КНИТУ-КАИда тантаналы шартларда "КАИ-Keysight" автоматлаштырылган рәвештә проектлау системалары лабораториясе ачылды

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

21 март көнне КНИТУ-КАИның Яңа Технологияләрнең Алман-Россия Институты (ГРИНТ) бинасында Keysight Technologies (АКШ) компаниясе белән берлектә "КАИ-Keysight" автоматлаштырылган рәвештә проектлау системалары лабораториясен ачу тантанасы булды.

Әлеге тантанада сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, шулай ук Keysight Technologies компаниясе вәкилләре катнашты.

Keysight Technologies компаниясе бөтен дөнья буйлап югары технологияләре компанияләрдә кулланыла торган контроль-үлчәм алу җайланмаларын, автоматлаштырылган рәвештә проектлау системаларын җитештерү буенча дөньякүләм танылган лидерларның берсе булып тора.

Лабораторияләрне тәэмин итү өчен Keysight Technologies компаниясе 52 урынга исәпләнгән тулы-функциональ САПР Keysight EEsof пакеты лицензияләрен тәкъдим итә, анда SystemVue, ADS, Genesys, EMPro, IC-CAP кебек танылган системалар да бар.

САПР Keysight EEsof радиоэлектрон, инфокоммуникацион аппаратура эшләү буенча үтәли цикл тәэмин итә – концепция төзү, система дәрәҗәсендәге вазыйфаларны эшләтү (SystemVue), ВЧ һәм СВЧ компонентлары һәм җайланмалары, югары тизлекле санлаштырылган модульләр (ADS) эшләү, басма платалар һәм конструкцияләр (Genesys) эшләү, күләмле модельләштерү эшләре уздыру, уникаль 3Д электромагнит һәм температура анализы ясау.

"КАИ-Keysight" лабораториясе базасында студентларны бакалавриатның, специалитетның, магистратураның барлык профильле юнәлешләре буенча әзерләү, югары технологияле предприятиеләр – КНИТУ-КАИның стратегик партнерлары өчен белгечләрне яңадан укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү курслары оештыру, фәнни тикшеренүләр һәм эшләр уздыру планлаштырыла. Боларның барысы да формалашып килүче санлаштырылган икътисад өчен киләчәк системаларын эшләүдә иң заманча,  куәтле коралларга ия булган белгечләрне әзерләү буенча база тәэмин итүдә зур ярдәм булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International