2019 елда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы чираттагы тапкыр үзебезнең махсус икътисадый зоналар арасында лидер булуын раслаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышында хәбәр итте. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүгенге көндә махсус зонада 33 эшләп килүче производство урнашкан, 7 меңнән артык эш урыны булдырылган. Шәхси инвестицияләр күләме 140 млрд. сум тәшкил итә. «Дөньяда барган катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә һәм кайбер чикләүләргә карамастан, без махсус зонаны алга таба үстерү эшен дәвам итәбез», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Утырыш барышында Күзәтү советы шәхси инвестицияләрнең гомуми күләме 7,6 млрд. сумнан артык булган ике яңа инвестиция проектын хуплады.
«Аурус» Россия премиаль автомобильләрен җитештерү проектын «Аурус» ҖЧҖ генераль директоры Әдил Ширинов һәм «Тавазун» фондының идарәче директоры Әл Джабари әфәнде тәкъдир итте. Исегезгә төшерәбез, «Тавазун» фонды стратегик инвестиция партнеры буларак катнаша.
Автомобильләр җыю «Синергия 2» индустриаль паркының әзер җитештерү мәйданчыкларында башкарылачак. Проектка шәхси инвестицияләрнең гомуми күләме 6,6 млрд. сум тәшкил итәчәк. «Тавазун» гарәп фондының проектка инвестицияләре – 110 млн. евро.
Алга таба Күзәтчелек советы елына 350 мең берәмлек күләмендә суыткыч җитештерү проектын карады. Проектның инициаторы – Кытайның «Midea» көнкүреш техникасы җитештерүче һәм аларның Россиядәге партнеры – «Континент производственные решения» ҖЧҖ. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итәчәк, 276 эш урыны булдырылачак. Компания җитештерү куәтләрен «Синергия 2» индустриаль паркында 24 мең квадрат метрдан артык мәйданда урнаштырачак.
Утырыш кысаларында «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ, «Континент Производственные Решения» ҖЧҖ һәм «Мидея Электрик Трэйдинг ЛТД» ҖЧҖ арасында көнкүреш техникасы чыгару өчен компонент базасы һәм микроэлектроника җитештерү буенча өч яклы хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.
Шулай ук Күзәтчелек советы гамәлдәге резидент – «СТ-Алабуга» ҖЧҖ проектын да киңәйтү хакында раслады. Компания «Алабуга» МИЗда уңышлы эшли, автобуслар, махсус техника һәм йөк транспорты җитештерә. Киңәйтү кысаларында изотермик фургоннар өчен елына 4,5 мең берәмлек техника күләмендә су сибү панельләре чыгару планлаштырыла. «СТ-Алабуга» ҖЧҖ «Синергия 2» индустриаль паркында МИЗның әзер мәйданчыкларында яңа производство урнаштырачак. Яңа производствога инвестицияләрнең гомуми күләме 247 млн. сум тәшкил итәчәк, 144 эш урыны булдырылачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Күзәтчелек советы утырышы нәтиҗәләре буенча 2020 елның июнендә файдалануга тапшырылган «Синергия 2» индустриаль паркы мәйданын (76 мең квадрат метрдан артык) арендага тапшырганнар. Парк территориясендә «Аконит-Урал» эшли инде (елына 720 мең данә конвейерлы роликлар җитештерү проекты; инвестицияләр күләме – 657,46 млн сум) һәм яңартылган STEM-үзәк урнаштырылачак.
«Красная звезда» азык-төлек ярдәме фонды аз керемле гражданнардан бушлай азык-төлек җыелмалары алуга гаризалар кабул итә башлаган.
Аз керемле гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга, азык-төлек ярдәме алу өчен, теркәлү урыны буенча шәһәр, торак пункты башлыгы исеменә, үзенең статусы һәм авыр тормыш хәле турында белешмә теркәп, ирекле формада гариза язарга кирәк. Гаризаны фондның help@forbs.top электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаны раслагач һәм килешү төзелгәч, «Красная звезда» фонды «СберМаркет» ярдәмендә мохтаҗ гражданнар өчен өйгә азык-төлек китертүне оештырачак. Битараф булмаган татарстанлылар «Красная звезда» фондына ярдәм итә һәм гуманитар җыелмалар алу өчен акча күчерә ала. Моны рәсми сайтта эшләргә мөмкин: https://forbs кtop/
Фондның реквизитлары:
Түләү атамасы: фондның устав максатлары.
