Рязаньда «Җитештерүчәнлек векторы» икенче төбәкара форумы узган, ул «ТехноНИКОЛЬ» корпорациясенең җитештерү мәйданчыгында оештырылган. Сәнәгать предприятиеләре, башкарма хакимият органнары, федераль һәм төбәк компетенция үзәкләре вәкилләре ачык диалогта «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Фикер алышына торган төп мәсьәләләр: хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, мәшгульлеккә ярдәм итү һәм «сакчыл җитештерү»не кертү.
Форум Рязань өлкәсенең Икътисадый үсеш һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан төбәктә илкүләм проект операторы – Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән оештырылган. Форумның пленар утырышы спикерлары Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимов һәм «ФКҮ» коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры Николай Соломон, шулай ук сәнәгый җитештерү өлкәсендә «Сакчыл җитештерү» фәлсәфәсе идеяләрен таратучы федераль һәм төбәк органнары һәм структуралары вәкилләре булган.
Форум барышында илкүләм проектны гамәлгә ашыруда Россия төбәкләренең арадаш нәтиҗәләре һәм уңай тәҗрибәсе тәкъдим ителгән. Рязаньдагы «Җитештерүчәнлек векторы» төбәкара форумында «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДАУ директоры Марат Әхмәров, ТКҮ директоры урынбасары – җитәкчесе Шамил Бәйрәмов һәм җитештерү процессларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Дмитрий Радайкин катнашкан.
Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты актив тормышка ашырыла. Бүгенге көндә анда 99 предприятие катнаша, 2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 351 предприятиене җәлеп итү. Барлык предприятиеләр дә сакчыл җитештерүнең прогрессив технологияләрен кертүдән уңай нәтиҗәне билгеләп үтә.
Төбәк компетенцияләр үзәге исәбендә төзелеш, химия сәнәгате, металлургия, азык-төлек сәнәгате, транспорт, машина төзелеше предприятиеләрендә уңышлы тәмамланган 44 сынау проекты (булдырылган үрнәк агымнар – 40). Гамәлгә ашыру процессында тагын 16 сынау проекты бар.
MAGRAM Market Research тарафыннан 2020 елда үткәрелгән бәйсез аудит нәтиҗәләре буенча, «ФЦК» коммерциясез автоном оешмасы биреме буенча, Татарстан Республикасы предприятиеләренең Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының эше белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 92% тәшкил итә дип билгеләнгән.
Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән тормышка ашырылган проектлар арасында «РИАТ» ААҖ, «Алабуга аккумулятор заводы» ҖЧҖ, «КОРИБ» АРЗ ҖЧҖ, «АПК «КАМА» ҖЧҖ, «АГРОСИЛА. Челны-МПК», «ПК «Полигран» ҖЧҖ, «ПК «АКУЛЬЧЕВ» ҖЧҖ, «Нижнекамскшина» ГАҖ, «КМК «ТЭМПО» АҖ аерым уңышларга ирешкән.