16 июньдә Иннополиста “Шнейдер Электрик” фәнни-тикшеренү үзәге ачылды.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары – министр Альберт Кәримов катнашты.
“Шнейдер Электрик” компаниясе Россия базарында инде күптән таныш һәм сәнәгатьнең күп кенә проектларын тормышка ашыруда катнаша. “Игътибар Иннополиска төште, чөнки биредә югары квалификацияле инженерлар бар, биредә яшәве дә, эшләве дә уңайлы”, – дип сөйли компания вәкилләре.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең әһәмиятле элементы – ул импорталмаш. “Компания безгә каршы килде һәм биредә бүлекчә ачты. Шик юк, гамәлгә кертеләчәк программа продуктларына ихтыяҗ булачак. Ул – куркынычсызлык системасы, автоматлаштыру системалары. Иннополис компания тарафыннан үзәк ачу өчен сайлап алынды, чөнки биредә, чыннан да, кирәкле әйберләрнең барысы да бар”, – дип ассызыклады ул.
14 июнь көнне Казан шәһәрендә Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев ике көнлек визит белән булып китте.
15 июньдә Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов белән берлектә алар ТР сәнәгать предприятиеләренең продукция күргәзмәләрен карады.
Республика кунагы Яшел Үзән судно төзү заводы, КАМАЗ, Форд Соллерс заводы, Казан вертолет заводы, “Эникс”, “РариТЭК” һәм “ОКБ Симонова” компанияләре продукцияләре белән танышты.
Билгеләп үтелгәнчә, хезмәттәшлек итү барышында Казакъстанга Казан вертолет заводында җитештерелгән 20 граждани һәм хәрби вертолет җиткерелгән.
– Машина төзү комплексында, углеводород чималын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә безне зур перспективалар көтә. Сез нефть табу өлкәсендә алдынгы технологияләрне куллану өлешендә иң зур нефть иле. Безнең дә бу өлкәдә зур эш тәҗрибәсе тупланды, – дип билгеләде ТР Президенты.
Казакъстан Президенты сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерүдә зур потенциал күрә. Бүген Казакъстан белән Татарстан арасындагы үзара сәүдә әйләнеше $700 млн. тәшкил итә. Нурсолтан Назарбаев әлеге сумманы $1 млрд. җиткерү мөмкинлегенә ышануын белдерде. Казакъстан Президенты үзара хезмәттәшлек перспективалы юнәлешләре арасында шулай ук авыл хуҗалыгын, медицина һәм гуманитария өлкәсен дә атады.
2018 елның 12 июнендә НАМИ фәнни-тикшеренү үзәге белән Кама автомобиль заводының уртак эше – махсус кече класс өчен пилотсыз “ШАТЛ” электробусы презентацияләнде.
Транспорт чарасы санлаштырылган карталар, навигация системалары һәм техник күрү органнары белешмәләрен файдаланып, каты түшәмәле юллардан пассажирлар ташу өчен билгеләнгән; 12 урынга исәпләнгән һәм сәгатенә 25 чакрымга кадәр тизлек арттыра ала.
“ШАТЛ” Казансу елгасы яры буенда махсус юлда статик һәм дианмик торышларында күрсәтелде.
Хөрмәтле тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм һәм Сезнең намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм!
Җиңел сәнәгать иң күп сорала торган һәм сатып алучыга якын булган сәнәгать тармакларының берсе булып кала бирә.
Бүген республикадагы күп кенә җиңел сәнәгать предприятиеләре, агымдагы сәнәгый вәзгыятькә яраклашып, үсеш алуын дәвам итә: җитештерү технологиясен камилләштерә, ассортиментны киңәйтә һәм үз продукциясенең сыйфатын арттыра, шул ук вакытта, гореф-гадәтләр белән инновацияләр кертү арасында балансны да уңышлы гына саклап килә.
Әлеге бәйрәм көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, хезмәттә һәм дизайнерлыкта уңышлар телим, планнарыгыз тормышка ашсын һәм киләчәккә ышаныч белән карагыз!
