Татарстанда Милли ашларга багышланган көннәр уза

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә республика муниципаль берәмлекләренең җәмәгать туклануы  оешмаларында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегендә акция – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли ашлары көннәре уздырыла. Җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, милли ашларны әзерләү гадәтләрен саклау, Татарстан Республикасында яшәүче күптөрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашучанлыкны ныгыту проектның төп максаты булып тора.

Акция нәтиҗәләре буенча республиканың муниципаль берәмлекләренең Конкурс комиссияләре тарафыннан Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактаулы грамоталары белән бүләкләү өчен җәмәгать туклануы оешмаларының иң яхшы коллективлары  билгеләнәчәк.

Республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли ашлары көннәрен уздыру графигы Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сайтында урнаштырылган.

Милли ашларга багышланган көннәрне уздыру графигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International