ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

«Җитештерүчәнлек лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасы (алга таба – Программа) Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе» ЮҺБ ФДБМУ (алга таба – ВАВТ) белән берлектә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектын (алга таба – илкүләм проект) гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Укыту процессы барышында программада катнашучылар конкрет предприятие өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның төп юнәлешләре өстендә эшли, шулай ук аны гамәлгә ашыру планын әзерли, бу исә икътисадның чимал булмаган тармак предприятиеләре җитәкчеләренә масштаблы производство үзгәртеп кору шартларында, бердәм мәгълүмат кыры кысаларында яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр алуга, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә торган оештыру һәм технологик инновацияләрне гамәлгә кертү мөмкинлеге бирә.

Хәзерге вакытта коронавирус йогышы таралу куркынычына бәйле рәвештә, Программа белем бирү процессының сыйфатын саклап, белем бирү процессында катнашучыларның читтән торып хезмәттәшлек итүен тәэмин итә торган дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырыла. Программа буенча уку өчен мөһим шарт – интернеты булган шәхси компьютер/ноутбуктан ирекле файдалана алу мөмкинлеге, шулай ук компьютер грамоталылыгының база дәрәҗәсенә ия булу.

Катнашу өчен https://лидерыпро.рф сайтында программага теркәлергә кирәк, түбәндәге чорларда:

– 18 нче агым: 2020 елның 13 ноябреннән 15 декабренә кадәр гаризалар кабул итү. Укыту 2021 елның 1 февраленнән башлана;

– 19 нчы агым: 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап 30 гыйнварына кадәр гаризалар кабул итү. Укыту 2021 елның 24 февраленнән башлана;

– 20 нче агым: 2021 елның 1 февраленнән 28 февраленә кадәр гаризалар кабул итү. Укыту 2021 елның 22 мартыннан башлана;

– 21 нче агым: 2021 елның 1 мартыннан 30 мартына кадәр гаризалар кабул итү. Укыту 2021 елның 26 апреленнән башлана.

Программа буенча килеп туган барлык сораулар буенча ВАВТ җитештерүчәнлеген арттыру үзәгенә мөрәҗәгать итәргә: Бадараева Марина, тел.: +7 914-636-97-32, e-mail: mbadaraeva@vavt.ru.

Татарстан предприятиеләренең 300 артык хезмәткәре «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектының «Процесслар фабрикасы» программасы буенча укулар узган.

«Процесслар фабрикасы» – ул өйрәтә торган җитештерү мәйданчыгы, анда реаль җитештерү процессында катнашучылар сакчыл җитештерү инструментларын куллану һәм җитештерүне оптимизацияләү тәҗрибәсен ала, шулай ук җитештерүнең операция һәм икътисадый күрсәткечләренә ничек йогынты ясавына төшенә.

Сакчыл җитештерүдә эшчәнлек процессы продукция җитештерү өчен сарыф ителәчәк вакытны һәм акчаларны минимальләштерү өчен җиһазларны оптималь урнаштырып, чимал белән материалларны аның аша эзлекле үткәрерлек итеп оештырылган.

Җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру өчен предприятиедә түбәндәгеләрне тәэмин итә ала торган чаралар гамәлгә ашырыла:

  • Клиентларга максималь ориентлашкан продукция җитештерү процессын төзү
  • Җитештерү һәм офис процессларында югалтуларны киметү
  • Процесс узу вакытын (ВПП) иң ким дигәндә 2 тапкыр киметү
  • Запасларны кимендә 50%ка (НЗП) кыскарту
  • Операторлар йөкләнешен вакыты буенча һәр оператор уртача 85% дәрәҗәсендә эшкә бирелгән булырлык итеп тигезләү
  • Транспортлау аралыгын һәм вакытын 30% киметү
  • Хезмәткәрләрнең тәртибен үзгәртү, аларны сакчыл җитештерү инструментларын кертүдә актив катнашучыларга әверелдерү