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов
Казан ш. Залесный торак биләмәсендә “Корпорацияләр кроссы” корпоратив чабышлары булды, анда Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларыннан спорт яратучы хезмәткәрләр җыелды.
Тантаналы ачышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Ольга Павлова һәм Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов катнашты.
Альберт Кәримов үзенең сәламләү чыгышында болай дип билгеләде: “Корпорацияләр кроссының көннән-көн күбрәк популярлык казануы сөендерә”. Ул шулай ук предприятиеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләренә үзләренең коллективларын үстерүгә, заманча корпоратив культурасы булдыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
“Корпорацияләр кроссы” 3 чакрымлы аралыкка төрле каршылыкларны үтеп, командалар белән ярышулардан гыйбарәт. Юлның буеннан буена һәр команданы төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге 12 каршылык көтә, аларның һөнәр һәм сәнәгать темасына бәйләнешле оригиналь атамалары бар.
Корпоратив чабыш икенче мәртәбә уздырыла. Быел Кросста яңалыклар булдырылды: чабышта катнашучының һәркайсына чиплы браслет бирелә, ул трассаны узу вакытын тапшыра, мәгълүматлар зур экранда пәйда була. Моннан тыш, каршылыклар полосасында да үзгәрешләр бар: һәр киртә катлауландырылган һәм исеме үзгәртелгән.
Барча Татарстаннан 80 команда-катнашучы быел спорт дистанциясен узды. Командалар арасында Татарстанның “Казаньоргсинтез” ГАҖ, “Татнефть” ГАҖ, “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ, “Татспиртпром” АҖ, “Танеко” АҖ, “Татэнерго” АҖ, “Химград” технополисы ҖЧҖ, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ һ.б. зур предприятиеләреннән командалар катнашты.
Ярышлар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
“Сәнәгый булмаган сектор оешмалары һәм учреждениеләре” номинациясендә махсус приз – Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет
“Сәнәгый булмаган сектор оешмалары һәм учреждениеләре” номинациясендә:
1 урында – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” региональ иҗтимагый оешмасы;
2 урында – Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте;
3 урында – Физик культура һәм спорт комитеты.
Махсус приз – Казан ш. МББК Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты
“Урта һәм кече предприятиеләр” номинациясендә:
1 урында – “Челтәр компаниясе” ААҖ;
2 урында – МОНОЛИТ М4 ҖЧҖ;
3 урында - ЯДРАН- ОЙЛ.
“Эре предприятиеләр” номинациясендә:
1 урында – “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ;
2 урында – “ТАТЭНЕРГО” АҖ;
3 урында – “Горький ис. Яшел Үзән заводы” АҖ.
“Кросс”ның барлык кунаклары һәм анда старт вакытын көтүче катнашучылар өчен интерактив күңел ачу мәйданчыклары, фудкорт, концерт программасы һәм профессионал фитнес-тренерлардан сәгать саен күнекмәләр оештырылган иде.
2018 елның 6 июненнән 8енә кадәр Иннополис шәһәрендә “Сәнәгый Россиянең санлаштырылган индустриясе-2018” конференциясе булды.
Әлеге конференциядә Федерациянең 44 субъектыннан 5 меңгә якын кеше, шулай ук чит илләрдән партнерлар һәм кунаклар катнашты.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары – министр Альберт Кәримов, министр урынбасарлары Алмаз Хөсәенов һәм Алексей Савельчев катнашты.
Конференциянең соңгы көнендә пленар сессия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Иннополис университеты холлында оештырылган махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашучы-компанияләрнең эшләнмәләре белән танышты. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектларның күбесе республикада тормышка ашырылырга мөмкин, дип билгеләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“Санлаштырылган кооперация. Дәүләт белән бизнес хезмәттәшлегендә яңа мөмкинлекләр” пленар сессиясендә Рөстәм Миңнеханов, сәламләү сүзләре белән чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, әлеге конференция кысаларында белгечләр үзләре өчен файдалы фикер алышачагына ышануын белдерде, моннан тыш, конференция мәйданчыгы – партнерлар табу өчен дә менә дигән мөмкинлек булып тора.
