27 февраль көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына уртак йомгаклау коллегиясе булды. Утырыш Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә узды (Казан ш.).
Үзенең “Татарстан Республикасы сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү факторлары” темасына ясалган докладында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узганча, сәнәгый җитештерү күләме 2016 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 2 трлн. 254 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы – 101,8%.
2017 елда Татарстанның товар әйләнеше 844 млрд сум тәшкил иткән. Соңгы өч ел эчендә беренче мәртәбә без зур булмаса да, үсеш күрәбез, диде Альберт Кәримов, товар әйләнешенең мондый үсеше икътисадны җанландырып җибәрә.
“Безгә алга таба товар әйләнешен үстерү өстендә эшләргә кирәк һәм, продукцияне күрсәтү күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, җирле сәүдә челтәрләрен яклау – биредә әһәмиятле бурыч булып тора”, – дип билгеләде Альберт Кәримов.
Татарстанның тышкы товар әйләнеше 2016 ел белән чагыштырмача 40 процентка арткан һәм 13 млрд АКШ доллары тәшкил иткән, дип хәбәр итте Альберт Кәримов. Экспорт лидерлары булып элеккечә “Татнефть”, “ТАИФ-НК”, “Нижнекамскнефтехим” компанияләре кала.
“Безгә үзебезнең товарларны тышкы базарларда күрсәтү эшен көчәйтергә кирәк. Элеккеге күләмнәргә ирешкәнчегә кадәр”, – дип билгеләде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.
2017 елда Татарстанның реаль икътисад секторына 41 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән, бу күрсәткеч 2016 елга караганда 1,5 мәртәбә зуррак.
“Дәүләт ярдәме – бездәге предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген арттыруда әһәмиятле таяныч, бигрәк тә җитештерү куәтләрен модернизацияләү өлешендә”, – дип билгеләде Альберт Кәримов.
Бүген дәүләт ярдәме кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән аерым корал барлыкка килде, – ул да булса Татарстан предприятиеләрен дәүләтнең өстенлекле сәнәгый проектлары исәбенә кертү. “Татарстанда әлегә андый предприятиеләр саны – 22, алга таба алар артачак”, – дип ассызыклады Альберт Кәримов.
“Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында” доклад белән ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул, асылда, “санлаштырылган икътисадның иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә үтәкүренмәлелеккә һәм теләсә кайсы процессларның ачык булуына китерәчәк”, дип хәбәр итте.
“Тулысынча санлаштыру бара торган теләсә кайсы процессларның ачык булуын тәэмин итүгә китереп чыгара. Моңа ирешелгәч, без коррупция, күләгәле икътисад кебек сүзләрне онытачакбыз. Дәүләт, предприятие һәм һәр кеше аерым-аерым башкара торган бөтен нәрсә үтәкүренмәле булачак, шул исәптән салымнарны администрацияләү өчен дә, – диде Фәрит Габделганиев, “Санлаштырылган икътисад” федераль программасы нигезендә Татарстан Республикасы икътисадын санлаштырып үзгәртеп кору процессының оештырылуы турында ассызыклады.
Чыгышы барышында Фәрит Габделганиев билгеләп узганча, 2005 елдан башлап Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлегенең дәрәҗәсе 3,7 процентка арткан. Әлеге күрсәткечне ачыклау өчен 2005 елдан башлап 2017 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасына ретроспектив анализ ясалган. Республикада хезмәт җитештерүчәнлегенең артуы заманча һәм икътисадый яктан нәтиҗәле эш тармаклары формалаштыруга бәйле, дип саный ТР икътисад министры.
Утырыш барышында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты бүгенге көндә районнарда сәнәгать мәйданчыклары булдырып калу гына түгел, ә аларны резидентлар белән тәэмин итү бурычы да тора, дип билгеләде. “Кече һәм урта бизнес үсеш алсын өчен, без сәнәгый мәйданчыклар булдыру таләбен куйдык, бүген алар Татарстанда – 63”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, алты муниципаль райондагы сәнәгать мәйданчыкларында нибары бер-ике генә резидент эшли. Болар – Аксубай, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары.
“Икътисад министрлыгы шуңа игътибар итәргә тиеш: без бит мәйданчыклар ясау белән генә чикләнергә кушмадык, – алар резидентлар булган җирдә эшләргә тиеш”, – дип билгеләде Татарстан Президенты.
Шулай ук бу көнне “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин (“Кече һәм урта эшкуарлык үстерү һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр булдыру хисабына Түбән Кама муниципаль районында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында”), “ICL-КПО ВС” компаниясе генераль директоры Виктор Дьячков (“Предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру коралы буларак санлаштыру”), “Казаньсельмаш” ҖЧҖ генераль директоры Рафис Мифтахов (“Казаньсельмаш” предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеге турында”) докладлар белән чыгыш ясады.
Коллегия буенча материаллар: http://mpt.tatarstan.ru/rus/materiali-po-podgotovke-i-provedeniyu-sovmestnoy-2579257.htm