ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе - «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) үз белгечләре тарафыннан эшләнгән яңа автоматлаштырылган комплексны эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Шуның нәтиҗәсендә якын киләчәктә көнкүреш суыткыч һәм медицина техникасын җитештерү куәтен 40% арттыру мөмкин булачак.

 «Югары технологияле җиһазларны һәм прогрессив технологияләрне гамәлгә кертү нигезендә көнкүреш суыткыч техникасын һәм медицина суыткыч җиһазларын җитештерүне комплекслы үстерү» инвестиция программасын гамәлгә ашыру кысаларында «ПОЗиС» компаниясе көнкүреш һәм медицина билгеләнешендәге суыткычлар корпусы элементларын җитештерү буенча автоматлаштырылган комплекснысынап карау – сәнәгатьтә эксплуатацияләү тәҗрибәсен башлап җибәргән. 

Әлеге яңа технологик эшләнмәне производствога кертү иң төгәл параметрлар белән югары сыйфаттагы детальләрне алырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук кул хезмәте дә бетерелә.

Компаниянең машина төзелеше һәм машина төзү эшчәнлеге инженер үзәге белгечләре яңа линияне максималь дәрәҗәдә универсаль итеп проектлаган. Ул берничә модификациянең өске стенасын ясарга сәләтле, шул ук вакытта яңа дизайн моделенә күчкәндә үзгәртеп көйләү вакыты да кыскартылган.

Әлеге комплекста механотроника һәм роботлаштыру элементлары кулланыла торган система кулланылган. Югары төгәллек һәм җитештерүчәнлек приводлы техника системасында заманча көч электроникасын куллану хисабына тәэмин ителә. Бөгелә торган модульләрдә уникаль, яңа бөгү ысуллары кулланыла, нәтиҗәдә аның почмагын көйләү һәм профильне төзәткәләү мөмкинлеге барлыкка килә.

Идеясеннән башлап, гамәлгә ашырганчыга кадәр, проект өстендә ел дәвамында тәҗрибәле белгечләр төркеме эшләгән, аларның яртысы – завод тарафыннан махсус эшләнгән «2015-2020 елларга «ПОЗиС» АҖ кадрлар потенциалына ярдәм итү һәм аны үстерү комплекслы программасы» кысаларында әзерлек узган яшь конструкторлар.

«ТГК-16» энергокомпаниясе 2020/21 елгы ягып җылыту сезонына әзерлек паспорты алган. Документка РФ энергетика министры урынбасары Евгений Грабчак кул куйган. Паспорт ТГК-16 станцияләренең җиһазларының көзге-кышкы чорда электр һәм җылылык йөкләнмәләрен үтәргә әзер булуын раслый.

- Быел ягып җылыту сезонына әзерлек пандемия белән бәйле катлаулы хәлләр фонында алып барылды. Әмма, эш көннәре булмаган режим һәм башка чикләүләр игълан ителүгә карамастан, ТГК-16 ремонт кампаниясе расланган график нигезендә узды. Төп паросил җайланмаларын капиталь ремонтлау программасы ахырына якынлаша – ел ахырына кадәр бер казан агрегатына һәм бер пар турбинасына капиталь ремонт тәмамланачак, – дип сөйләде ТГК-16 генераль директоры Эдуард Галиев.

Ул билгеләп үткәнчә, компанияләр шулай ук, авыр шартларга карамастан, ике филиалның да парасил өлеше җиһазларына ремонт ясарга гына түгел, ә Казан ҖЭҮ-3 №7 ст. ГТУ энергоблогы GE җитештерүендәге 9HA.01  газ турбинасының кайнар газ трактына капиталь тикшерүне дә үз вакытында төгәлләгән.

Газ турбинасы инспекциясен үтәү өчен сервис килешүе кысаларында чит ил партнерларын – General Electric һәм Atlas Copco компанияләре белгечләрен җәлеп итәргә кирәк булган. Чикләрне ябу аркасында бу эш шактый кыенлашкан.

Инспекция вакытында газ турбинасы җайланмасында эшли һәм юнәлдерә торган барлык көрәкләр, бандажлар һәм тыгызлыклар, ягулык форсункалары, кайнарлату торбалары, күчмә патрубкалар һәм газ агымы патрубкалары алыштырылган. Шулай ук газ турбинасы корпусларының фланецлары һәм котелның аскы өлешендәге газ тыгызлагычы – терәк конструкторы ныгытылган утилизаторы төзекләндерелгән.

