Татарстан Президенты "Вакууммаш" заводына булган сәфәре барышында "Ел инженеры" премиясе булдыру идеясен хуплады

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

"Вакууммаш" заводы илнең оборона сәләтлелегенә җитди өлеш кертте. Бу хакта бүген предприятиегә булган визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һ.б. катнашты.

Президент предприятиенең эш мәйданнарын, яңа станокларны карады, вакуумлы җайланма җитештерү процессы белән танышты. "Вакууммаш" АҖ җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка Россиядәге һәм чит илләрдәге партнерлар белән берлектә тормышка ашырыла торган өстенлекле проектлар турында сөйләде.

Шулай ук Татарстан Президенты предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Хәзерге вакытта укуын предприятиедә эшләү белән бергә алып бара торган КНИТУ-КХТИ вакуум техникасы кафедрасы аспиранты ТР Президентына, һөнәрне популярлаштыру өчен, ел саен "Ел инженеры" премиясен тапшыру идеясен хупларга тәкъдим итте.  "Әгәр сез рөхсәт бирсәгез, ул чакта безнең вуз аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә тормышка ашырырга әзер", – диде ул.

"Мин тулысынча хуплыйм. Минем юристларның, икътисадчыларның, филологларның һәм башкаларның ролен түбәнсетәсем килми, ләкин инженер – ул берникадәр башкача. Минем дә инженер белемем бар, ул тормышта теге яки бу мәсьәләләрдә юнәлеш алырга ярдәм итә. Шуңа күрә инженерның абруе һәм сез тәкъдим итә торган форма бик урынлы булачак", – дип җавап бирде Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовка әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнергә кушты.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының базисы – өстәлгән бәя булдырыла торган сәнәгать предприятиеләре ул, дип билгеләде. "Вакууммаш" АҖ – шундыйларның берсе.

"Ни өчен сез конкурентлы – чөнки сездә кафедра бар, сездә эшләнмәләр үзәге бар, сезнең чит ил партнеры бар. Могҗизалар булмый. Сез үз даирәгездә генә дә йомылырга мөмкин идегез. Сез бик тә әһәмиятле булган объектларда эшлисез, ә бу югары профессионаллык һәм сезнең осталык. Сездә тормышка ашырылган технологик чишелешләр мине таң калдырды. Бу бик тәэсирләндерә", – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-Информ" МА материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International