Оешма атамасы: АЗ КЕРЕМЛЕ БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯЛГЫЗ ПЕНСИОНЕРЛАРГА ҺӘМ КАТЛАУЛЫ ТОРМЫШ ХӘЛЕНДӘГЕ ЗАТЛАРГА АЗЫК-ТӨЛЕК БЕЛӘН ЯРДӘМ ИТҮ БУЕНЧА «КРАСНАЯ ЗВЕЗДА» ФОНДЫ
Оешманың ИНН: 5259149494
Исәп-хисап счетының номеры: 40703810642000002938
Банк атамасы: Сбербанк ГАҖ Идел-Нократ банкы
Корреспондент счеты: 30101810900000000603
БИК: 042202603
Социаль проект Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә дә юнәлдерелгән.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру дәүләт хакимияте органнары компетенциясенә һәм Россиянең аз керемле халкына ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыруда коммерцияле булмаган азык-төлек оешмаларына ярдәм итү теләгенә бәйле.
Мондый нәтиҗәләргә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән ирешелгән.
Татарстаннан «Промвест» компаниясе төрле төр, категория һәм күләмдәге тимер ватыкларын эшкәртү һәм сату буенча махсуслаша. Предприятие ел саен 1200 тонна тимер эшкәртә. Ярты елда, сакчыл технологияләр кертү дәверендә компаниянең бер хезмәткәре әзер продукцияне 170%ка – якынча 10,5 тоннага күбрәк җитештерә башлаган.
Моннан тыш, мондый йомычканың 5 тоннасын әзерләү вакыты 26%ка – 43 минуттан 30 минутка кадәр кимегән. Проект шулай ук чимал эшкәртүгә чират көтә торган вакытны да– 25 көннән 7 көнгә кадәр, ягъни 72%ка киметү мөмкинлеген биргән. Эшчәнлек процессын оптимальләштерү предприятиегә елына 40-50% күбрәк йомычка җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Промвест» предприятиесендә җитештерү процессларын оптимальләштерү дәвам итәчәк. Җитәкчелекнең якындагы планнарында – кара һәм төсле тимер ватыкларын эшкәртү бүлекчәләрендә сакчыл җитештерү принципларын, шулай ук тимер прокатын гамәлгә кертү.
Предприятиедә 21 хезмәткәр сакчыл җитештерү нигезләренә өйрәтелгән инде. Моннан тыш, «Промвест» компаниясенең ике хезмәткәре тирәнәйтелгән профильле укыту узган. Алар сакчыл җитештерү буенча эчке тренер сертификатларын алган һәм, хәзер хезмәттәшләрен, экспертларны җәлеп итмичә, үз көчләре белән укыта алалар.
Бүгенге көндә Татарстанда 90 артык компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнаша. 2024 елга бу исемлеккә икътисадның база чималы булмаган тармаклары буенча 260лап төбәк предприятиесе өстәләчәк.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау системасы белән эшләү тәртибен гадиләштерүче карарга кул куйган. Даруларга һәм эпидемиологик вәзгыятькә ихтыяҗ артуны исәпкә алып, гадиләштерелгән режим тармактагы барлык катнашучылар тулы әзерлек алганчыга кадәр эшләячәк.
Нәрсә үзгәрә:
* Даруханәләр һәм медицина учреждениеләре үзләренә килгән препаратлар турында система хәбәре алынганнан соң шунда ук даруларны кассалар һәм җибәрү регистраторлары аша әйләнештән чыгара ала. Кабул итү турындагы белешмәләрнең уңышлы теркәлүе турында системадан раслама килүен көтәргә кирәкми.
• 2021 елның 1 июленә кадәр Россиягә керткәндә һәм ил эчендә әйләнештә булганда «даруларны кире кабул итү»нең гадиләштерелгән өстәмә механизмнары кертелә:
– әйләнештә булганда катнашучылар тәэминатчылардан препаратларны кабул итү турында раслама көтеп торырга тиеш түгел һәм аларны мөстәкыйль рәвештә кабул итеп, алга таба дарулар белән эш итә ала;
– нәкъ шулай ук, Россиягә дарулар керткәндә импортерлар даруларны тотучы затлардан яки аларның хуҗаларыннан илгә препаратлар кертүгә теркәү таныклыкларын көтеп тормаска мөмкин.