Кече инспекция кысаларында генератор чолганышның алгы өлешен, газ суткычларны, щеткалы элемтә аппаратын тикшергәннәр, шулай ук электр сынауларын үткәргәннәр һәм үлчәм алганнар. Белгечләр шулай ук ике компрессорга техник хезмәт күрсәткән.

Барлык эшләр дә планлаштырылган срокта төгәлләнгән. ГТУ челтәргә тоташтырылган һәм максималь дәрәҗәдә 405 МВт электр йөкләнешенә ия.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, электр станцияләренең җылылык сезонына әзерлеге, шул исәптән җиһазларның техник торышы һәм персоналны кышкы йөкләнешләр чорында эшләргә әзерләү белән бәйле параметрлар буенча билгеләнә. Быел ТГК-16 оешмасының әзерлек индексы 0,99 булган.

Россия Энергетика министрлыгы тарафыннан электр энергетикасы субъектының ягулык сезонына әзерлеге турындагы карар әзерлек күрсәткечләрен мониторинглау нәтиҗәләре нигезендә кабул ителә. Мониторинг ел дәвамында өзлексез үткәрелә. Әзерлек турындагы карар Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы боерыгы белән рәсмиләштерелә. Шуннан соң электр энергетикасы субъектының ягып җылыту сезонына әзерлек паспорты бирелә.


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Росатомның «ТВЭЛ» ягулык компаниясе делегациясе стратегик үсеш һәм маркетинг буенча вице-президент Илья Галкин җитәкчелегендә Татарстан Республикасына ике көнлек визит белән килде. Сәфәрнең максаты – компаниянең атом-төш булмаган бизнесларын үстерү өчен Татарстан предприятиеләренең һәм оешмаларының сәнәгать һәм фәнни потенциалын җәлеп итү.

Татарстан предприятиеләре, үз чиратында, җитештерелүче продукцияне һәм «ТВЭЛ» АҖ мәнфәгатьләрендә тәкъдим ителгән технологик чишелешләр тәкъдим итте һәм ягулык компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алышты.

Визит кысаларында делегация «Сетевая компания» АҖ, «Туполев» ГАҖ филиалы – Казанның С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында – КАИ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ предприятиесендә булдылар.

- Росатом белән ике яклы хезмәттәшлек үсә бара. Уңышлы хезмәттәшлек мисаллары бар, әйтик, Саров һәм Снежинск фәнни-тикшеренү институтлары белән ОСК өлкәсендә дә цифрлы продуктларны гамәлгә кертү буенча. Шулай ук Татарстанда «Росатом» компаниясе – «Алабуга-Волокно» заводы белән углерод җепселләре җитештерү буенча уртак проект гамәлгә ашырылды, хәзерге вакытта ПАН-прекурсор җитештерү буенча завод төзелеп килә. «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә мәгълүмат эшкәртү һәм саклау үзәген оештыру буенча Росатом проекты гамәлгә ашырыла», – диде Альберт Кәримов стратегик үсеш һәм маркетинг буенча вице-президент Илья Галкин белән очрашу барышында.

Яклар Росатом ягулык дивизионының Татарстанга тулы канлы бизнес-миссиясен оештыру белән үзара мәнфәгать булуын ассызыклады. Нефть һәм нефть сервисы компанияләре шулай ук «ТВЭЛ» АҖ белән хезмәттәшлек итүнең мөмкин вариантлары турында да фикер алышуга әзер. 

19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында халык арасында тавыш бирү башлана. Бу – Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мондый продукциягә ярдәм итү чаралары комплексының беренче этабы.

Конкурска Россия Федерациясенең 79 субъектыннан 500ләп төбәк азык-төлек брендлары тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасыннан конкурска 22 бренд белдерелгән. Алар арасында:


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Казан технология һәм дизайн көллиятендә булды. Анда ул «Мода технологиясе – Юниорлар» (12-14 яшь), «Мода технологиясе – Юниорлар» (14-16 яшь) һәм «Цифрлы модельер» компетенцияләренең ярыш мәйданчыкларын карап, мәйданчыкларның төп экспертлары белән аралашты.  

Казан технология һәм дизайн техникумы 2019 елда җиңел һәм текстиль сәнәгате белгечләрен әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча ресурс үзәге статусына ия булган.

Ел саен Казан технология һәм дизайн көллияте базасында «WorldSkills» «Мода технологияләре», «Юниорлар 12+ мода технологияләре», «Юниорлар 14+ мода технологияләре» һәм «Цифрлы модельер» компетенцияләре буенча Worldskills төбәк чемпионаты, шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Тегүче ир» һәм «Тегүче хатын» компетенцияләре буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты үткәрелә.