Укыту процессында катнашучылар өч уен сменасы яши, аларда билгеле бер күләмдә эшләнмәләр чыгарырга һәм түбәндәгеләр буенча күрсәткечләргә ирешергә тиеш була:

Операцияләр

Процессның узу вакытын киметү (ВПП)

Операторларга булган йөкләнешне арттыру

Агымда запасларның (төгәлләнмәгән НЗП эшчәнлеген) киметү

Транспортировкалар санын киметү

Чыгарыла торган эшләнмәләр күләмен киметү

Финанс

Продукциянең минималь үзкыйммәте

Максималь табыш алу

Сакчыл җитештерү инструментлары ярдәмендә яхшырак эшләү тәҗрибәсен алып, катнашучылар:

  • фабрика процессларының мәгълүмат үзәгендә визуализацияләнгән күрсәткечләрне анализлый;
  • җитештерү проблемаларын ачыклый һәм формалаштыра, чишелешләр эшли һәм аларны практикада гамәлгә ашыра
  • югалтуларны ачыклый
  • транспорт логистикасын оптимальләштерә
  • җитештерү мәйданнарын кыскарта
  • операторлар эшен баланслый
  • такт вакыты буенча эшчәнлек кора
  • заказчы ихтыяҗларын билгеләргә өйрәнә

Хезмәткәрләрне җитештерү процесслары белән кыска вакыт эчендә эшләргә өйрәтү һәм мотивацияләү, җитештерү нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләренә, җитештерү нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган төп күрсәткечләргә ирешү Процесслар фабрикасына гамәли укыту платформасы булырга мөмкинлек бирә.

Казанда агымдагы елның август аенда уку-укыту мәйданчыгы ачылганнан бирле 18 «Процесслар фабрикасы» уздырылган, анда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җитәкчелек составы һәм хезмәткәрләре, шулай ук илкүләм проектта катнашучы 13 предприятие белгечләре белем эстәгән.

Укыту махсус җиһазландырылган сыйныфта Төбәк компетенцияләр үзәге базасында уза. Аның төп максаты – киләчәктә җитештерүчәнлекне арттыру өчен предприятиеләрдә сакчыл җитештерү принципларын кертү.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, илкүләм проектта республиканың 99 предприятиесе катнаша, 2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 351 оешма җәлеп ителә.

Илкүләм проект социаль әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән: илкүләм проект предприятиесенең цифрлы экосистемасына онлайн-сервислар кертү; Федераль компетенцияләр үзәге һәм Төбәк компетенцияләр үзәге хезмәтләре спектрын киңәйтү; WorldSkills белгечләрен һәм инфраструктурасын җәлеп итеп, рационализаторлар хәрәкәтен формалаштыру.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Агросила» АҖнең иң эре холдингларыннан берсе булган «Зәй шикәре» компаниясе якындагы өч елда хезмәт җитештерүчәнлеген 30% арттырырга ниятли. Завод шикәр чөгендерен игү һәм саклау буенча инновацияле технологияләр кертә. Агымдагы елның август ахырында «Зәй шикәре» предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашкан.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру өч елга исәпләнгән. Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары катнашында актив фаза беренче алты ай дәвамында уза.

Завод 2014 елдан бирле үз процессларына сакчыл җитештерү керткән. Шикәр җитештерү сезоны дәвамында җиһазларның эшләми башлаган очракларына ясалган анализ шикәр чөгендерен эшкәртү җитештерүчәнлеген киметүнең төп сәбәпләрен ачыклаган.

Нәтиҗәдә, һәр этапны җентекләп тасвирлап, барлык төр җиһазлар өчен хезмәт күрсәтүнең яңа графиклары эшләнгән. Сакчыл җитештерү системасын кертүдә хезмәткәрләрне өзлексез камилләштерүгә җәлеп итүгә, кайдзен-проектларны ачу һәм тормышка ашыру, 5C эш урынын оештыру системасына һәм барлык процессларны стандартлаштыруга кагылышлы регламентлар эшләү мөһим момент булган. Кайдзен-проектларны ел саен ремонт хезмәтләре җитәкчеләре дә, мастерлар да, дирекция дә ача.

