Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Махачкалада Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашты.
Очрашу кысаларында ике төбәк җитәкчесе Сәүдә-икътисади, фәнни-техника һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә һәм аны тормышка ашыру буенча Чаралар планына кул куйды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, Килешү тулы бер юнәлешләр рәтен үз эченә ала. “Безнең төбәкләр арасындагы сәүдә әйләнеше хәзерге вакытта берничә миллиард сум тәшкил итә. Без бу күрсәткечне биш мәртәбә арттыру бурычын куярга тиеш, дип саныйм. Мин ышанам, мондый мөмкинлек бар. Татарстан белән Дагыстан – болар ике зур базар. Без бирегә автомобильләр, шиннар, нефть химиясе һәм аны эшкәртүдән алынган продукцияләр, азык-төлек продуктлары китерәбез, шул ук вакытта сездән сыйфатлы шәрабләр, коньяклар, сарык ите, виноград һәм башка төрле продукцияне алабыз”, – диде ТР Президенты.
Өстәп әйтик, гамәлдәге чоры биш елга исәпләнгән Хезмәттәшлек турында килешү ике төбәк башлыгының кара-каршы очрашуының йомгаклау өлеше булды. Узган елның декабрь аенда Дагыстан делегациясе Татарстанга килгән иде, ул вакытта алар икътисадның һәм иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә алдынгы тәҗрибәләре һәм казанышлары белән танышты.
Шул ук көнне Дагыстанның сәүдә-сәнәгать министры Йосыф Умавов белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов ике ведомство арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
Дагыстанның авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Кәримхан Абасов белән Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Олег Земсков та хезмәттәшлек турында аналогик килешүгә кул куйды.
Шулай ук төбәкләрнең вәкилләре “Биржа мәйданчыгы” сатып алулар системасыннан файдалану өлкәсендәге уртак эшне дә көйләү турында сүз куешты. Дагыстан Республикасының Эшкуарлык һәм инвестицияләр агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бәшир Магомедов белән “ТР Дәүләт заказы агентлыгы” АҖ генераль директоры Яков Геллер тиешле килешүне имзалады.
Исегезгә төшерик, Татарстанның Президент җитәкчелегендәге делегациясе Дагыстанга хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләре турында сөйләшү максаты белән барды. Визит кысаларында делегация Махачкаладагы КФҮ офисында, шулай ук Дагыстанның берничә сәнәгать объектында булды.