Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Абхазиядәге Сәүдә вәкиле Залина Кобесова белән онлайн-очрашу узды. «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» очрашу вакытында Татарстан компанияләренең 40ка якын вәкиле катнашты.
Төп тезислар:
- Абхазия һәм Россиянең товар әйләнеше арта. Россия – Абхазиянең төп сәүдә партнеры, РФ китерү нигезе – азык-төлек продукциясе;
- туристлар агымының ел саен артуы төрле категориядәге товарларга ихтыяҗны стимуллаштыра;
- Абхазиягә Россиядән продукция керткәндә һәм киресенчә таможня пошлиналары кулланылмый, Абхазиядә шулай ук Россия сумнары кулланыла;
- эшнең перспектив юнәлешләре арасында: азык-төлек сәнәгате, хезмәт күрсәтү өлкәсе, кунакханә бизнесы, төзелеш, текстиль сәнәгате, көнкүреш химиясе, туризм;
- авыл хуҗалыгы – Абхазиядә төп тармак, җәй көне онга ихтыяҗ аеруча зур. 2026 ел Абхазиядә авыл елы дип игълан ителгән, эш авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән;
- Абхазия Хөкүмәте IT-тармак үсешенә аерым игътибар бирә.
Россиянең Абхазиядәге Сәүдә вәкиллеге элемтәләре: +7 (840) 226-84-08, +7 (940) 717-01-97, sukhum@minprom.gov.ru
Киләсе онлайн-очрашу – Россиянең Перудагы Сәүдә вәкиле белән – 20 августта. Катнашучылар турында мәгълүмат һәм сораулар түбәндәге почта адресына кабул ителә: Anna.Kasimova@tatar.ru телефон: +7 (843) 567-36-82 ️
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.