Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Кабан күлендә «Дракон» кытай көймәләрендә Татарстан предприятиеләре һәм компанияләре арасында ярышлар узды. Алар «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, КХР Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Цао Луньцуань һәм башкалар катнашты.
Ярышлар аждаһаның башы һәм койрыгы белән бизәлгән махсус көймәләрдә үткәрелә. Һәр көймәдә – ритм бирүче барабанчы, ун ишкәкче һәм руль артында утыручы. Кагыйдәләр буенча һәр команда составында һичшиксез бер генә булса да хатын-кыз булырга тиеш.
Һәр йөзүдә стартка алтышар көймә чыга. Көймәсе финиш сызыгын беренче булып үткән команда җиңүче була.
«Татарстан һәм Кытайның товар әйләнеше 3,3 млрд.доллардан артып китә. Республиканың бик күп предприятиеләре Кытай белән хезмәттәшлек итә. Бу чара – «Дракон» көймәләрендә узышу команда рухын күтәрә һәм безне берләштерә, бер-беребезгә якынрак булырга мөмкинлек бирә. Предприятиеләрне дә, министрлыкларны да, дәүләт хезмәткәрләрен дә, кытайныкын да, Россиянекен дә берләштерә торган чаралар кирәк», – дип белдерде Олег Коробченко.
Беренче финалда 3 нче урынны Челтәр компаниясе командасы алды, 2 нче урынны – Автокама, 1 нче урынны Мегастрой алды.
Икенче финалда 3 нче урынны ICL командасы алды, 2 нче урынны – Нәфис Косметикс, 1 нче урынны Кориб алды.