ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

"Россия Федерациясендә сәнәгый сәясәт турында" 2014 елның 31 декабрендәге 488 номерлы Федераль законның (алга таба – Федераль закон) 14 статьясы нигезендә, сәнәгый сәясәтне тәэмин итү һәм сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлекне стимуллаштыру буенча федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматларны җыю, эшкәртү процессларын автоматлаштыру, сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектларына бирелә торган ярдәмнәр турында мәгълүмат җиткерү, сәнәгать торышы турында мәгълүмат алмашуның нәтиҗәлелеген арттыру һәм аның үсешен фаразлау максатларында Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы (алга таба – СДМС) булдырылды.

Федераль законның 14 статьясының 7 пункты нигезендә сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектлары СДМС операторына әлеге мәгълүмат системасына кертелә торган һәм файдаланышында федераль законнар нигезендә чикләнмәгән мәгълүмат булып тормаучы мәгълүматны тапшырырга бурычлы.

Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру максатларында Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 21 декабрендәге 1604 номерлы карары расланды, анда сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектлары тарафыннан СДМС тапшырыла торган мәгълүматның составы, аны тапшыру тәртибе һәм ешлыгы билгеләнә.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР сәнәгать предприятиеләренә расланган Карарда билгеләнгән составта һәм тәртиптә мәгълүматларны СДМС операторына тапшырырга кирәк. Формалар, шулай ук аларны тутыру буенча методик күрсәтмәләр Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 28.02.2018 № 585 һәм от 28.02.2018 № 586 (кушымтада бирелә) боерыкларында күрсәтелгән.

 

Кушымта


29
июнь, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Кораб төзү көне уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Гасырлар дәвамында Россия бөек диңгез державасы булды һәм шул рәвешендә саклана. Безнең борынгы бабаларыбыз атаклы диңгезчеләр һәм кораб йөртүчеләр булган һәм безнең көннәрдә судно төзүче һөнәре җәмгыятьтәге иң ихтирамлы һөнәрләрнең берсе булып тора.

Бүген "А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы" АҖ, "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ хезмәт итүчеләр хокуклы нигездә Россиядә судно төзелеше гореф-гадәтләренең хокуклы варислары һәм дәвам иттерүчеләре булып санала ала. Үзләренең хезмәте белән алар Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә, илнең оборонага сәләтле булу дәрәҗәсенә һәм, тулаем алганда, Россиянең икътисадый куәтенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

2018 ел республика дәрәҗәсендә дә, россиякүләм дәрәҗәдә дә кораб төзү өлкәсендә әһәмиятле вакыйга буларак билгеләнде – "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ үз эшен башлап җибәрде. Илдәге судно төзү буенча иң динамикалы рәвештә эшләүче предприятиеләрнең берсе буларак, Яшел Үзән суднолар төзү заводы корпорация составында нигезләүче буынга әйләнде, аның төп миссиясе илнең оборонага сәләтлелеген тәэмин итүдә һәм Россиянең су киңлекләрендә транспорт коммуникацияләрен үстерүдә дәүләт өчен әһәмиятле бурычларны уңышлы хәл итүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта һәр татарстанлы безнең төбәктә уникаль, ә иң мөһиме, сорала торган корабларны проектлый һәм төзи торган предприятиеләрнең булуы белән горурлана, әлеге предприятиеләр республиканы һәм илне дөнья буйлап таныта.

Мин ышанам, Татарстанның кораб төзүчеләре гореф-гадәтләрне саклап килер, яңа проектларны уңышлы гына гамәлгә ашырыр һәм ватанның судно төзелешен чәчәк аттыруга юнәлдерелгән иң югары казанышларга ирешер.

Хөрмәтле коллегалар! Ихлас күңелдән сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, яңа җитештерү казанышларын телим! Уңышлар сезгә юлдаш булсын!

 ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов

Хөрмәтле галимнәр, уйлап табучылар, новаторлар һәм рационализаторлар!

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Сезне "Уйлап табучы һәм рационализатор көне" һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм Сезнең намуслы хезмәтегез һәм тикшеренү, новаторлык, уйлап чыгару һәм рационализаторлык эшенә бирелгән булуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!