Бу мәгълүматлар товарның кодын һәм әйләнештә катнашучы зат мәгълүматын тикшерү юлы белән, системаның үзендә автомат рәвештә расланачак. Бу барлык катнашучылар өчен препаратлар белән операцияләр ясау тизлеген арттырачак, чөнки дарулар белән тәэмин итүче затлар ягыннан тоткарлыкларга бәйлелек дәрәҗәсен киметә.
• 2021 елның 1 февраленә кадәр өстәмә гадиләштерү кертелә: җитештерүчеләр препаратларга кодлар кертергә, даруханәләрдә аларны кассада сканер аша чыгартырга тиеш, ә товар хәрәкәте буенча (ил эчендә һәм импорт вакытында) барлык операцияләр җиңеләйтелә. Системага мәгълүмат бирү бурычы катнашучылар өчен тулы күләмдә саклана, ләкин катнашучы 15 минут эчендә системадан белешмәләрне эшкәртү турында уңай җавап алмаган икән, ул вакытта товар белән алга таба операцияләр башкару хокукына ия була. Мондый режим «бөкеләр»не чикли һәм препаратлар хәрәкәтен тизләтә. Бер үк вакытта бу катнашучыларга системаны гамәлгә кертүнең киләсе этапларына тагын да сыйфатлырак әзерләнергә мөмкинлек бирә.
Барлык очракларда да система препаратларның хәрәкәт чылбырын төзеп бетерәчәк һәм тапшырыла торган мәгълүматларга анализ ясалачак. Бу даруларның куркынычсызлыгын һәм легальлеген контрольдә тотуны тәэмин итәчәк.
Хөкүмәт карары 2020 елның 1 июленнән даруларга бәйле барлык гамәлләргә кагыла. Үзгәрешләр барлык препаратларга да кагыла, югары чыгымлы 12 нозология категорияле дарулар искәрмә булып тора.
Кул куелган документ белән Хөкүмәтнең 2018 елның 14 декабрендәге 1556 номерлы карарына үзгәрешләр кертелгән.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Торгпред» телеканалын эшләтеп җибәргән. Каналда түбәндәгеләр басыла:
Экспортның иң актуаль яңалыклары
РФ сәүдә вәкилләре белән подкастларга алхәбәрләр
Россиянең дәүләтләр белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге өлкәсендәге вакыйгалар
Чит ил эшмәкәрләренең Россия продукциясен импортлауга булган ихтыяҗлары
https://t.me/s/rustorgpred – хәбәрдар булыр өчен, язылып куегыз!
2020 елның 31 октябрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Универсаль станокларда эшләү», «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре», «КИП метрологиясе», «CAD инженер дизайны» һәм «Электроника» компетенцияләр төркеме буенча биш остаханә ачылган.
Остаханәләрне финанслау «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль программасының матди-техник базасын яңартуга федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грант алу кысаларында башкарылган.
Яңа остаханәләрдә студентлар «Машина төзү технологиясе», «Техник җайга салу һәм сыйфат белән идарә итү», «Электр приборларын һәм җайланмаларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау», «Электр приборлары һәм җайланмалар», шулай ук «Токарь-универсал», «РЭА һәм приборларны монтажчысы» белгечлекләре буенча һөнәри күнекмәләр алачак.
«Россия экспорт үзәге» АҖ һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрен «РЭҮ төркеме продуктлары» дигән бушлай онлайн-семинарда катнашырга чакыра. Чараның төп максаты – республиканың экспорт потенциалын арттыру һәм максималь дәрәҗәдә күп предприятиеләрне экспорт эшчәнлегенә җәлеп итү. Укулар 2020 елның 2-3 ноябрь көннәрендә дистанцион форматта узачак.
Семинар кысаларында РЭҮ төркеменең финанс һәм финанс булмаган продуктлары һәм аларны бирү шартлары җентекләп каралачак.
Катнашу өчен һәр тыңлаучыга РЭҮ Экспорт мәктәбенең www.exportedu.ru сайтында теркәлергә һәм компаниядән оешма бланкында вәкаләтле затның имзасы һәм мөһере куелган имзаланган юллама теркәргә кирәк.
Барлык кирәкле документларны сылтама буенча алырга мөмкин:
Теркәлү буенча җентекле аңлатма
РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин фән һәм техника өлкәсендә 2020 елда Хөкүмәт премияләре бирү турындагы боерыкка кул куйган.
Премия лауреатлары – 133 кеше, шул исәптән 13 академик һәм Россия Фәннәр академиясенең 2 әгъза-корреспонденты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы вәкилләренең эше югары билгеләп үтелгән.
