ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Россия электр энергетикасы тарихында беренче тапкыр 10 киловольтлы токны өзмәгән килеш багана алмаштырылды. Техник проблеманы инновацияле хәл итү “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы Буа электр челтәрләрендә Токны өзмичә эшләү үзәге белгечләре белән бергәләп башкарылды.

Энергетиклар Буа-Килдураз 10 киловольтлы һава линиясендәге (ПС 110 кВ Буа) җитешсезлекләре булган 26 нчы агач багананы тимер-бетон конструкциягә алыштырды. Алмаштыру процессында Буа РЭЧ электромонтерлары бригадасы катнашты, эшне изоляцияләнгән буыны булган күчмә күтәрткеч һәм махсус җайланмалар ярдәмендә башкарып чыктылар.

Шуны искәртик: “Челтәр компаниясе” ААҖ белгечләре көчәнеш астында эшләүне 2009 елда башлап җибәргәннәр иде. Башта 0,4 кВ көчәнеш астында эшләргә өйрәнү бурычы куелды. Хәзерге көндә компаниянең 9 филиалында 0,4 кВ һава линиясендә электромонтерларның 88 бригадасы эшли. Быел персоналны 10 кВ көчәнеш астында эшләр өчен укыту башланды, 16 бригада укытылды инде. Алар өчен саклану чаралары һәм махсус җайланмалар сатып алынды.

          “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 25 декабрендә “Корстон-Казан” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел җитәкчесе-2017” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А. Кәримов бар иде. Тантанада шулай ук Дәүләт Думасы һәм Россия Федерациясе Федераль җыены Федерация Советының Татарстаннан сайланган депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, республиканың муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре, предприятие җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, һөнәр берлекләре һәм башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре, фән, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре дә катнашты.

Тантана башланганда, залда утыручыларга узып баручы ел йомгаклары турында “Татарстан-2017” фильмы күрсәтелде. Аннан соң җыелганнарга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул узып баручы елга кыскача йомгак ясады,  2018 елга төп бурычларны билгеләде, республика директорлар корпусының социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм, барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Аннары ТР Президенты дәүләт бүләкләрен өләшүгә кереште. Дәүләт бүләкләре түбәндәгеләргә тапшырылды:

- “СОЛЛЕРС” ГАҖ генераль директоры Швецов Вадим Аркадьевич (“Дуслык” ордены);

- “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Анисимов Леонид Витальевич (“Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен” ордены медале);

- Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм сәнәгачеләр ассоциациясе генераль директоры урынбасары Дмитриев Виктор Петрович (“Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен” ордены медале);

- “Казан исәпләү техникасы һәм информатика фәнни-җитештерү берләшмәсе” АҖ генераль директоры Акмалов Рафаил Рай улы (“Данлы хезмәт өчен” медале);

- “Татхимфармпрепаратлар” АҖ генераль директоры  Ханнанов Тимур Шамил улы (“Татарстан Республикасының атказанган химигы” Мактаулы исеме).

Соңрак Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Хәйриячеләр китабының сигезенче томын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Хәйриячеләр китабының сигезенче томы һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хаты 2017 елда тарихи-мәдәни мирасны торгызу проектына сизелерлек ярдәм күрсәткән предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә тапшырылды. Алар:

- В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мәганов Наил Өлфәт улы;

- “ТАИФ” АҖ генераль директоры Шиһабетдинов Альберт Кашаф улы;

- Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе башлыгы Салихов Мәҗит Хаҗип улы.    

Хәйриячеләр китабы һәм Рәхмәт хатлары шулай ук “Яңарыш” республика фонды счетына зур шәхси өлеш керткән өчен түбәндәгеләргә бирелде:

- Казан шәһәре мэры Метшин Илсур Рәис улына;

- ТР Лениногорск муниципаль районы башлыгы Хөсәенов Рәгать Галиәгъзам улына;

- ТР Әлмәт муниципаль районы башлыгы Хәйруллин Айрат Ринат улына;

- ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы Кузюров Равил Әфраим улына;

- ТР Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улына;

- ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Афанасьев Михаил Павловичка;           

