Яр Чаллыда автомобиль йөртүчеләр арасында һөнәри осталык буенча «КАМАЗ» кубогына ярышлар узачак

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Июль аенда «КАМАЗ»да компаниянең бүлекчәләрендә һәм оешмаларында эшләүче йөк автомобильләрен йөртүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы узачак.

Чарада «С» категориясендәге автомобиль йөртүче таныклыгына ия булган  йөк ташучы камазчылар катнашачак. «КАМАЗ кубогына» багышланган конкурс беренче ел гына уздырылмый. Ул зур йөк ташучы автомобиль йөртүчеләрнең һөнәри осталыкларының дәрәҗәсен үстерергә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләренең мөһимлеген искә төшерергә һәм һөнәрнең абруен күтәрергә  ярдәм итә.

Ярышның программасы бер теория һәм өч гамәли этапны тәшкил итә. Беренче этапта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нигезләрен белү-белмәүне тикшерәчәкләр. Икенче һәм алдагы этапларда катнашучыларга 65115 шасси нигезендәге КАМАЗ йөк автомобилендә хәрәкәт итү осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.

Судьялар коллегиясе конкурска нәтиҗәләр ясаячак. Әлеге коллегияне баш судья җитәкләячәк. Җиңүчеләр шәхси сынауда билгеләнәчәкләр: беренче, икенче һәм өченче урыннар күздә тотыла. Моннан тыш, «Иң яхшы яшь автомобиль йөртүче» исеме дә аталачак. Аны 25 яшькә кадәр булган катнашучылар арасыннан сайлап алачаклар. Һөнәри осталык конкурсында  катнашучыларның барысы да кыйммәтле бүләкләргә лаек булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International