Уйлап табу һәм рационализаторлык эше Татарстан Республикасында фәнне, техниканы һәм технологияләрне, мәгарифне һәм мәдәниятне инновацияле үстерүдә иң сорала торган өлкәләр булды һәм булып кала да.

Бүген республикадагы күпчелек предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр, агымдагы икътисадый вәзгыятькә яраклашып, үсеш алуын дәвам итә: тикшеренүләрне һәм җитештерүне оештыруны һәм аның технологиясен камилләштерә, акыл мөлкәте кеше яшәешендәге әһәмиятле өлкәләрнең берсенә һәм инновацияне үстерүдәге төп ресурска әйләнде.

Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, җитештерүдә һәм хезмәттә уңышлар телибез, планнарыгыз тормышка ашсын һәм киләчәккә ышанычлы караш белән яшәгез!


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 июньдә Россия Сәнәгатьне үстерү фондының экспертлар советы "КАМАТЕК" ҖЧҖнең КАМАЗ кабинасы экстерьерына SMC детальләр җитештерүне оештыру буенча проектын хуплады.

Бүгенге көндә Европаның әйдәп баручы җитештерүчеләре SMC материалын йөк һәм җиңел индустриядә киң куллана. Үзебезнең илдәге җитештерү тармагында куллану мисалы булып "КАМАЗ" ГАҖ әйтергә була, анда тулысынча композицион детальләрдән ясала торган яңа кабиналы автомобильләр җитештерелә. SMC файдалану нәтиҗәсендә йөк автомобиленең кабинасын шактый җиңеләйтү, төрле конструктив элементлар бердәм төенгә берләштерү һәм шуның белән шактый икътисадый нәтиҗәлелеккә ирешү мөмкин булган.

26-29 июньдә Татарстанга Халыкара кием-салым федерациясе генераль сәркатибе Маттейс Криети килде.

International Apparel Federation – Халыкара кием-салым федерациясе, мода һәм кием салым индустриясендә, атаклы барлык брендларны, сәүдә челтәрләрен, фәнни институтларны, җитештерүчеләрне, җиткерүчеләрне һәм дөньяның барлык почмакларыннан җиңел сәнәгать ассоциясен дә кертеп, мәнфәгатьле якларны берләштереп тора.

Татарстан Республикасына булган визитның максаты – IAF әгъзаларының чираттагы утырышын уздыру өчен Казанны эш урыны сыйфатында карау.

Визит кысаларында Татарстан Республикасының җиңел сәнәгать тармагындагы вәкилләре белән очрашулар оештырылды, "Мелита" мех фабрикасының җитештерү урыны һәм сәүдә йорты, Казанның зур сәүдә үзәкләре, атаклы дизайнер – престижлы бренд авторы һәм аңа нигез салучы Катя Борисованың мода йорты каралды. Визит барышында Маттейс Криетига шулай ук Казанның Ипподром күргәзмә мәйданчыкларында республика җитештерүчеләренең, яшь дизайнерларның, "КФУ" ЮББ ФДАМУ һәм "КНИТУ" ЮББ ФДАМУ тәмамлап чыгучыларның эшләнмәләр экспозициясе күрсәтелде, ул IAF әгъзасы булып тора.

Белешмә өчен:

Халыкара кием-салым федерациясе – дөньяда җиңел сәнәгатькә ярдәм күрсәтү буенча иң абруйлы берләшмә булып тора. Федерациягә 50 илдән ассоциация керә, аларның әгъзалары булып 150 меңнән артык җиңел сәнәгать предприятиесе, шулай ук аларга ярдәм күрсәтү, аларның логистикасы, хезмәткәрләрнең культурасын һәм белемен үстерү белән шөгыльләнүче компанияләр, җайланма җитештерүчләр тора.

