19 гыйнварда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “ЦСМ Татарстан” ФБУ, республиканың “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Казан Ратушасында “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында 2017 ел буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздыра.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук министрлыкларның һәм ведомстволарның, төрле тармак юнәлешендәге предприятиеләрнең, медицина һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасындагы халык һәм сәнгать кәсепчелеге осталары катнашачак.
2017 ел йомгаклары буенча “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы программасында:
- 2017 елгы “Татарстан Республикасының сыйфат лидеры” призына лауреат предприятиеләрне бүләкләү;
- 2017 елгы “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү (номинация – “Җитештерү-техник билгеләнеш продукциясе”);
- 2017 елгы “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү (номинацияләр – “Азык-төлек товарлары”, “Халык өчен сәнәгый товарлар”, “Хезмәтләр күрсәтү”, “Халык һәм сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре”).
Тантана 16:00 сәгатьтә башлана.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Екатеринбург шәһәрен ЭКСПО-2025 Бөтендөнья универсаль күргәзмәсен уздыруга кандидат буларак күрсәтте. Россия заявкасы җиңгән очракта, күргәзмә 2025 елның 2 маеннан 2 ноябренә кадәр узачак. Иң масштаблы халыкара чараларның берсен үзендә уздыру хокукына Осака, Париж һәм Баку шәһәрләре дә көч сынашачак.
Россия заявкасының темасы: “Дөньяны үзгәртеп: инновацияләр һәм иң яхшы тормыш – киләчәк буыннар өчен”.
Кайсы илнең ЭКСПО-2025 күргәзмәсен кабул итәчәге турында карар 2018 елның ноябрендә Париждагы Халыкара күргәзмәләр бюросының 164 нче Генераль Ассамблеясында яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителәчәк.
РФ Хөкүмәте боерыгы белән Екатеринбургны алга этәрүдә булышлык күрсәтү буенча Оештыру комитеты төзелгән, аны РФ Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли, һәм Светлана Сагайдак җитәкчелегендә “ЭКСПО-2025” заявкалар комитеты” АКО оештырылган.
Россия – дөньяви күргәзмәләрдә даими катнаша һәм призлар яулый, ләкин ЭКСПО чарасының безнең илдә әле бер мәртәбә дә уздырылганы юк. Россия Федерациясе 1851 елдан бирле (беренче күргәзмә оештырылган чордан башлап) “ЭКСПО” күргәзмәләрендә катнаша, ләкин бер мәртәбә дә үзенең территориясендә әлеге чараны кабул итмәде, ә көндәш булган Франциядә ул – 6, Япониядә 4 мәртәбә узды.
2018 елның 30 гыйнварыннан 31енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры тарафыннан, “ИННОКАМ” Кама инновацияле территориаль җитештерү кластеры һәм Татарстан Республикасының Кама кластер үсеше үзәге тарафыннан Мәскәү шәһәренә бизнес-миссиядә катнашу өчен сәнәгый предприятиеләр делегациясе формалаштырыла.
Бизнес-миссия программасында Мәскәү шәһәрендәге иң зур сәнәгать предприятиеләрен карау планлаштырыла: “Транснефть” ГАҖ, “Интер РАО” ГАҖ, “Концерн Росэнергоатом” АҖ, “СИБУР Холдинг” ГАҖ, “МОЭК” ГАҖ, “ТВЭЛ” АҖ.
Заявкалар 2018 елның 19 гыйнварына кадәр tregubova.e@innokam.pro электрон адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен: Евгения Трегубова, тел.: +7 (8552) 53-07-07 (доб. 208), моб.: +7 (965) 625-79-16.
“Алабуга” МИЗ заводында чыгарыла торган FordTransit коммерция автомобиле 2017 ел нәтиҗәләре буенча чит ил брендына караучы җиңел коммерция автомобильләре классында иң күп сатыла торган машинага әверелгән. Европа бизнесы ассоциациясе шундый мәгълүматлар җиткерә. Ford коммерция автомобильләре линейкасында сатуларның гомуми саны, LCV модельләрен сату күләменнән 31,6% өлеш белән, 9600 автомобиль тәшкил иткән һәм алдагы ел белән чагыштырганда 9,2 процент пунктына арткан.
