"2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында иң яхшы остазлык тәҗрибәләре" конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү" илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр арасында уздырыла торган "2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында иң яхшы остазлык тәҗрибәләре" конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеле.

Конкурсның максаты – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, остазлыкны үстерүгә һәм Татарстан Республикасында нәтиҗәле остазлык тәҗрибәсен таратуга һәм үстерүгә шактый өлеш керткән остазларны ачыклау, тану һәм бүләкләү.

Конкурс номинацияләре:

  1. "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә остазлык";
  2. "Һөнәри үзбилгеләнештә остазлык";
  3. "Яшьләрнең һөнәри үсешендә остазлык";
  4. "Алдынгы технологияләр өлкәсендә остазлык".

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар турындагы мәгълүмат биредә.

Конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне, призерларны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International