Складта да «Сакчыл җитештерү» инструментлары кулланыла. «Канбан» технологиясе склад запасларын оптимальләштерергә һәм җитештерү запасларын планлаштыру чылбырын төзергә ярдәм иткән. 2020 елда завод белгечләре продукциянең үзкыйммәтен киметүгә юнәлдерелгән кайдзен-проектлар ачу хисабына «АГРО» җитештерү системасының нәтиҗәлелеген арттыру өстендә эшләгән.

Бүген компания үзенең рәсми сайтында һәм Instagram битендә халык артисты катнашында татар телендәге икенче роликны урнаштырган.

Пандемия чорында Татэнергосбыт, аерым алганда, өлкән буын клиентларына онлайн хезмәт күрсәтү ысулларына аерым игътибар биргән.

 Сату компаниясе сервисларының реклама компаниясендә РСФСР Халык артисты Равил Шәрәфиев катнашкан, ул татарстанлыларга электр энергиясе өчен түләү һәм счетчик күрсәткечләрен Шәхси кабинет аша тапшыру мөмкинлеге турында сөйләгән.

Исегезгә төшерәбез, беренче ролик октябрь башында, шулай ук ТНВ телеканалы мәйданчыгында да, чыкты һәм тамашачылардан уңай фикер алды.

You Tube өчен сылтама: https://youtu.be/hd_7O0gB-2w


15
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Ел саен уздырыла торган эшләүче яшьләрнең «Наше время-Безнең заман» VIII ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашу өчен 2020 елда 156 команда һәм аерым башкаручылар теләк белдергән. 

Ноябрьдә «Наше время-Безнең заман» VIII фестиваленең зона этаплары башланып киткән, шуларның беренчесе 2020 елның 13-14 ноябрендә Әлмәт шәһәрендәге «Нефтьче» мәдәният сараенда узган.

Гомумкоманда зачеты йомгаклары буенча зона этабында җиңүчеләр:

1 урын - «Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУ һәм «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ;

2 урын - Менделеевск шәһәренең «Аммоний» АҖ;

3 урын - «ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» МКУ; «ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» МКУ; «ТР Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ; «Транснефть-Прикамье» АҖ.

Зона этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Андрей Федоров һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының Икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Алексей Лазарев катнашкан.

Зона этабы җиңүчеләрен фестивальнең суперфиналына узулары белән тәбрик итәбез!

Шулай ук искәртеп узабыз, Фестиваль этапларының сайлап алу көннәрен һәм суперфиналын үткәрү вакытында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә, зона этаплары көннәре тамашачыларсыз гына уза.

Сайлап алу этапларын, фестивальдә катнашучыларның иҗади номерларын карарга теләүчеләр аларны фестивальнең www.bzzm.ru рәсми сайтында һәм @beznenzaman_rt, htpp://vk.com/ftrm_rt социаль челтәрләрендә карый ала.

Казан шәһәрендә зона этабы 2020 елның 20-21 ноябрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында планлаштырылган. Фестивальнең суперфиналы 2020 елның 27-28 ноябрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узачак. Фестивальнең гала-концерты 2020 елның 30 ноябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Рязаньда «Җитештерүчәнлек векторы» икенче төбәкара форумы узган, ул «ТехноНИКОЛЬ» корпорациясенең җитештерү мәйданчыгында оештырылган. Сәнәгать предприятиеләре, башкарма хакимият органнары, федераль һәм төбәк компетенция үзәкләре вәкилләре ачык диалогта «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Фикер алышына торган төп мәсьәләләр: хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, мәшгульлеккә ярдәм итү һәм «сакчыл җитештерү»не кертү.

