“Сочи-2018” Россия инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Саратов өлкәсе һәм UMATEX Group (“Росатом” дәүләт корпорациясе) арасында илдәге композитлар базарын үстерүгә һәм композит материаллары җитештерүнең тулы технологик чылбырын формалаштыруга юнәлдерелгән “Очсыз-кырыйсыз композитлар” төбәкара сәнәгать кластеры төзү турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев, “Росатом” дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары – Үсеш һәм халыкара бизнес блогы директоры Кирилл Комаров кул куйды.
Кластерның төп максаты Россия Федерациясендә, чималны, химик сүсне, алар нигезендәге ярымфабрикатларны һәм кулланучылар өчен ахыргы продукцияне кертеп, композит материаллары җитештерүнең тулы технологик чылбырын булдыру хисабына композит тармагы үсешен тәэмин итүдән гыйбарәт. Россиядәге 20дән артык предприятие, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 11 предприятие (“Алабуга-Сүс”, “РМЗ РариТЭК”, “РариТЭК Инжиниринг”, “ЗАРЯД”, “Татнефть-Пресскомпозит”, “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно”, “Пыяла-пластик трубалар заводы” НПП, “СМП-Механика”, “НПФ “РЕКОН”, “КАМАТЕК”, шулай ук “М.П. Симонов исемендәге НПО ОКБ”), Россиянең өч төбәгендәге 5 югары белем бирү йорты, шулай ук технологик инфраструктурадан 2 объект – “Алабуга” МИЗ һәм “Химград” технополисы кластерда катнашу турында белдергән.