Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының 7 нче киңәйтелгән утырышы булды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының 7 нче киңәйтелгән утырышы булды. Чарада 280 тирәсе чакырылган эшкуар, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, журналистлар – барлыгы 400 артык кеше катнашты.

Утырыш барышында Совет проект төркемнәрен, шул исәптән продукциягә карата ярашлылык декларациясен рәмиләштергәндә куркынычларны минимальләштерү, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү тәртибе, торак күзәтчелеге органнары тарафыннан шикаятьләрне карау тәртибен камилләштерү, балаларны юлда куркынычсыз йөртүне оештыру, калдыклар белән эш иткәндә лицензияләрне үзгәртеп рәмиләштерү буенча таләпләрне тәгаенләштерү, бизнесның экологик хисаплылыгы буенча таләпләрне оптимальләштерү һ.б. кебекләрен презентацияләү булды.

Элегрәк төрле төркем вәкилләре берничә ай дәвамында мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган барлык юлларын эзләде – даими очрашулар һәм вариантлар хакында этаплап сөйләшүләр уздырып.

“Без чишәргә теләгән бурычлар артканнан-арта гына һәм катлаулана бара. Шуңа да карамастан, мин мондый фикер алышулар чишелеш юлларын табарга яисә мәсьәләләрне формулалаштырырга һәм федераль дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирә, дип уйлыйм”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә хакимият һәм бизнес вәкилләре вәзгыятьне үзгәртүгә максат тота. “Бу процесс ул кадәр тиз эшләнми, һәм, минем уйлавымча, ул беркайчан да бетмәячәк. Гел нинди дә булса мәсьәләләр туып торачак. Без моңа әзер булырга тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшкуарлыкның системалы проблемаларын хәл итүгә проектлы якын килү, бизнес өчен административ киртәләрне киметү һәм оптималь шартлар тудыру – Россия Президенты билгеләгән өстенлекле бурычлар. Владимир Путин берничә мәртәбә, төбәкләрнең бурычы – эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру, системалы якын килүне кулланып, эш климатын яхшырту, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International