- “Евростройхолдинг” ҖЧҖ генераль директоры Казилов Владимир Александровичка;

- В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты ректоры Тимирясова Асия Витальевнага;

- “КМПО” АҖ генераль директоры Кәримуллин Дамир Җәүдәт улына;

- “ПОЗИС” АҖ генераль директоры Хәсәнов  Радик Шәфкать улына;

- “ФБК Поволжье” ҖЧҖ генераль директоры Никифоров Сергей Леонидовичка.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин рәислегендәге Конкурс комиссиясенең 2017 ел йомгаклары буенча  “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсы лауреатлары игълан ителде. “Ел җитәкчесе-2017” конкурсы лауреатлары булып түбәндәгеләр танылды:

“Көндәшлеккә сәләтлелек өчен” номинациясендә:

Фомичёв Андрей Геннадьевич – “С.П.Титов исемендәге ЧККБ ХП” ХЯАҖ генераль директоры, Чаллы шәһәре;

Хәлимов Рөстәм Хамис улы – В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ генераль директорының нефть һәм газ эзләү һәм чыгару буенча урынбасары, Әлмәт шәһәре;

Кириченко Константин Павлович – “Әлмәт пассажирлар автотранспорты җитештерү берләшмәсе” АҖ генераль директоры, Әлмәт шәһәре;  

“Инвестицияләү активлыгы өчен” номинациясендә:

Аҗай Әхмәт Эрдем – “ДжошкунозАлабуга” ҖЧҖ генераль директоры, Алабуга муниципаль районы;

Барсукова Светлана Геннадьевна – “АГРОКӨЧ” АҖ генераль директоры, Казан ш.;

Демидов Дмитрий Владимирович – “ТГК-16” ААҖ филиалы – Казан ТЭЦ-3 директоры, Казан ш.;

Степанов Евгений Витальевич – “АйСиЭл Техно” ҖЧҖ генераль директоры, Лаеш муниципаль районы;

“Инновацияле эшчәнлектәге казанышлар өчен” номинациясендә:

Хөсәенов Вилдан Илсун улы – “Диджитал Лоялти Систем” ҖЧҖ генераль директоры, Казан ш.;

 Швецов Михаил Викторович – В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖнең Бөгелмә механика заводы директоры, Бөгелмә ш.;

“Югары социаль җаваплылык өчен” номинациясендә:

Мөхәммәдиев Илдар Рөстәм улы – “Система-Сервис” ИК” ҖЧҖ директоры, Әлмәт ш.;

Хаҗиев Рәүзил Мәгъсүмҗан улы – “Татэнерго” АҖ генераль директоры, Казан ш.;

“Кадрлар потенциалын актив рәвештә үстергән өчен” номинациясендә:

Газизова Лариса Ивановна – “ЛЕОНИ РУС” ҖЧҖнең персонал буенча директоры, Чаллы ш.;

Сәлахов Шәйдулла Имам улы – “Ак барс” агрокомплексы” ҖЧҖ директоры, Арча муниципаль районы;

Деревянкин Денис Петрович – “ПрайсвотерхаусКуперс Аудит” АҖнең Казандагы офисы җитәкчесе, Казан ш.;

“Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм проектлау эшләрен гамәлгә керткән өчен” номинациясендә:

Мартынов Евгений Васильевич – “Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге” ДАУ директоры, Казан ш.;

Сәхабетдинов Рифхәт Зиннур улы – В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖнең Татар фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институты (ТатНИПИнефть) директоры, Бөгелмә ш.;

“Кече (урта) бизнес предприятиесен уңышлы идарә иткән өчен” номинациясендә:

Каюмов Дамир Наил улы – “МебеЛев” ҖЧҖ генераль директоры, Минзәлә ш.;

Мөхәррәмов Эльвир Венер улы – “Казань-Восток-Сервис” ҖЧҖ генераль директоры, Казан ш.;

Фәсхетдинов Хәбир Нуретдин улы – “Алан” ҖЧҖ директоры, Теләче муниципаль районы;  

“Куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартлары тудырган өчен” номинациясендә:

Гайнуллов Рөстәм Мөнир улы – “Домкор Индустрия” ҖЧҖ генераль директоры, Чаллы ш.;