Нефть-газ конденсат ятмаларының газ җыю челтәрендә газ басымын арттыру өчен модульле компрессор җайланмасы эшләү һәм гамәлгә кертү өчен әлеге эш җитәкчесенә, техник эшләр кандидаты, "В.Б.Шнепп исемендәге үзәктән кудырту һәм роторлы компрессорлар фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ибраһимов Евгений Рәшит улына, проектның баш инженеры Минаҗев Линар Бәрхәт улына, бүлек җитәкчесе Налимов Виктор Николаевичка һәм җәмгыять хезмәткәрләренә премия бирелгән. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар да Хөкүмәт Премиясенә лаек булган.
Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсенең тулы тексты белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Премияләр ел саен ведомствоара совет тәкъдимнәре нигезендә тапшырыла, аның составына академия җәмәгатьчелеге һәм дәүләт органнары вәкилләре керә. Һәр автор коллективы 2әр миллион сум акча алачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы лауреатларны югары бүләк алулары белән тәбрик итә, иҗади уңышлар, иминлек һәм яңа үрләр тели! Уңышлар һәм казанышлар юлдаш булсын сезгә!
Салым түләүчеләргә тулы мәгълүмат җиткерү максатында, 2020 елның 28 октябрендә һәм 2020 елның 12 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе мәгълүмати вебинарларга чакыра. Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре салым түләүче затларда барлыкка килә торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәк.
Вебинарлар түләүсез. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
- 2020 елның 28 октябрендә 10:00 сәгатьтә «ЕНВД рәвешендә махсус салым режимын бетерү һәм салым салуның альтернатив режимнарын сайлау», «Төп акча киткәндә шәхси эшкуарларда УСН буенча салым салу базасын формалаштыру» темасына вебинар.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar/3388859/6604103
- 2020 елның 12 ноябрендә 10:00 сәгатьтә «Салым түләүләрен, иминият кертемнәрен түләү буенча кичектереп түләү (ваклап түләү) мөмкинлеге бирү һәм дөньякүләм килешүләр төзү» темасына вебинар.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/3388859/6597559
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» дигән өлешен сайларга кирәк.
«Соллерс Форд» Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы өчен Ford Transit базасында 362 мәктәп автобусы җитештерәчәк. Ford Transit автобуслары Россиянең 50 төбәгенә китереләчәк һәм агымдагы елның 30 ноябренә кадәр көтелә. Төбәкләргә «стандарт» һәм «север» комплектацияләрендә 14 һәм 21 урынлы автобуслар китереләчәк.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы төбәкләрдә мәктәп автобуслары паркын яңарту максатында Ford Transit базасында 362 мәктәп автобусы сатып алган. Ford мәктәп автобуслары 21 укучы белән 1 озатучыга яисә 14 укучы белән 1 озата баручы өчен исәпләнгән.
46 автобуслы партия аеруча салкын климатлы төбәкләр өчен «север» комплектациясендә эшләнәчәк. Әлеге версиядә җылылык изоляциясе яхшыртылган, шулай ук югары егәрлекле, бәйләнешле һәм автоном салон җылыту җиһазларына ия.
21 урынга исәпләнгән мәктәп автобусы – озын тәгәрмәчле Ford Transit базасында эшләнгән махсус версия, арткы приводы бар һәм 2,2 литр күләмле һәм 136 ат көченә ия егәрлекле, 6 баскычлы механик трансмиссиясе булган Duratorq TDCi дизель двигателе белән тәэмин ителгән. 14 урынлы мәктәп автобусы уртача тәгәрмәч базасында төзелгән, алгы приводы бар һәм егәрлеге 125 ат көченнән гыйбарәт.
Алабугадагы «Соллерс Форд» заводында Ford Transit тулы цикл технологиясе белән җитештерү эше көйләнгән, бу Россия сатып алучыларына тулысынча кастомизацияләнгән һәм Россия шартларында эксплуатацияләүгә яраклаштырылган заманча продукт тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. База версияләре линейкасында тоташ металл фургон, автобус һәм шасси бар, автомобильләргә базаның өч озынлыгындагы вариантлар, түбәсенең биеклеге буенча ике вариантта һәм, тулы приводны да кертеп, барлык төр приводларда заказ бирергә мөмкин. Бүгенге көндә Ford Transit базасындагы автомобильләрнең махсус версияләренең тулы гаммасында махсус һәм социаль билгеләнештәге 141 төрле модификация бар, ул тулылана бара.