Федерациянең бурычлары: җитештерү һәм сату өлкәсендә бизнесны берләштерү, җиңел сәнәгать өлкәсендә халыкара багланышта торуны җәелдерү, җиңел сәнәгать тармагында дөньякүләм белемнәрнең төп базасын аккумуляцияләү, монда ук дизайн да, җитештерү дә, дистрибуция, сәүдә итү, технологияләр һәм белем бирү дә керә.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 24 июнендә 18.27 сәгатьтә "Челтәр компаниясе" ААҖнең Төен филиалының 220 кВ подстанциясендәге Әлмәт электр челтәрләрендә 110 кВ 1 һәм 2 шин системалары аварияле рәвештә эшләүдән туктады, 110 кВ Төенле-ГПЗ һава линиясенең сүндергеченә зыян килү нәтиҗәсендә Т-1 трансформаторының 110 кВ сүндергеченең күрше күзәнәгенә май ташланган иде.

Әлеге авария нәтиҗәсендә Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт муниципаль районында алты торак пунктта яшәүче 80 мең тирәсе кеше электр белән тәэмин ителүдән мәхрүм калды.

110 кВ 1 һәм 2 шин системасында зыян килгән урыннарны билгеләү буенча оператив эшләр уздырылганнан соң, 19.06 сәгатьтә кулланучыларны электр белән тәэмин итү эшен җайга салу эшләре башланды, ул 20.42 сәгатьтә тәмамланды.

Зыян күргән җайланмада оешкан рәвештә авария-торгызу эшләре уздырылды.

2018 елның 24 июнендә 19.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү штабын җыю игълан ителде, ул 20.30 сәгатьтә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов җитәкчелегендә эш башлады.


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Владимир Бусыгин, “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бүген изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия булган эш тармагын эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты.

Изобутилен изопрен чыгару чималы булып тора – синтетик изопрен һәм бутил каучук җитештерүдә төп компонент, шин сәнәгатендә, төрле билгеләнештәге резина-техник эшләнмәләр чыгаруда киң кулланыла. Шулай ук изобутилен “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ алюмоорганик берләшмәләр алу өчен дә кулланыла.

Изобутилен җитештерү буенча яңа эш тармагы – елына 330 мең тоннага кадәр СКИ-3 изопрен каучук җитештерүне арттыру программасы кысаларында изопрен-мономер заводына булган өч инвест-проектның икенчесе.

Эксплуатациягә кертелгән эш тармагы 68 яңа эш урынын булдыру мөмкинлеген бирәчәк. Ул җайланманың һәм персоналның куркынычсыз эшләве, шулай ук энергонәтиҗәлелек һәм экологиялелек буенча барлык заманча технологик чишелешләргә җавап бирә.

Белешмә өчен:

Нижнекамскнефтехим” ГАҖ безнең илдә синтетик каучук, пластик һәм этилен җитештерүчеләр арасында алдынгы позицияләрне биләп торучы иң зур нефть-химия компанияләренең берсе. “ТАИФ” компанияләре төркеменә керә. Компаниягә 1967 елда нигез салына. Эш куәтләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан.

Чыгарыла торган продукция ассортиментында 120дән артык төр. Акционерлык җәмгыяте продукциясе Европаның, Американың һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 50 иленә экспортлана. Продукциянең гомуми күләмендә экспорт өлеше 50% тирәсе тәшкил итә.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казанга Иран Ислам Республикасы Мелли Банкы генераль директоры, “Мир Бизнес Банк” АҖ Директорлары советы рәисе Мөхәммәд Реза Хоссейн Задех килде. Визитның максаты – Казанда “Мир Бизнес Банк” АҖ филиалын ачу мөмкинлеге хакында сөйләшү. Эш программасы кысаларында, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәт вәкилләре белән, рәсми очрашулар уздыру күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Мелли Банкының Татарстан Республикасы белән Иран Ислам Республикасы предприятиеләренең уртак проектларында катнашу мөмкинлеге турында фикер алышыначак.

Визит барышында шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән, шулай ук Россия кредит оешмалары вәкилләре белән очрашу да булачак.