Форум Рязань өлкәсенең Икътисадый үсеш һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан төбәктә илкүләм проект операторы – Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән оештырылган. Форумның пленар утырышы спикерлары Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимов һәм «ФКҮ» коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры Николай Соломон, шулай ук сәнәгый җитештерү өлкәсендә «Сакчыл җитештерү» фәлсәфәсе идеяләрен таратучы федераль һәм төбәк органнары һәм структуралары вәкилләре булган.

Форум барышында илкүләм проектны гамәлгә ашыруда Россия төбәкләренең арадаш нәтиҗәләре һәм уңай тәҗрибәсе тәкъдим ителгән. Рязаньдагы «Җитештерүчәнлек векторы» төбәкара форумында «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДАУ директоры Марат Әхмәров, ТКҮ директоры урынбасары – җитәкчесе Шамил Бәйрәмов һәм җитештерү процессларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Дмитрий Радайкин катнашкан.

Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты актив тормышка ашырыла. Бүгенге көндә анда 99 предприятие катнаша, 2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 351 предприятиене җәлеп итү. Барлык предприятиеләр дә сакчыл җитештерүнең прогрессив технологияләрен кертүдән уңай нәтиҗәне билгеләп үтә.

Төбәк компетенцияләр үзәге исәбендә төзелеш, химия сәнәгате, металлургия, азык-төлек сәнәгате, транспорт, машина төзелеше предприятиеләрендә уңышлы тәмамланган 44 сынау проекты (булдырылган үрнәк агымнар – 40). Гамәлгә ашыру процессында тагын 16 сынау проекты бар.

 MAGRAM Market Research тарафыннан 2020 елда үткәрелгән бәйсез аудит нәтиҗәләре буенча, «ФЦК» коммерциясез автоном оешмасы биреме буенча, Татарстан Республикасы предприятиеләренең Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының эше белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 92% тәшкил итә дип билгеләнгән.

Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән тормышка ашырылган проектлар арасында «РИАТ» ААҖ, «Алабуга аккумулятор заводы» ҖЧҖ, «КОРИБ» АРЗ ҖЧҖ, «АПК «КАМА» ҖЧҖ, «АГРОСИЛА. Челны-МПК», «ПК «Полигран» ҖЧҖ, «ПК «АКУЛЬЧЕВ» ҖЧҖ,  «Нижнекамскшина» ГАҖ, «КМК «ТЭМПО» АҖ аерым уңышларга ирешкән.

«Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының «Васькино счастье» бренды белән чыгарылган «Зеленодольский» катыгы тәкъдим ителгән.

Катык – татар гастрономия мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. «ЗМК» АҖ аны классик ысул белән – тере гөмбәләрдә кайнатылган сөт кулланып җитештерә. Катык әзерләү барышында сөт җылытыла, тик кайнамый, ә томалап пешерелә һәм акрынлап суның өчтән бер өлешен югалта, майлырак була. Процесс тәмамланганнан соң аңа оеткы өстәлә. Әйтергә кирәк, барлык продукция Татарстан сөтеннән генә җитештерелә.

«Зеленодольский» катыгы комбинатка лаеклы бүләк – 2014 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсы лауреаты дипломы алып килгән, ә «Васькино счастье» бренды быел «Татарстанның 100 легендар бренды» республика конкурсы призеры булган.

Исегезгә төшерәбез, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдә халык арасында тавыш бирү игълан ителәчәк, аның кысаларында һәр кеше яраткан төбәк брендын яклый алачак.

Проектта катнашучыларның барысы да ярдәм итү һәм алга таба мавыктыру федераль программасына эләгәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләр ихтыяҗны һәм сатуларны арттыруга ярдәм алачак.


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

13 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә даруханәләр һәм медицина оешмалары өчен «Даруларны маркалауны гадиләштерү: яңа кагыйдәләр. РФ Хөкүмәтенең 1779 номерлы карары» дигән онлайн форматында икенче туры линия узачак. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм Фарма проекты вәкилләре даруханәләр һәм медицина оешмаларының хәбәр итү режимында эшләү кагыйдәләре, хәбәр итү режимының гамәлдә булу вакыты һәм мәгълүматларны МДЛП системасына җибәрүнең иске һәм яңа схемаларыннан файдалану кагыйдәләре турында сөйләячәк, шулай ук катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәк.

