2020 елның 5 мартында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Копылов урамы буенча 2а йорт адресы буенча урнашкан В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "2019 ел өчен эш нәтиҗәләре. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче елы. 2020 елга һәм 2024 ел перспективасына бурычлар" темасына йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ю.И.Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Коллегия утырышы башланыр алдыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәсе оештырылачак.
Аккредитация өчен массакүләм мәгълүмат чарасының атамасын, исем, фамилия, ата исемен, туган көнне һәм элемтә өчен телефон (моб.) номерын e-mail: so.mpt@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында элемтә өчен:
җыелма бүлек җитәкчесе – Кадыйрова Лилия Мәгъфүр кызы, тел.:
(843) 2100582;
җыелма бүлекнең әйдәп баручы белгече Грачева Анна Михайловна, тел.:
(843) 2100585.
20 ел дәвамында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы (алга таба – ТЭФ-2020) үткәрелеп килә, аның кысаларында "Энергетика. Ресурсларны сак куллану" дигән XXI Халыкара махсус күргәзмәсе һәм "XXI гасырның экотехнологияләре һәм җайланмалары" дигән XV махсус күргәзмә планлаштырылган.
ТЭФ-2020 эксперт җәмәгатьчелеге тарафыннан югары танылу алды, ел саен ул уңышлы эшлекле очрашулар, компанияләрне презентацияләү, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм тармак партнерлары белән энергетика нәтиҗәлелегенең актуаль мәсьәләләре һәм энергияне сак тотуга кагылышлы инновация алымнары буенча фикер алышу мәйданчыгы буларак үзенең югары статусын раслап килә.
Форум республиканың беренче затлары, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре, РФ төбәкләреннән, чит илләрдән килгән югары кунаклар катнашында уза.
Форум мәйданчыгында энергетика нәтиҗәлелеге, шул исәптән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, энергиянең альтернатив чыганакларын куллану, җитештерүне цифрлаштыру өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар, шулай ук энергияне нәтиҗәле тоту технологияләре һәм энергияне сак тотуның инновацияле алымнары күрсәтеләчәк.
Форумның рәсми сайтында сез ТЕРКӘЛҮ (http://tef.tatar/registration.html) уза аласыз, актуаль ПРОГРАММА (http://tef.tatar/program/programm/), төп спикерлар, кыскача аннотацияләр һәм дискуссиянең төп мәсьәләләре белән таныша аласыз.
КҮБРӘК БЕЛЕРГӘ (http://tef.tatar/).
Сезгә уңышлар телибез һәм ТЭФ-2020 чарасында көтеп калабыз!
27 нче февральдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгыннан (кысылган һәм сыекландырылган табигый газдан) файдалануны киңәйтү буенча ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәйтелгән утырышы узды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Илдар Мингалиев катнашты.
Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре, Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарының хәзерге торышы һәм үсеш планнары, шулай ук елга һәм автомобиль транспортында сыекландырылган табигый газ куллануны җәелдерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Татарстан кысылган һәм сыекландырылган табигый газ базарларын үстерү һәм технологияләр кертү буенча сынау төбәге булып тора.
2019 елда Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә табигый газны сыекландыру комплексын һәм криоАЗС челтәрен төзү буенча килешүгә кул куелды.
2019 елның октябрендә Иннополиста сыекландырылган табигый газда илдә беренче елга судносын төзүгә кагылышлы "Юл картасы"на кул куелды, һәм бүген Горький исемендәге Зеленодольск заводында әлеге суднога – 03622 проекты буенча эшләнгән, сыекландырылган табигый газда эшли торган двигательле "Чайка" пассажир йөртү-экскурсия судносына нигез салу тантанасы булды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча
27 нче февральдә А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында ("Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ составына керә) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, "Газпром" ГАҖ идарәсе әгъзасы Вячеслав Михаленко, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының диңгез һәм елга транспорты өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Юрий Костин, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һ.б. катнашында сыекландырылган табигый газда эшләүче двигательле "Чайка" елга судносы корпусына нигез салу тантанасы булды.
17 номерлы стапель-төзелеш цехында 03622 проекты буенча "Чайка" пассажир йөртү-экскурсия судносы презентацияләнде.
"Бүген – республика һәм Зеленодольск судно төзү заводы өчен генә түгел, ә Россиядәге барлык суднолар төзелеше өчен дә әһәмиятле вакыйга, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Элек без беркайчан да газ-мотор ягулыгында суднолар чыгармадык. Һәм бүген без әлегә сәяхәт судносына нигез салабыз, әмма газ-мотор ягулыгының киләчәге өметле".
Татарстан Президенты искәртеп узганча, безнең ил бик зур табигый газ запасларына ия. Ул ассызыклаганча, шәһәрләрдә һәм автоюлларда гына түгел, су киңлекләрендә дә экологик яктан чиста транспорт төрләре булырга тиеш. "Сыекландырылган табигый газда йөри торган сәяхәт судносының бу проекты – нәкъ менә шундый мисал, һәм конструкторлык бюросы, завод, "Газпром" АҖ ярдәме белән газ-мотор ягулыгындагы проект гамәлгә ашырыла", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Россия тарихында беренче тапкыр сыекландырылган табигый газда эшли торган "Чайка" пассажир судносын төзүгә заказ Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2019 һәм 2021 елларда "Дәүләт транспорт лизинг компаниясе" ГАҖ күчемсез милек объектларын – граждани су транспорты судноларын сатып алуга капитал кертүне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында" 2019 елның 25 декабрендәге 1825 номерлы карарын үтәү кысаларында ачык конкурс нәтиҗәләре буенча урнаштырылган булган.