 Җиһаншин Илнар Альберт улы – “Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе” ААҖ директоры, Яшел Үзән ш.;

“Яңа производство булдырган өчен” номинациясендә:

Егоров Артур Иванович – “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ генераль директоры, Яшел Үзән ш.;

Киндерманн Манфред – “Кнорр-Бремзе КАМА” ҖЧҖ генераль директоры, Чаллы ш.;

Коробченко Олег Владимирович – “Барс Технолоджи” ҖЧҖнең Директорлар советы рәисе, Алабуга муниципаль районы;

Миңнуллин Айрат Абдулла улы – “Волгадорстрой” ҖЧҖ генераль директоры, Казан шәһәре.

Конкурс йомгаклары буенча истәлек китабы нәшер ителәчәк, ул республика органнарына һәм муниципаль органнарга, Милли китапханәгә җибәрелә, шулай ук конкурс лауреатларына тапшырыла.


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 6 алдынгы үсеш территориясе (АҮТ) булдыру турында карар имзалады, алар исәбенә Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай керде. “Бу АҮТләр төбәкләргә барлыгы 50 млрд сумга якын инвестиция җәлеп итәр, дип исәплибез. Ләкин үткән атнада мин уздырган киңәшмәдә без сөйләшкәннәрнең иң мөһиме шуннан гыйбарәт: бу әлеге төбәкләрне, әлеге тәгаен торак пунктларны алга җибәрүдә өмет нуры булырга мөмкин, ул исә уңайлырак инвестицион мохит яки ким дигәндә нинди дә булса активлык барлыкка китерер”, – диде Дмитрий Медведев.

Премьер-министр яңа статус алуның моношәһәрләргә яңа эш урыннары булдырырга һәм шәһәрне барлыкка китерүче предприятиеләргә бәйлелекне киметергә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. Татарстан моношәһәрләреннән тыш, мондый статусны Тамбов өлкәсендә – Котовск, Ставрополье краенда – Невинномысск һәм Карелиядә Кондопога шәһәрләре алды.

“Казан вертолет заводы” ГАҖнең “Хезмәт даны” музеена нигез салынуга 45 ел тулды. Юбилей чарасына кунаклар һәм завод ветераннарын, шулай ук предприятиенең музей тормышында актив катнашучы хезмәткәрләрен чакырдылар.

“Хезмәт даны” музее  1972 елның декабрендә комсомол оешмасының партия һәм профсоюз комитетлары һәм завод ветераннары тәкъдиме белән оештырыла, шул хактагы боерыкны предприятие директоры Федор Аристов имзалый.  Шуннан бирле музей яшьләрне тәрбияләү һәм вертолетлар төзүне пропагандалау буенча чып-чын базага әверелде. Эшләү чорында анда 80 меңгә якын кеше булып киткән. Кунаклар арасында дәүләт хезмәткәрләре, кораллы көчләр генераллары һәм офицерлары, язучылар һәм артистлар булган.

Хәзер музей экскурсияләр һәм тәкъдим итүләр уздыру өчен заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Музейның төп тарихи фонды цифрлы форматка күчерелгән, предприятие документлары һәм видеохроникасының электрон архивы булдырылган, заводның төп этаплары һәм әһәмиятле вакыйгаларының электрон презентацияләре әзерләнгән.

“Казан вертолет заводы” ГАҖнең “Хезмәт даны” музее Россия авиация предприятиеләре музейлары ассоциациясенә керә. Зур тәрбия эше алып барган һәм авиатөзүчеләрнең хезмәт традицияләрен саклаган өчен, СССР федерация һәм космонавтика бюросы карары белән, музей М.Л. Миль исемендәге медаль белән бүләкләнә. Аннан тыш, КВЗның “Хезмәт даны” музее берничә тапкыр Казанның Киров, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары хакимиятләренең, шулай ук Татарстан Республикасы Милли музееның дипломнары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

                                  “КВЗ” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

2017 елның 23 декабрендә элекке Төрнәс спирт заводы мәйданнарында “Төрнәс” сәнәгать мәйданчыгы ачылды. Аның резидентларыннан берсе – “Нуртрейд” ҖЧҖ тегү цехы.