Сорауны җиткерү өчен әлеге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Трансляция барлык катнашучылар да сылтама буенча карый ала.

Исегезгә төшерәбез, 2 ноябрьдә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау системасы белән эшләү тәртибен гадиләштерүче карарга кул куйды. Үзгәрешләр турында тулырак мәгълүмат белән безнең сайтта танышырга мөмкин.

«ПОЗиС» компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы – «НПК «Техмаш» идарәче оешмасының идарә контурына керә) агымдагы елның 10 аенда дезинфекция техникасы җитештерүне 7,5 тапкырга арттырган.

Коронавирус инфекциясе таралу шартларында бактерицид нурланыш-рециркуляторларга ихтыяҗ сизелерлек арткан. Аерым алганда, «POZIS» ОРБ-2Н, «POZIS» ОРБ-2П йогышсызландыру җайланмалары кирәк икән. Экологик ультрашәмәхә бактерицид лампалар ярдәмендә җайланмалар 99,9% очракта авыру бактерияләрен һәм вирусларны 100 м3 кадәр бүлмәләрдә зарарсызландырырга сәләтле. Шул ук вакытта һаваны зарарсызландыру технологиясе кеше һәм хайваннар өчен бөтенләй куркынычсыз булып тора. Йогышсызландыру җайланмасы комплектында – 12 һава фильтры, алар тузан, күгәрек кебек һавадагы күп кенә башка кисәкчәләрдән ныклы яклап тора. 

POZIS һава йогышсызландыру җайланмалары Россия һәм халыкара стандартларга туры килә, медицина, мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук офисларда һәм эшчәнлек бүлмәләрендә аларга ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә дезинфекция техникасы 2019 елга караганда 7 тапкыр күбрәк сатылган.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тарак бен Салем очрашты. Очрашуда Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе, Россия-Африка партнерлыгы форумы секретариаты җитәкчесе Олег Озеров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Тунис делегациясе Казанга бу көннәрдә Казан федераль университетында уза торган «Россия - Африка» халыкара фәнни форумында катнашу өчен килгән.

Тунис – Россия Федерациясенең мөһим партнеры. Россия белән Тунис җитәкчелеге төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Тунис арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын югары бәяләде. Республика нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен, автомобиль шиннарын, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазларын, авыл хуҗалыгы товарларын экспорт белән тәэмин итүне киңәйтергә әзер. Татарстан, үз чиратында, җиләк-җимеш, диңгез продуктлары, җиңел сәнәгать товарлары һәм башка юнәлешләрдәге продукцияләрне Тунистан алуда мәнфәгатьле.

Бүгенге көндә Татарстан белән Тунис арасында сәүдә мөнәсәбәтләре дәрәҗәсе югары түгел – якынча 5 млн. доллар. «Бу күрсәткеч булган мөмкинлекләргә туры килми. Монда безнең уртак эшебезне көчәйтергә кирәк», – дип ышаныч белдерде ТР Президенты.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, быел Казанда Россия-Тунис хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын уздыру мөмкинлеге карала. Рөстәм Миңнеханов бу мөһим мәсьәләгә, дөньядагы эпидемиологик хәл яхшырганнан соң, әйләнеп кайтырга тәкъдим итте. Татарстан утырышны үткәрүдә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк, дип ышандырды ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фән-мәгариф өлкәсендә, мәдәният, туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләр булуын билгеләде.

Үз чиратында Тарак бен Салем Татарстан җитәкчелегенә Туниска күрсәткән игътибары һәм хезмәттәшлектәге мәнфәгате өчен рәхмәт белдерде. Илче сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне үстерүдә тулы ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International