Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә: 2018 елның 23 февраленнән 23 мартына кадәр Татарстан Республикасындагы балалар өчен иң беренче “Кызыклы фән һәм техника йорты” интерактив фән үзәгендә (алга таба – ИФҮ) “Киләчәккә чакыру” дигән социаль экспериминет узачак. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен экспозиция түләүсез булачак.
ИФҮ ул:
- уникаль интерактив экспонатлар экспозициясе, аларга кул белән тияргә мөмкин;
- шәхси экспериментлар белән фәнни-танып белә торган шоу;
- яңалыкка омтылучылар өчен үсеш ала торган мастер-класслар;
- фәнни-техник робот техникасы, лего-конструкцияләү лабораториясе;
-космонавтлар әзерләү буенча яшүсмерләр үзәге һәм төрле проектлар һәм идеяләр өчен ачык мәйданчык.
ИФҮ экспозициясе 50дән артык интерактив экспонатны исәпли, аларның һәркайсы – экспериментлар уздыру өчен әзер стенд.
Балаларның төп максатчан аудиториясе – 5-12 яшьлекләр.
Фәнни-техник интерактив экспозицияне түбәндәге адрес буенча карарга була: Татарстан Республикасы, Казан ш., Г.Тукай ур., 91.
Кунакларның барысы да үзләренең хис-кичерешләре, ИФҮ киләчәге турында идеяләре, аны яңа экспонатлар, фәнни программалар һәм балалар һәм ата-аналар белән эшләүдә гадәти булмаган эш юнәлешләре белән тулыландыру турындагы фикерләре белән уртаклаша алачак.
Тулырак мәгълүматларны (843)250-00-30, 250-00-36 телефоннары буенча алырга мөмкин. Рәсми сайт: www.science-house.ru.
2018 елда авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм коммуналь техника, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланмалар сатып алучылар кредит буенча ташламалы шартлардар файдалана алачак.
Авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм коммуналь техника, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланмалар сатып алу өчен бирелгән кредитлар буенча төшеп калучы керемнәрне каплау өчен Россия кредит оешмаларына субсидияләр бирүнең тиешле кагыйдәләре (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары) 2018 елның 2 мартында законлы көченә керә.
Программа шартлары буенча ахыргы кулланучыга авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл һәм коммуналь техника, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланма сатып алуга елына 5% процентлы кредит ставкасын күздә тоткан ташламалы шартларда кредитлар бирелергә мөмкин.
2018 елга әлеге дәүләт ярдәме механизмын тормышка ашыру өчен федераль бюджетта 2 млрд сум күләмендә акча каралган.
Ташламалы кредит бирү программасы 2018 елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәр 5 елдан артык булмаган чорга сумнарда бирелгән кредитларга кагыла.
Дәүләт ярдәме предприятиеләрдәге җитештерү куәтләрен өстәмә эшкә җигәргә, эш урыннарын сакларга ярдәм итәчәк, шул исәптән катнаш тармакларда да. Шулай ук дәүләт ярдәменең әлеге механизмын тормышка ашыру аркасында барлык дәрәҗә бюджетларга өстәмә акча килү дә тәэмин ителәчәк.
“ТАНЕКО” АҖ “Россиядә табигать саклау эшчәнлегендә лидер 2017” XIII россиякүләм конкурсында “Экологик җаваплы булган өчен” номинациясендә җиңүче булды.
Әлеге абруйлы конкурс ел саен “Россиянең халыкара тәҗрибәсе һәм икътисады”, “Кеше сәламәтлеге һәм экология” халыкара форумнары инициативалары белән уздырыла. Конкурсның эксперт комиссиясенә федераль министрлыклардан, РФ Федерациясе Советы һәм Дәүләт Думасы профильле комитетларыннан вәкилләр, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, галимнәр һәм Россиядәге иң зур вузларның ректорлары керә. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә актив эшләгән өчен предприятиеләрне иҗтимагый бүләкләү максатларында уздырыла.
Өстәп әйтик, бүген “ТАНЕКО” АҖ икътисад күрсәткечләре буенча да, җитештерүнең экологияле булуы күзлегеннән караганда да, Россиядәге иң заманча предприятиеләрнең берсе булып тора. Моны “ТАНЕКО” АҖ белгечләре уздыра торган даими экологик мониторинг мәгълүматлары да раслый. НП һәм НХЗ комплексындагы лабораторияне югары технологияле заманча җиһазлар белән тәэмин итү Россия һәм халыкара законнарда каралган кирәкле тикшерүләрнең барча спектрын колачларга мөмкинлек бирә.
28 февральдә Татарстан Республикасына “Росатом” ДК генераль директоры урынбасары Николай Соломон килде.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очрашу булды, аның барышында хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль һәм Региональ үзәкләрдәге компетенцияләрнең үзара багланыш мәсьәләләре турында сүз барды.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы узган елның август аенда расланган “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль өстенлекле программасын тормышка ашыру буенча беренче алты төбәк исемлегенә кергән төбәк булып тора.