Россия базарында Ford коммерция автомобильләренең уңыш казануында төп өлешне FordTransit тәэмин итә, ул “Алабуга” МИЗ FordSollers заводында җитештерелә. 2017 елда 9031 FordTransit автомобиле сатылган, бу исә 2016 ел белән чагыштырганда 62,4%ка күбрәк. FordTransit сатып алучылар арасында – транспорт инфраструктурасын яңартуда мәнфәгатьле булган Россиядәге һәм чит илләрдәге зур компанияләр, шулай ук федераль һәм төбәк дәүләт заказчылары бар.
FordSollers матбугат хезмәте материаллары нигезендә
15 гыйнвар көнне 16:34 сәгатьтә югары вольтлы 110 кВ Үзәк-Көнчыгыш кабель линиясенә хилафлык килү аркасында Совет 110 кВ һәм Горки 110 кВ подстанцияләре токсыз, шуның нәтиҗәсендә Казанның Идел буе, Вахитов һәм Совет районнарында яшәүчеләр утсыз калды.
“Челтәр компаниясе” ААҖдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тарафыннан Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итү штабының ашыгыч утырышы үткәрелде.
Казан электр челтәрләре персоналының көйләнгән эше аркасында 19:27 сәгатьтә Казан шәһәрендә яшәүчеләрне электр белән тәэмин итү эше тулысынча эш халәтенә кайтарылды. Электр белән тәэмин итүдәге өзеклекнең гомуми вакыты 2 сәгать 53 минут тәшкил итте.
Кабель линияләренә китерелгән хилафлыкның төгәл сәбәбе барлыкка килгән аварияне тикшереп бетергәннән соң билгеле булачак.
Бүген Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының 7 нче киңәйтелгән утырышы булды. Чарада 280 тирәсе чакырылган эшкуар, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, журналистлар – барлыгы 400 артык кеше катнашты.
Утырыш барышында Совет проект төркемнәрен, шул исәптән продукциягә карата ярашлылык декларациясен рәмиләштергәндә куркынычларны минимальләштерү, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү тәртибе, торак күзәтчелеге органнары тарафыннан шикаятьләрне карау тәртибен камилләштерү, балаларны юлда куркынычсыз йөртүне оештыру, калдыклар белән эш иткәндә лицензияләрне үзгәртеп рәмиләштерү буенча таләпләрне тәгаенләштерү, бизнесның экологик хисаплылыгы буенча таләпләрне оптимальләштерү һ.б. кебекләрен презентацияләү булды.
Элегрәк төрле төркем вәкилләре берничә ай дәвамында мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган барлык юлларын эзләде – даими очрашулар һәм вариантлар хакында этаплап сөйләшүләр уздырып.
“Без чишәргә теләгән бурычлар артканнан-арта гына һәм катлаулана бара. Шуңа да карамастан, мин мондый фикер алышулар чишелеш юлларын табарга яисә мәсьәләләрне формулалаштырырга һәм федераль дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирә, дип уйлыйм”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә хакимият һәм бизнес вәкилләре вәзгыятьне үзгәртүгә максат тота. “Бу процесс ул кадәр тиз эшләнми, һәм, минем уйлавымча, ул беркайчан да бетмәячәк. Гел нинди дә булса мәсьәләләр туып торачак. Без моңа әзер булырга тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Эшкуарлыкның системалы проблемаларын хәл итүгә проектлы якын килү, бизнес өчен административ киртәләрне киметү һәм оптималь шартлар тудыру – Россия Президенты билгеләгән өстенлекле бурычлар. Владимир Путин берничә мәртәбә, төбәкләрнең бурычы – эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру, системалы якын килүне кулланып, эш климатын яхшырту, дип ассызыклады.
13 гыйнвар көнне “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖдә 22160 проектының алтынчы патруль корабына нигез салу тантанасы булды. Кораб үзенең атамасын совет диңгез офицеры, өченче ранг капитаны, Кара диңгез флотының Яңа Российск хәрби-диңгез базасы Су районы сагы саклык катерларының 4 нче дивизион командиры, Советлар Союзы Герое Николай Сипягин хөрмәтенә алган.
Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Җыелган кешеләрне сәламләп, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары барысын да яңа кораб туу вакыйгасы белән котлады һәм Яшел Үзәндә бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшләү гадәтенең барлыкка килүе турында билгеләп узды, чөнки ил Россиягә кораб ясаучылардан аеруча зур тырышлык таләп итә – илнең Хәрби-диңгез флотын яңа кораблар белән тулыландырырга кирәк. Әлеге кораб иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәчәк, дип ассызыклады Дмитрий Рогозин. “Бу уникаль, бик югары маневрлы, хәрәкәтчән һәм нык тешле кораб”, – дип сыйфатлады ул проектны.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, ел яхшы гамәлләрдән башлана – яңа корабка нигез салына һәм, әлбәттә инде, Яшел Үзән шәһәренең уңышлары Горький исемендәге завод уңышлары белән бәйле.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, корабка нигез салу тантанасы башланыр алдыннан “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ җитәкчесе Ренат Мистахов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинга предприятиенең планнары турында җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук, заводның заказлар белән тәэмин ителүе өчен, Федераль Хөкүмәткә һәм РФ Оборона министрлыгына рәхмәтен белдерде. “Бик зур рәхмәт. Заказлар аркасында завод үсеш ала, чәчәк ата һәм безнең планнар да зурдан. Завод коллективына яхшы эшләгәне өчен рәхмәт әйтергә, уңышлар телим. Республика сезгә һәрчакта да теләктәшлек күрсәтеп торачак”, – диде ул.
Завод Россия Оборона министрлыгының дәүләт заказын үтәүдә тотрыклы һәм ышанычлы заказчы булып тора, дип билгеләде үзенең чыгышында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, сезнең эшегездән без бик канәгать, сез якын диңгез зонасындагы корабларны, патруль корабларын, кече ракета корабларын ясауга керештегез һәм боларның барысы да Хәрби Көчләрнең һәм Хәрби-диңгез флотының горурлык предметына әйләнде.
Тантана корылачак кораб нигезенә такта салу белән тәмамланды.
Өстәп әйтик, 22160 проектындагы кораблар 30 төенгә кадәр тизлек арттырырга сәләтле, 1700 тоннадан артык су сыйдыра. Эчке бүлмәләре 80 кешелек экипажны урнаштыру өчен уңайлы шартлар тәэмин итүне исәпкә алып проектланган. Корабның йөзү ераклыгы 6000 диңгез миле, автономлылыгы 60 тәүлек тәшкил итә.
2018 елның 15 гыйнварыннан 18енә кадәр Татарстан Республикасы буенча Томкс өлкәсе губернаторының сәнәгать сәясәте буенча урынбасары Игорь Шатурный җитәкчелегендә Томск өлкәсе бизнес-миссиясе узачак.
Дегелация составына Томск өлкәсендәге җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре кергән.
Сәфәрнең максаты – Татарстан Республикасы белән Томск өлкәсендәге предприятиеләр арасында кооперация бәяләнешләрен киңәйтү.
Визит программасында делегациянең Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчелеге белән очрашу, “Химград” технополисын карау, шулай ук республикадагы предприятиеләрнең, шул исәптән “Казаньоргсинтез” ГАҖ, “Татнефть” ГАҖ, “Газпром трансгаз Казань” ГАҖ, “Татэнерго” АҖ, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалы, Татарстан Республикасының машина төзелеше кластеры, “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ, Татарстан Республикасында “Ростелеком” ГАҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “Газпром межрегионгаз Казань” АҖ вәкилләре белән очрашулар да күздә тотыла.
ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республика сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре, оешмалары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә:
«Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм!
Киләсе ел яхшы вакыйгалар һәм бәхетле мизгелләр китерсен, яңа уңышларга һәм казанышларга бай булсын, куелган бурычлар тормышка ашсын!
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уңышлар һәм мәхәббәт телим!
Яңа 2018 елда күтәренке кәеф һәм теләкләр үтәлүен телик!»
2017 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге вәкилләренә һәм хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм эштәге казанышлары өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.