«ТатхимПласт» Казанда автомобиль элементларын, кер юдырту машиналарының төрле детальләрен, суыткыч һәм телевизорларны, шулай ук төзелеш материалларын җитештерү өчен югары технологияле полимер компаундлар җитештерүнең яңа чиратын эшләтеп җибәргән.

Ташламалы займ җәлеп итеп, предприятие елына 12 мең тонна егәрлекле компаундларның югары технологияле яңа производствосын булдыруга заманча җиһазлар сатып алган. Предприятиенең гомуми җитештерү куәте ике тапкыр диярлек – елына 25 мең тоннага кадәр арткан.

Полимер компаунд (композицион термопластик материал) – полимер матрицадан, модификацияләүче өстәлмәләрдән һәм тутыргычлардан торган күп компонентлы материал. Материал гранулалар рәвешендә чыгарыла, детальләр һәм эшләнмәләр ясау процессында кою методы белән кулланыла. Бурычларның нинди булуына карап, аңа куллану үзлекләре бирелә: катылык, бәрелүгә чыдамлылык, югары температураларга чыдамлылык.

«ТатхимПласт» производствосын киңәйтү нәтиҗәсендә Россиядә полимер эшләнмә җитештерүчеләренең чит ил чималына ихтыяҗы кимиячәк.

Яңа производствоны оештыру «Лизинг» программасы буенча ташламалы кредит хисабына мөмкин булган. 2018 ел ахырында предприятие Сәнәгатьне үстерү фондыннан 60 млн. сум акча алган. Проектның гомуми бюджеты 230 млн. сумнан артып киткән.

2020 елның сентябрендә «Челны Хлеб» АҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектына кергән.

«Челны Хлеб» акционерлык җәмгыяте икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча тулы циклдагы заманча предприятие булып тора, аның ассортиментында 100 артык атама бар. Предприятие продукциясенә инде 40 елдан артык шәһәр һәм республика халкы арасында ихтыяҗ бар. Продукциянең ассортименты даими рәвештә киңәя. Шул ук вакытта предприятиенең техник базасы да модернизацияләнә.

Предприятиедә «Фрич» җитештерү линиясендә кондитер әйберләре җитештерү агымы сынау проекты итеп билгеләнгән, ул чимал алу һәм тест әзерләү процессыннан башлап, клиентка әзер кондитер әйберләре төяп җибәрүгә кадәр продукция җитештерүнең тулы циклын үз эченә ала.

Әлеге агымның сайлап алынуы очраклы түгел. Җиһазларның булган потенциалы, продукциягә ихтыяҗ арту һәм нәтиҗәлелекне арттыруга омтылыш сынау агымы мисалында Сакчыл җитештерүнең барлык инструментларын эшләргә мөмкинлек бирә.

Проектның максаты – эшләп чыгару дәрәҗәсен 30% арттыру, производствода запасларны 60% киметү һәм җитештерү процессының вакытын 55% кыскарту.  Проектның максатчан күрсәткечләре белән беррәттән, чаралар планына проектның эшче төркемнәрен һәм предприятие җитәкчеләрен «Декомпозиция» һәм «Нәтиҗәле мәгълүмат үзәге» темалары буенча укыту, шулай ук предприятиенең эчке Лин-тренерын әзерләү буенча бурычлар керә. Болар барысы да предприятиенең алга таба, мөстәкыйль үсешен тәэмин итү һәм проект нәтиҗәләрен тиражлау өчен кирәк.

Бүгенге көндә, проектны тормышка ашыру агымдагы халәтне диагностикалау этабының соңгы стадиясендә тора.

Ford Transit автомобильләренең сыйфаты, ышанычлылыгы, хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы һәм түбән бәясе аркасында, аларга бизнес һәм тормышның барлык өлкәләрендә дә ихтыяҗ бар, ә Ford Transit автомобильләренең техник тәэминат бәясе сегментта иң арзаннарының берсе булып тора. Автомобильләргә шәхси бизнес та, автомобиль паркында 1000нән артык Ford Transit булган базарның эре уенчылары да ышана, ә бер тапкыр ясалган иң зур заказ 700дән артык автомобиль тәшкил иткән – 2019 елда товарлар китертү өчен зур онлайн-кибет шул кадәр фургон сатып алган.  

2012 елдан башлап, завод эшли башлаганнан бирле, 90 000 автомобиль җитештерелгән һәм аларны сату һаман арта бара. Коммерция линейкасында иң популяр Ford Transit – тоташ металл фургон, сатылган автомобильләрнең 60%ы аның өлешенә туры килә, икенче урында – бер кабиналы шасси. Кулланучылар өчен иң кирәкле төс – ак, сатып алучыларның 80% ак төскә заказ бирә.