Вакытның аз булуына карамастан, инде 2017 ел азагыннан башлап, “Росатом” дәүләт корпорациясе белгечләре тарафыннан бездәге ике предприятиедә сакчыл җитештерү коралларын гамәлгә кертү эшләре алып барыла, аларның берсендә бүген Николай Соломон үзе дә булды.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 2017 елда “Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасын үтәү йомгакларына һәм 2018 ел планнарына багышланган матбугат конференциясе узды.
Журналистлар белән фикер алышуда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхапов, “ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аларны үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге” ДКУ җитәкчесе Равил Сираҗиев, Казандагы “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ филиалы директоры урынбасары Александр Карпов катнашты.
Конференция барышында 2017 ел йомгаклары буенча 232 берәмлек төрле техниканың сатып алынуы, 859 берәмлек техниканың яңача үзгәртеп корылуы турында әйтелде. Моннан тыш, бүгенге көндә Татарстан территориясендә транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчергәндә автомобильләрне үзгәртеп кору һәм техник хезмәт күрсәтү буенча аккредитацияләнгән 11 пункт эшли.
Республика территориясендә шулай ук Аккредитацияләү буенча федераль агентлыкта аккредитация узган 2 лаборатория (“Сынау уздыру лабораториясе-16” ҖЧҖ һәм “Идел буе” сынау лабораториясе” ҖЧҖ (Таттехконтроль)) эшли, алар ТС газ-баллон җиһазлары урнаштыруга техник экспертиза ясый.
27 февраль көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына уртак йомгаклау коллегиясе булды. Утырыш Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә узды (Казан ш.).
Үзенең “Татарстан Республикасы сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү факторлары” темасына ясалган докладында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узганча, сәнәгый җитештерү күләме 2016 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 2 трлн. 254 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы – 101,8%.
2017 елда Татарстанның товар әйләнеше 844 млрд сум тәшкил иткән. Соңгы өч ел эчендә беренче мәртәбә без зур булмаса да, үсеш күрәбез, диде Альберт Кәримов, товар әйләнешенең мондый үсеше икътисадны җанландырып җибәрә.
“Безгә алга таба товар әйләнешен үстерү өстендә эшләргә кирәк һәм, продукцияне күрсәтү күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, җирле сәүдә челтәрләрен яклау – биредә әһәмиятле бурыч булып тора”, – дип билгеләде Альберт Кәримов.
Татарстанның тышкы товар әйләнеше 2016 ел белән чагыштырмача 40 процентка арткан һәм 13 млрд АКШ доллары тәшкил иткән, дип хәбәр итте Альберт Кәримов. Экспорт лидерлары булып элеккечә “Татнефть”, “ТАИФ-НК”, “Нижнекамскнефтехим” компанияләре кала.
“Безгә үзебезнең товарларны тышкы базарларда күрсәтү эшен көчәйтергә кирәк. Элеккеге күләмнәргә ирешкәнчегә кадәр”, – дип билгеләде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.
2017 елда Татарстанның реаль икътисад секторына 41 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән, бу күрсәткеч 2016 елга караганда 1,5 мәртәбә зуррак.
“Дәүләт ярдәме – бездәге предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген арттыруда әһәмиятле таяныч, бигрәк тә җитештерү куәтләрен модернизацияләү өлешендә”, – дип билгеләде Альберт Кәримов.
Бүген дәүләт ярдәме кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән аерым корал барлыкка килде, – ул да булса Татарстан предприятиеләрен дәүләтнең өстенлекле сәнәгый проектлары исәбенә кертү. “Татарстанда әлегә андый предприятиеләр саны – 22, алга таба алар артачак”, – дип ассызыклады Альберт Кәримов.
“Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында” доклад белән ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул, асылда, “санлаштырылган икътисадның иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә үтәкүренмәлелеккә һәм теләсә кайсы процессларның ачык булуына китерәчәк”, дип хәбәр итте.
“Тулысынча санлаштыру бара торган теләсә кайсы процессларның ачык булуын тәэмин итүгә китереп чыгара. Моңа ирешелгәч, без коррупция, күләгәле икътисад кебек сүзләрне онытачакбыз. Дәүләт, предприятие һәм һәр кеше аерым-аерым башкара торган бөтен нәрсә үтәкүренмәле булачак, шул исәптән салымнарны администрацияләү өчен дә, – диде Фәрит Габделганиев, “Санлаштырылган икътисад” федераль программасы нигезендә Татарстан Республикасы икътисадын санлаштырып үзгәртеп кору процессының оештырылуы турында ассызыклады.
Чыгышы барышында Фәрит Габделганиев билгеләп узганча, 2005 елдан башлап Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлегенең дәрәҗәсе 3,7 процентка арткан. Әлеге күрсәткечне ачыклау өчен 2005 елдан башлап 2017 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасына ретроспектив анализ ясалган. Республикада хезмәт җитештерүчәнлегенең артуы заманча һәм икътисадый яктан нәтиҗәле эш тармаклары формалаштыруга бәйле, дип саный ТР икътисад министры.