“Нуртрейд” ҖЧҖ, Үзбәкстан мамыгыннан балалар һәм өлкәннәр өчен продукция, урын-җир әйберләре һәм предприятиеләр өчен төрле характердагы махсус кием җитештерүгә старт биреп, 30 яңа эш урыны (киләчәктә 180 гә җитәргә мөмкин) булдырды.

Тегү цехының заманча җитештерү җайланмаларының куәте айга 45 меңгә кадәр трикотаж эшләнмәләр һәм айга 9 меңгә кадәр махсус кием чыгарырга мөмкинлек бирә. Эшләп чыгарылучы продукция Самарага, Оренбургка, Әзәрбайҗанга, Әрмәнстанга, Грузиягә җибәреләчәк.

Тегү цехын ачу буенча тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров, “Нуртрейд” ҖЧҖне гамәлгә куючы Хөсәен Әгъзәмов, Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов катнаштылар.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин импортны алмаштыру кысасында сәнәгатьне үстерүне стратегик бурычларның берсе дип билгеләгән иде. “Үзебезнең ил сәнәгатендә эшлекле активлыкны үстерүгә ярдәм итү, уңышлы яңа производстволар барлыкка килүгә этәргеч бирү мөһим. Әлбәттә, тармакның нәтиҗәле үсешен тоткарлый торган төп мәсьәләләрне хәл итү зарур”, – дип билгеләп үткән иде ул.

Безнең илдә сәнәгать үсеше дәүләт башлыгының 2012 елгы Май указларыннан берсенә (“Дәүләтнең озак чорлы икътисадый сәясәте турында” № 596) туры китереп алып барыла.

20 декабрьдә Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты, шәһәр хакимияте органнарын, Россия Федерациясе субъектларының төбәктә эшләүче барлык 23 вәкиллеген һәм бизнес ширкәтләре вәкилләрен чакырып, 2017 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара уздырды.

Бу комитет Россия Федерациясе төбәкләре субъектларының Санкт-Петербургтагы вәкиллекләренең төп кураторы булып тора, эшләренә анализ ясый һәм мониторинг уздыра, шулай ук төбәкара элемтәләрне үстерү буенча Санкт-Петербург Губернаторы Аппараты белән хезмәттәшлек итә.

2017 ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге уздырган чаралар, бизнес-миссияләр, тәкъдим итүләр, мәдәни-агарту проектлары саны буенча, шулай ук Санкт-Петербург хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү буенча төбәктәге иң актив вәкиллекләрнең берсе дип танылды. Татарстан Республикасының даими вәкиле Ренат Вәлиуллин “2017 елда үзара файдалы хезмәттәшлекне һәм Санкт-Петербургның Татарстан Республикасы белән дустанә мөнәсәбәтләрен үстерүгә актив булышлык күрсәткән өчен” Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты рәисенең Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

“Россия вертолетлары” холдингы Дәүләт транспорт лизингы компаниясе (ДТЛК) белән контрактны тормышка ашыру кысасында Казан вертолет заводында медицина тармагы өчен ясалган “Ансат” вертолеты тапшырылды. Машина Кострома өлкәсендә эксплуатацияләнәчәк. Бу вертолет 2017 елда контракт кысасында тапшырылган 6 очкычның соңгысы иде.

Вертолетлар “Россия Федерациясенең барып җитү кыен булган районнарында яшәүче гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең үз вакытында гамәлгә ашырылуын тәэмин итү” өстенлекле проект кысасында сатылды. Контракт буенча, киләсе елда ДТЛК 29 машина алачак.

Иң яңа медицина модуле белән җиһазландырылган “Ансат” пациентларны план нигезендә ташырга гына түгел, ә пациентның хәлен өзлексез күзәтеп торырга, аның организмының яшәү өчен мөһим функцияләрен сакларга, кирәк булганда, махсуслаштырылган медицина ярдәме күләмендә интенсив дәвалау уздырырга да мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм икътисад һәм инвестиция мәсьәләләре буенча Хөрәсән-Резави Провинциясе губернаторы урынбасары Рәсүлиян Али җитәкчелегендә Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды.