Ford Transit, шулай ук, махсус версияләрнең киң линейкасы булуы белән дә уңыш казана: Ford Transit базасындагы махсус автомобильләрнең тулы гаммасы 141 төрле махсус һәм социаль билгеләнештәге модификацияне үз эченә ала һәм тулылана бара. Махсус версия автомобиленә, заказларның үзәкләштерелгән SVO уникаль системасы аркасында, дилер үзәгенә 1 тапкыр барып, бердәм, фиксацияләнгән бәядән заказ ясарга була. Максималь кастомизация нәтиҗәсендә махсус версиядәге автомобильләрне сату өлеше арта һәм хәзерге вакытта 50% артык тәшкил итә.

Бүген Ford Transit бөтен Россия буенча почта һәм товарлар китертү өчен кулланыла, алар ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшли, балаларны мәктәпләргә илтә, шәһәр һәм шәһәрара элемтәсендә пассажирлар йөртә, кече һәм урта бизнес бурычларын нәтиҗәле хәл итә.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 18 ноябреннән 18 декабренә кадәр онлайн форматта «EXPO-RUSSIA UZBEKISTAN 2020» халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак.

Әлеге чараны уздыруның заманча варианты анда үз офисыңнан чыкмыйча гына катнашу мөмкинлеген бирәчәк. Һәр катнашучыга шәхси дизайнлы цифрлы стенд, килүчеләр белән видео-очрашулар һәм турыдан-туры сөйләшүләр өчен ышанычлы элемтә каналлары, видеопрезентация, вебинар үткәрү яки теләсә кайсы түгәрәк өстәлдә онлайн катнашу мөмкинлеге бирелә. Эш программасының барлык чаралары Россия белән Үзбәкстанның профильле министрлыклары вәкилләре катнашында узачак.

«EXPO-RUSSIA UZBEKISTAN ONLINE 2020» икътисадның төрле секторларында эшләүче һәм Урта Азия төбәгенә үз продукциясен яки хезмәтләрен җиткерүдә мәнфәгатьле компанияләрне катнашырга чакыра.

Күргәзмәнең тематик бүлекләре: машина төзелеше, энергетика, төзелеш, нефть-газ тармагы, химия сәнәгате, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерү, транспорт һәм логистика, металлургия, тау эшкәртү сәнәгате, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә, ТФҖ, мәгариф һәм фән.

Тулырак мәгълүматны http://eru2020.expoday.online/ сайтында табарга мөмкин.

POZIS спортчылары (Ростех Дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) Идел буе федераль округының Төбәкара корпоратив уеннары нәтиҗәләре буенча призлы урыннар яулаган.

Татарстан башкаласында Идел буе федераль округының (Көнбатыш) төбәкара корпоратив уеннары тәмамланган. Чараны «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Вертолеты России» холдингы ярдәмендә «Хезмәт резервлары» россиякүләм физкультура-спорт җәмгыяте оештыра.

Ярышларга Россиянең төрле төбәкләреннән 1200 һәвәскәр спортчы җыелган. Ярышларда катнашучылар арасында 18 спорт төрендә 789 медаль уйнатылган: мини-футбол, баскетбол, волейбол, аркан тартышу, идәннән гәүдә күтәртү, тартылу, кроссфит, гамәли ату һ.б.  

«ПОЗиС» АҖ командасы шәхси һәм команда спорт төрләрендә дә ышанычлы нәтиҗәләр күрсәткән. 800 метрга йөгерүдә «ПОЗиС» АҖ суыткыч приборлары һәм сәүдә медицина җиһазлары җитештерү буенча механик җыю эшләре слесаре Эльвира Кузьмина көндәшләрен зур өстенлек белән узып киткән. Нәтиҗәдә, алтын медаль яулаган.   Көчле спорт төрендә, ятып штанга күтәрүдә, җиһазларны ремонтлау буенча үзәк җитәкчесе урынбасары Андрей Сопин аерылып торган. Ул – өченче урында.

Футбол буенча төбәкара корпоратив уенда 18 команда көч сынашкан. Турнир таблицасында «ПОЗиС» АҖ җыелма командасы ышанычлы рәвештә ТОП-5 җиңүчеләр исемлегенә эләккән.

Казанда Идел буе федераль округының Төбәкара корпоратив уеннары «Демография» илкүләм проекты, «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты бурычларын гамәлгә ашыру – халыкны массакүләм спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту кысаларында уздырылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International