Утырыш барышында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты бүгенге көндә районнарда сәнәгать мәйданчыклары булдырып калу гына түгел, ә аларны резидентлар белән тәэмин итү бурычы да тора, дип билгеләде. “Кече һәм урта бизнес үсеш алсын өчен, без сәнәгый мәйданчыклар булдыру таләбен куйдык, бүген алар Татарстанда – 63”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, алты муниципаль райондагы сәнәгать мәйданчыкларында нибары бер-ике генә резидент эшли. Болар – Аксубай, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары.
“Икътисад министрлыгы шуңа игътибар итәргә тиеш: без бит мәйданчыклар ясау белән генә чикләнергә кушмадык, – алар резидентлар булган җирдә эшләргә тиеш”, – дип билгеләде Татарстан Президенты.
Шулай ук бу көнне “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин (“Кече һәм урта эшкуарлык үстерү һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр булдыру хисабына Түбән Кама муниципаль районында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында”), “ICL-КПО ВС” компаниясе генераль директоры Виктор Дьячков (“Предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру коралы буларак санлаштыру”), “Казаньсельмаш” ҖЧҖ генераль директоры Рафис Мифтахов (“Казаньсельмаш” предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеге турында”) докладлар белән чыгыш ясады.
Коллегия буенча материаллар: http://mpt.tatarstan.ru/rus/materiali-po-podgotovke-i-provedeniyu-sovmestnoy-2579257.htm
2018 елның 27 февралендә 14:00 сәгатьтә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе (Казан ш., Универсиада авылы, 35 й.) базасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына уртак йомгаклау коллегиясе булачак.
Коллегия буенча материаллар: http://mpt.tatarstan.ru/rus/materiali-po-podgotovke-i-provedeniyu-sovmestnoy-2579257.htm
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов Америка Кушма Штатларында Россия илчесе Джон Хантсман белән очрашты.
Яклар Россия-Америка мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында сөйләште. Альберт Кәримов республиканың сәнәгый потенциалын презентацияләде, шулай ук Татарстан белән АКШ арасындагы агымдагы уртак проектлар һәм перспективалы сәүдә-икътисад һәм технологик башланыш юнәлешләре турында да сүз булды.
Исегезгә төшерик, АКШта РФ илчесе Казанда ике көнлек эш сәфәрендә. Визиты кысаларында Джон Хантсман ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Казан (Идел буе) федераль университетында, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, шулай ук Казанның ТЭЦ-3 булды, анда Американың GeneralElectric компаниясе җитештергән, илдәге иң куәтле һәм нәтиҗәле 9HA.01 турбиналары базасындагы газ-турбина җайланмасы белән тәэмин ителгән яңа блокны карады. Визит программасында “Иннополис” МИЗ, Свияжск утрау-каласына бару һәм күп кенә башка нәрсәләр планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тармак ветераннарын һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләрен Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итә:
“Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итәм!
23 февраль – ул Россиядәге хәрби шөһрәтлек, намус һәм дан күренешләренең иң яхшы гореф-гадәтләрен символлаштыручы бәйрәм. Бу көнне без дәүләтебезнең гайрәтлелеген һәм абруен ныгытуга үзеннән өлеш кертүче, үзенең эше белән Ватанга хезмәт итүче, аның илкүләм мәнфәгатьләрен һәм батырлыгын ныгытуга ярдәм итүче һәркемне тәбрик итәбез.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, мәрхәмәт, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!”
2018 елның 23 февралендә “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” АҖ 21631 проекты буенча кече ракета корабы сериясеннән унберенче корпуска нигез салу тантанасы булачак, аңа Россия Хәрби-диңгез флотының Баш җитәкчесе боерыгы белән “Наро-Фоминск” исеме бирелгән. Проектны эшләүче – “Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы” АҖ.
21631 проекты буенча кече ракета кораблары 950 тонна тирәсе су сыйдыра һәм 25 төенгә кадәр тизлек арттырырга сәләтле. Алар “Калибр” ракета комплексы, 100 миллиметр калибрлы А-190 артиллерия җайланмасы, шулай ук “Игла” зенит ракеталары өчен “Гибка” пуск җайланмалары һәм АК-630-2 “Дуэт” зенит артиллерия комплексы белән тәэмин ителгән. Бу проект корабларының билгеләнеше – дәүләтнең икътисад зонасын саклау һәм яклау.
Исегезгә төшерик, “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” АҖ стапельләрендә бүгенге көндә проектның тагын биш берәмлеге төзелә – “Вышний Волочек”, “Орехово-Зуево”, “Ингушетия”, “Грайворон” һәм “Град”.
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү буенча гаризалар info@zdship.ru электрон почта адресына яисә телефон буенча кабул ителә. Элемтә телефоны: +7 (962) 551-77-60