Казандагы ҖЭҮ-2 модернизацияләү җылылык-электр үзәге эшенең нәтиҗәлелеген хәйран арттырырга мөмкин иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген энергетика предприятиесендә эшләүчеләр белән очрашу барышында сөйләде.
ТР Президенты билгеләгәнчә, ышанычлы рәвештә энергия белән сакчыл эш итү – ул төбәкнең үсеш нигезе. "Бездә индустриаль республика, шуңа күрә дә энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәсендә җитди проектлардан башка без Татарстанны күрмибез", – диде ул.
ТР Президенты төгәл җайга салынган эш өчен хезмәт коллективына рәхмәт белдерде. "2017 елгы саннар нәтиҗәлелек, табыш, башка позитив күрсәткечләр, энергиянең бер киловаттына шартлы җылылык сарыфы, башкаланы һәм бездәге башка шәһәрләрне җылы белән тәэмин итү эшен чагылдыра. Бу эш сезнең тарафтан системалы рәвештә алып барыла", – диде ул.
ТР Президенты сүзләренә караганда, "Татэнерго" компаниясе бүген куәтләрне модернизацияләү буенча зур эш башкара. Планнарда – Зәй ГРЭСын техник яктан яңарту. "Мин ышанам, бездәге тәҗрибә һәм эшли белү аркасында, безнең теләктәшлек белән без әлеге җитди мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Предприятиедәге хезмәткәрләрнең берсе Президентка күмерне газ ягулыгына алмаштыруга кагылышлы сорау бирде. "Казанның ҖЭҮ-2 хәзер бар яклап торак йортлар белән әйләндереп алынган. Экологик торышны яхшырту һәм эш тармагындагы икътисадый нәтиҗәлелекне арттыру өчен безнең станциягә резервлы газүткәргеч проекты кирәк", – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне турыдан-туры газ китерүчегә – "Газпром трансгаз Казань" компаниясе гендиректоры Рәфкать Кантюковка юллады.
"Бүгенге көндә сезнең әле тагын 700 млн кубометрга арту мөмкинлегегез бар, – дип сөйләде Кантюков. – Без Миңлебай-Казан газүткәргеченең беренче өлешен үзгәртеп кордык. Узган елда "Богородское" АГБС эшләтеп җибәрдек. Быел "Черниково" ГБС төзелешен тәмамларга җыенабыз".
Татарстан Президентына шулай ук республика предприятиеләрендәге яшь хезмәткәрләр өчен эшче һөнәрләрнең республика чемпионатын оештырырга тәкъдим иттеләр, бу хезмәткәрләрнең күпчелеге яшь чикләмәләре булуга бәйле рәвештә WorldSkills чемпионатында катнаша алмый.
"Чемпионат шартларына килгәндә, әйе, 22 яшькә кадәр. Ләкин тармак чемпионатлары бар, тагын бер, 28 яшь белән чикләнә торган чемпионат бар. Һәм сез әйтә торган республика чемпионатын оештыру өчен дә мөмкинлекләр бар, бернинди дә авырлык юк. Минем уйлавымча, без моны эшләргә әзер", – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.