13 августта ул район башлыгы Ленар Зарипов белән берничә объектта булды. Актаныш агрегат заводында автомобиль комплектлаучы детальләр җитештерүне яңарту район өчен мөһим вакыйга булды. Бүген биредә 25 кеше эшли.
Предприятиедә яклар заводны үстерү мәсьәләләренә һәм җитештерүне үстерүгә ярдәм итү чараларына кагылды.
Олег Коробченко шулай ук «Актаныш» сәнәгать паркында булды, резидентлар белән очрашты һәм җитештерү мәйданчыклары перспективалары турында фикер алышты. «Актаныш казлары» авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату эшкәртү кооперативы эшчәнлеге белән танышты, аның продукциясе инде күптән Татарстаннан читтә танылган брендка әверелде. Җитештерүне масштаблаштыру һәм яңа базарларга чыгу турында фикер алыштылар.
Районның «кадрлар тудыручысы» – Актаныш технологик техникумы визитның мөһим ноктасы булды, чөнки анда икътисадның реаль секторы өчен яшь белгечләр әзерлиләр. Сыйфатлы һөнәри белем бирү – төбәк сәнәгатен уңышлы үстерү нигезе, дип билгеләп үттеләр очрашуда катнашучылар.