Очрашу барышында яклар берничә юнәлеш буенча алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты, актуаль темалар буенча уртак чишелеш юлларын билгеләде.

Рәсүлиян Али Иран делегациясенең Татарстанга булган визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм Татарстан-Иран элемтәләренең алга таба да ныгуына өмет белдерүен әйтте.

Альберт Кәримов Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Ирандагы партнёрлар белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләренә Татарстанның шат булуын билгеләп үтте. «Безнең төбәкләр арасында актив хезмәттәшлек үсә. Бу турыда рәсми делегацияләр визитлары да, сезнең белән безнең очрашулар да, башка министрлыклар һәм ведостволардан минем коллегалар һәм урынбасарларымның очрашулары да таныклый», - дип ассызыклады Альберт Кәримов.

Исегезгә төшерәбез, Хөрәсән-Резави  Иран провинциясе делегациясе эш сәфәре белән әлеге көндә Татарстанда. 20 декабрьдә «Казан ярминкәсе» мәйданчыгында Татарстан-Иран бизнес-форумы узды. Анан соң Иран товарларының икенче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды, ул 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казандагы сәфәре барышында Иран делегациясе Казан федераль университетында, «Югары технологияләр өлкәсендә «IT-Парк» технопаркы» ДАУ, «Казаньоргсинтез» ГАҖ, шулай ук ТР сәүдә-икътисад палатасында булды.

2017 елның 22 декабрендә – Энергетиклар көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан энергетикларын һөнәри бәйрәм белән котлый:

«Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм!

Энергетика комплексы лаеклы рәвештә илебез икътисадының стратегик яктан  мөһим булган төп тармакларның берсе булып санала. Сәнәгать предприятиеләренең, социаль учреждениеләрнең өзлексез эшләве, теләсә кайсы йортның җылылыгы, яме сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле.

Профессиональлек һәм тырыш хезмәт Татарстан белгечләренә республиканың энергетика потенциалын арттыру буенча стратегик мәсьәләләрне лаеклы хәл итәргә, яңа объектларны сафка бастырырга, җитештерүнең һәм табигый байлыклардан куллануның нәтиҗәлелеген артырырга булышкан яңа технологияләрне кертергә ярдәм итә.

Тармакка гына түгел, ә бөтен республикабыз үсешенә дә лаеклы өлеш керткән күпьеллык хезмәт өчен энергетика ветераннарына да рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә бу бәйрәм көнендә сәламәтлек һәм иминлек, киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар, тотрыклы һәм хәвефсез эш телим!»


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Әльфия Когогина рәислегендә икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча «Сәнәгатьне һәм аның көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен үстерү», «Газпром» ГАҖ инвестиция программасы кебек федераль максатчан программаларда Татарстанның катнашуы һәм республика икътисадына федераль бюджет акчаларын, Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча акчаларны җәлеп итү һ.б мәсьәләләр буенча эш төркеме утырышы узды.

Утырышта сәнәгать предприятеләре вәкилләре, шулай ук республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты. Очрашуда катнашучылар сәнәгатькә дәүләт ярдәме булган чараларны алу өчен гариза биргәндә барлыкка килгән мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, актив гариза бирү кампаниясенә тагын да күбрәк Татарстан предприятиеләрен җәлеп итү буенча мөмкин булган эш юнәлешләрен билгеләделәр.

«Дәүләт Думасы депутатлары Татарстан Хөкүмәте белән берлектә безнең республикага федераль акча җәлеп итү буенча эш оештыралар. Безнең максат – дәүләт ярдәменең барлык мөмкинлекләрен максималь рәвештә нәтиҗәле куллану. Программалар буенча җәлеп ителгән акчалар, НИОКР өчен чыгымнарның бер өлешен субсидияләүме ул, Сәнәгатьне үстерү фондының лизинг проектлары яки вузлар һәм предприятиеләр кооперациясен субсидияләүме, алар республика үсешенә, аның сәнәгате, кече һәм урта бизнес, инфраструктура үсешенә һәм татарстанлыларның яшәеш сыйфатын яхшыртуга хезмәт итә», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International