Белешмә өчен:

“Банк Мелли Иран” ААҖ – беренче милли Иран банкы, ул 1927 елда Мәҗелес (Иран Парламенты) боерыгы нигезендә булдырыла һәм шул вакыттан бирле Ирандагы иң дәрәҗәле банкларның берсе булып килә. 1960 елда Маркази Банкы булдырылганчыга кадәр БМИ Иранның Үзәк банкы функцияләрен үтәп килә. Шуннан соң үзәк банкынң барлык вазыйфалары аның тарафыннан Үзәк банкка тапшырыла.

“Мир Бизнес Банк” акционерлык җәмгыяте 2002 елның гыйнварында теркәлә, банк операцияләрен башкаруга 3396 номерлы лицензия 2002 елның 15 апрелендә Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан бирелә.

“МБ Банк” АҖ 100% дәрәҗәсендә чит ил капиталы катнаша торган банк, аның бердәнбер акционеры һәм гамәлгә куючысы булып “Банк Мелли Иран” ААҖ (Тегеран) тора.

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә ТРда сәнәгый продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенең Татарстан Республикасында сатыла торган бензинның һәм дизель ягулыгының сыйфат мәсьәләсенә багышланган чираттагы утырышы булды.

Очрашу барышында комиссиядә катнашучылар Татарстан Республикасында сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерүдә тоту буенча уздырыла торган эш нәтиҗәләрен карады. “ТЭР рациональ файдалану идарәсе” ГБУ башлыгы урынбасары Шамил Гомәров һәм “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ директоры Вячеслав Чичковның чыгышлары тыңланды.

“ТЭР рациональ файдалану идарәсе” ГБУ башлыгы урынбасары Шамил Гомәров республикада сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатын яхшырту буенча уздырылучы чаралар турында сөйләде һәм аның торышына кагылышлы динамиканы күрсәтте. Әйтик, 2005 елда алынган пробаларның 22% артык өлеше сыйфат таләпләренә җавап бирмәгән булса, бүгенге көндә әлеге күрсәткеч 3-3,5% тәшкил итә.

Нефть һәм газ продуктлары сату өлкәсендә республикадагы әйдәп баручы компанияләрнең берсе булган “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ директоры Вячеслав Чичков “Татнефть” ГАҖ АЗС нокталарында сатыла торган ягулыкның сыйфатын контрольдә тоту буенча уздырылган эшнең бөтен чылбырын тәкъдим итте.

Утырыш йомгаклары буенча комиссия әгъзалары әлеге оешмаларның эш нәтиҗәләре уңай булуын билгеләде һәм алга таба да АЗС сатыла торган ягулык сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшләргә киңәш итте.

Эшләүче яшьләр иҗатының “Наше время – Безнең заман” республика фестивале Татарстанда Республика Президенты булышлыгы белән 2013 елдан бирле уздырыла. Фестиваль дәүләтнең социаль-әһәмиятле проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестиваль миссиясе кадрларның яңа буынын формалаштырудан, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 04 июнендәге 1345-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә Фестивальнең сайлап алу турлары 2018 елның октябреннән ноябренә кадәр узачак һәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә дүрт зональ сайлап алу турын үз эченә алачак, супер финал һәм гала-концерт Казанда булачак.

Сезнең оешманы Фестивальдә катнашырга һәм команданы яисә башкаручыларны күрсәтергә чакырабыз (катнашучыларның яше 18 яшьтән 35 яшькәчә).

Фестивальнең яңартылган нигезләмәсе һәм кирәкле барча мәгълүматлар түбәндәрәк урнаштырылды, шулай ук Фестиваль сайтында да бар: www.bzzm.ru.  

Катнашу өчен 2018 елның 25 сентябренә кадәр Фестиваль нигезләмәсенә туры китереп заявка тапшырырга кирәк.

Фестивальдә катнашкан өчен оештыру кертеме алынмый. Катнашучыларны фестивальгә китерү чыгымнарын командировкага юллаучы як түли.

 Фестивальнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.06.2018 № 485 карары белән расланган нигезләмәсе;

Фестиваль уздыруның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының №1345-р, 04.06.2018 күрсәтмәсе белән расланган сроклары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International