28 марттан 30 мартка кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә, автосервис өчен автоөлешләр, компонентлар һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә бренды булган Automechanika булышлыгында, дүртенче мәртәбә Автомобиль төзелеше буенча TIAF supportedbyAutomechanika 2018 халыкара форумы узачак.
Быел Форум экспозициясендә Россия, Төркия һәм Кытайдан әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрдән, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өчен запас өлешләр, автокомпонентлар, җайланмалар җитештерүчеләрдән һәм җиткерүчеләрдән эшләр куелган, алар яңа әйберләрне һәм иң яхшы продуктларны күрсәтәчәк.
Автокомпонентлардан гайре күргәзмәдә Россиядәге иң эре автоҗитештерүчеләрдән һәм дилерлардан йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар да булачак.
TIAF supportedbyAutomechanika 2018 форумының күргәзмә экспозицияләре кысаларында икенче ел рәттән Кытай җитештерүчеләренең автомобиль компонентлары буенча милли экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Кытайдан 80 компания тормоз камералары һәм дисклар, фильтрлар, кондиционерлар, радиаторлар, тизлек күчерү тартмалары һәм аларга запас өлешләр, пыяла чистарту җайланмалары, кабызу кәтүкләре һәм күп кенә башка нәрсәләрне күрсәтәчәк. Биредә шәхси сәүдә маркалары ассортиментын киңәйтү өчен турыдан-туры, бернинди арадашчыларсыз һәм өченче затлардан башка яңа мөмкинлекләр табу, Кытайдан җиткерүчеләр белән эшләү буенча консультацияләр алу мөмкин булачак.
28 һәм 29 март көннәрендә җитәкчеләр, автосервислар һәм автокибетләр сатып алу буенча белгечләр өчен махсус рәвештә күргәзмәдә Кытай компанияләреннән вәкилләр белән автокомпонентларны турыдан-туры сатып алу максатында аерым очрашулар оештырылачак. Әлеге очрашуларда катнашу – түләүсез, ләкин алдан теркәлүне таләп итә: https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/679500/
Күргәзмәне карау өчен чакыру билетын түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/manage/631577/