Магауов Әсәт Марат улы, җирле эчтәлекне һәм илнең индустриаль-инновацион үсешен үстерүдә мөмкинлекләрне киңәйтү өчен әлеге чараны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Савельчев Алексей Петрович үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанның икътисадый моделе уникаль: республикада сәнәгый җитештерүнең барлык тармаклары да бар һәм икътисадның барлык тармаклары да: нефть чыгару һәм сервис, нефть эшкәртү, машина төзелеше, самолетлар, вертолетлар җитештерү, суднолар төзү һ.б. шактый нык үсеш алган.

Узган форум барышында эшлекле партнерлыкны үстерү һәм ныгыту белән үзара мәнфәгатьләр расланды. Яклар технологик көннәр үткәрү кысаларында киләчәк хезмәттәшлек турында килеште. Оешма өчен мәйданчык сыйфатында шулай ук 2020 елның 2-4 сентябрь көннәрендә Казанда узачак Татарстан нефть, газ, химия форумы да тәкъдим ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев "Татарстан АССРның 100 еллыгы" мәгълүмат билгесен актив кулланучы сәнәгать предприятиеләренә сертификатлар тапшырды. Сертификатлар белән "Бөгелмә тегү фабрикасы" ҖЧҖ, "Кукмара киез итек-киез комбинаты" АҖ, Казан шәһәрендәге "АБ ИнБев Эфес" АҖ филиалы, "Бетар" ҖКФ ҖЧҖ, "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ, "Алга" ҖЧҖ бүләкләнде.

 Фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды

Татарстан Республикасында 2020 елның 2 февраленнән 5 февраленә кадәр Саха (Якутия) Республикасының тышкы багланышлар һәм халыклар эше буенча министры Гаврил Кириллин җитәкчелегендә Саха (Якутия) Республикасы делегациясе булып китте.

Делегация ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, Инвестицияле үсеш агентлыгы, Казан ярминкәсе, ИТ-парк, "Химград" технополисы, Иннополис шәһәре, "Эйдос-медицина" ҖЧҖ һәм "Эйдос-Робототехника" ҖЧҖ, "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ булдылар.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Халыкара космос станциясендә очыш ясаучы Россия космонавтлары Александр Скворцов һәм Олег Скрипочка, академик С.А.Векшинский исемендәге Россия вакуум җәмгыяте әгъзаларына, "Вакууммаш" АҖ хезмәткәрләренә, вакуумм тармагы белән бәйле фәнни һәм мәгариф оешмалары әгъзаларына видеомөрәҗәгать яздырып, Россиядә электровакуум тармагының 2020 елда билгеләп үтеләчәк йөз еллыгы белән котлаганнар.

"Сезгә эшчәнлегегезнең барлык юнәлешләрендә, шул исәптән ракета-космос тармагы предприятиеләре белән фәнни-технологик хезмәттәшлекне киңәйтүдә, уңышлар телибез!" – дип, космонавтлар үзләренең котлау сүзләрен төгәлләгән.

"Вакууммаш" АҖ материаллары буенча


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 28 гыйнварда, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов "Вверх!" конкурсының 3 финалисты Дмитрий Иванов, Кирилл Шевченко һәм Елена Багаева белән очрашты. Очрашуда "Вверх" конкурсы директоры Алла Кондратьева катнашты. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте арасында алга таба хезмәттәшлек итү планнары турында фикер алышынды, шулай ук "Вверх" конкурсы финалистлары тарафыннан "Бер-береңә елмаю бүләк ит" һәм "Уңайлы практика" социаль-әһәмиятле проектлар тәкъдир ителде.

Исегезгә төшерәбез, "Вверх" яшь лидерларның республика конкурсы 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 2019 елда конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының 21 муниципаль берәмлегеннән 350 дәгъва белдерүче гариза тапшырган. Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләре һәм оешмалары, яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировка механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән. Финалга 42 кеше чыккан.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүгә булган эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "2050.ЛАБ" сәнәгый дизайн һәм инновацияләр илкүләм үзәгендә булды.

"2050.ЛАБ" җитештерү куәтләре югары технологияле универсаль мәйданчыкта – "МИСиС" фәнни-тикшеренү университетының Югары катлаулы прототиплаштыру инжиниринг үзәгендә урнашкан.

Инжиниринг үзәге директоры Владимир Пирожков робот төзелеше, авиация, сәнәгый дизайн өлкәсендәге яңа эшләнмәләрне һәм проектларны күрсәтте.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Менделеевскида Альберт Кәримов "Аммоний" АҖ хезмәт коллективына яңа генераль директорны тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнварда Мәскәүдә компания акционерларының чираттан тыш утырышында әлеге постка Макаров Дмитрий Юрьевич бертавыштан расланды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында "Балигъ булмаганнарга составында тәмәке булмаган никотинлы продукция сатуны, Татарстан Республикасы территориясендә никотин китертүнең электрон системаларын тыю һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 24 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде һәм үз көченә керде.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясе, суыра торган табак (снюс), насвай, шулай ук составында тәмәке булмаган никотинлы продукция сату, никотин (вейплар) китертүнең электрон системалары тыела.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә "кайнар линия" эшли, аның номеры буенча тәмәкесез никотинлы продукция сатыла торган һәм аны сату кагыйдәләре бозыла торган сәүдә объекты турында хәбәр итәргә мөмкин.

Кайнар линия телефоны: (843) 272 80 33 (эш көннәрендә), ял көннәрендә: (843) 238 98 54 яки эл. почта адресы: rpn.pitanie@tatar.ru.

Сәүдә нокталарыннан читтә тәмәкесез никотинлы продукция сату фактлары билгеләнгәндә, Эчке эшләр министрлыгы органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 16 нчы гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Кытайның Kunlun Red Star Energy Group компаниясе белән Татарстан предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге буенча эшче төркемнең беренче утырышы булды, анда "Татнефть" ГАҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "Татэнерго" АҖ компанияләре һ.б. вәкилләре катнашты. Утырыш барышында нефть чыгару, нефть химиясе һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International