Хәзерге вакытта сыекландырылган табигый газда эшли торган көймәләр Россия елга флотында юк.
Татарстан Республикасы, "Газпром" ГАҖ бүлендек бүлекчәләре белән берлектә, транспортның төрле төрләрендә һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү буенча системалы эш алып барыла торган төбәкләрнең беренчесе булды.
Төрле билгеләнештәге елга судноларында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануның максатка ярашлылыгы аның иң яхшы экологик характеристикалары, бәясенең арзанрак булуы һәм, традицион ягулык төрләрендәге шундый ук двигательләр белән чагыштырганда, двигательләрнең тузу дәрәҗәсенең түбәнәюе белән билгеләнә.
Табигый газга күчү эксплуатант компанияләргә эчке су транспортында пассажирлар йөртүнең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Белешмә өчен:
Пассажирлар өчен "Чайка" елга судносы (150-170 кеше сыйдырышлы) "Зеленодольское ПКБ" АҖ тарафыннан эшләнгән, машина бүлекчәсе судноның арткы өлешендә, ә руль рубкасы корпус очлыгында беренче ярус янкормасында урнашкан, конструктив тибы – бер корпуслы, корыч.
Судноның дизайны заманча экстерьер һәм интерьердан тора, бер урыннан икенче урынга иминлекле алып баруга кагылышлы соңгы таләпләргә җавап бирә. Рейс вакытында пассажирлар өчен бортта уңайлы урнашуның югары дәрәҗәдә булуы судноның техник яктан камил булуының югары дәрәҗәсе белән аңлатыла. Теплоходта панораманы күзәтү һәм түбән күперләр астыннан (Казан шәһәренең Киров күпере аша) узу мөмкинлеге бар. Экскурсия сәфәрләренең уңайлы шартларын тәэмин итү өчен судно биш телдә эшли торган "Аудиогид" системасы белән җиһазландырылган.
Әлеге теплоход, судно классына туры китереп, эчке су юллары буенча йөрер һәм экскурсия рейсларын башкарыр дип көтелә.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча
27 нче февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Саха (Якутия) Республикасының эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры урынбасары Максим Прокопьев җитәкчелегендәге Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
Очрашуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында 2020 елның маенда Саха (Якутия) Республикасы көннәре кысаларында уздырылырга тиешле чаралар, шулай ук үзара товар әйләнешен арттыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Үзбәкстан Республикасыннан эшкуарлар һәм рәсми затлар делегациясенең визиты кысаларында "Татарстан Республикасы – Бохара өлкәсе" эш форумы узды. Татарстан Республикасы ягыннан форумда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "ТАИФ" АҖ генераль директорының милек һәм инвестицияләр белән корпоратив идарә итү буенча урынбасары Айрат Шиһабетдинов катнашты.
Чарада Бохараның икътисадый, инвестиция һәм мәдәни потенциалы презентацияләнде. Үзбәкстанның 2019 елда инвестиция климаты рейтингы буенча Бохара беренче урында тора. Инвестицияләр өчен ике махсус икътисадый зона кызыклы – "Бухара-Агро" һәм "Гиждуван", туризм өлкәсендә инвестиция тәкъдимнәре әзерләнгән, Бохара Сити үсә.
Форум "Би-2-Би" форматындагы очрашулар белән тәмамланды, анда эшкуарлар турыдан-туры эшлекле партнерлар таба, хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәрне карый алды.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы материаллары буенча
21-23 февраль көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган "Наше время — Безнең заман" республика эшче яшьләр иҗатының ачык телевизион фестиваленә әзерлек буенча II эшче яшьләр слеты узды.
Семинарның рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе вәкилләре катнашты.
Өч көн дәвамында катнашучылар фестивальнең тарихы белән танышты, мастер-классларда һәм Россия һәм республика тренерларыннан тренингларда катнашты. Шулай ук фестивальнең Гран-при ияләре белән дә очрашу булды, анда катнашучылар тәҗрибә белән уртаклашты һәм фестивальгә әзерлек ысуллары турында сөйләде.
21 нче февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Әнвәр улы Кәримов Алабуга муниципаль районы советының "Алабуга муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында"гы йомгаклау утырышында катнашты.
Шулай ук Алабуга шәһәренә ясалган визит барышында "Атлантис-Пак" ҖКФ ҖЧҖ генераль директоры Переплетчиков Игорь Дмитриевич белән очрашу кысаларында пластик колбаса тышчалары производствосын урнаштыруга бәйле инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
20 нче февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары советының 2019 елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары буенча йомгаклау утырышларында катнашты, шулай ук район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән дә танышты.
Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Израиль белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында Израиль Дәүләтенең Россиядәге эшләрендә вакытлыча ышанычлы заты Яков Ливне килде.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән очрашу, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында, "Эйдос" компаниясендә булу, "Иннополис" университеты һәм "Иннополис" МИЗ" АҖ белән танышу, Казан синагогында (Хабад-Любавич синагогында) булу, Татарстан Республикасы Яһүдләр общинасы, Татарстан Республикасының Баш раввины Ицхак Горелик, яһүд музыкасы фестивален оештыручылар белән очрашу узды.