Пленар сессиядә спикерлар булып Иннополис университетының күзәтүчеләр советы рәисе Николай Никифоров, РФдә Бөтендөнья банкы программалары җитәкчесе Кристофер Миллер, НИУ ВШЭ вице-президенты Игорь Агамирзян, “Автоматика” концерны башлыгы Сергей Сахненко, Евразия икътисад комиссиясенең тышкы базарлар, мәгълүматлаштыру, мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча министры Карине Минасян чыгыш ясады. Очрашуның модераторы булып телевидениедә алып баручы Тина Канделаки катнашты.
Татарстан Президенты санлаштырылган үзгәртеп кору кысаларында республиканың сәнәгый предприятиеләрендә тормышка ашырыла торган юнәлешләрне билгеләде. Ул шулай ук “Татнефть” нефть табу компаниясе керткән кайбер эшләнмәләр турында да хәбәр итте.
“Инде бүгеннән үк Татарстан предприятиеләрендә машина төзелешендә һәм нефть чыганакларындагы процессларны модельләштерү буенча үзебезнең ил программа продуктлары кулланыла”, – диде ул.
2009 елда “Татнефть” компаниясе Россиядәге нефть табучы компанияләр арасында беренчеләрдән булып “Интеллектуаль чыганак” проектын тормышка ашырды, 2014 елда “Санлаштырылган чыганак” һәм “Санлаштырылган скважина” методологиясен кертү юлы белән, санлаштырылган үзгәртеп кору стратегиясен гамәлгә ашыра башлады. 2016 елда пластлардан нефть алуны арттыру өчен заманча санлаштырылган чишелешләр нигезендә Геологик-техник чараларны модельләштерү үзәге булдырылды.
“Түбән Кама шин заводы”нда шин продукциясенең үзлекләрен яхшырту өчен покрышкаларга санлаштырылган сенсорлы чиплар кертелә, алар акыллы логистика төзергә булыша, – дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең вакытта шиннарда хәтта шиплар да юк иде, ә хәзер – сенсорлы датчиклар, алар һәр шинның нинди торышта булуы хакында мәгълүмат җиткерә! Мондый чишелешләр бик мөһим һәм сөендерә, чөнки бу эшкә безнең вузлар да кушылды. Бүген санлаштыруга бәйле күп кенә кызыклы юнәлешләр бар”.
Шул рәвешле, биредә без сөйләшә торган нәрсәләр җитештерү тармагына кертелә, дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов, һәм аларга ихтыяҗ бар.
Конференция кысаларында “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш тармагын санлаштыру” темасына түгәрәк өстәл узды, анда ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгыннан министр урынбасары Алмаз Хөсәенов “Татарстан Республикасы сәнәгатен санлаштырып үзгәртеп коруның стратегик сессиясе йомгаклары” доклады белән чыгыш ясады.
Шулай ук “КАМАЗ” ГАҖ, “Элекон заводы” АҖ, “КВЗ” ГАҖ һ.б. предприятиеләрнең вәкилләре дә чыгыш ясады. Чара азагында потенциаль проектлар һәм бурычлар турында фикер алышулар булды.
Белешмә өчен:
“Сәнәгый Россиянең санлаштырылган индустриясе” конференциясе - ул тармакара актуаль мәйданчык, тармакны консолидацияләү һәм сәнәгать вәкилләренең, ИКТ тармагы, оборона комплексы белгечләренең, инвесторларның һәм дәүләтнең санлаштырылган икътисадның, чималга бәйле булмаган экспортның, ОПК конверсиясенең һәм киберкуркынычсызлык тәэмин итүнең иң җитди һәм актуаль мәсьәләләр буенча глобаль диалогын тәэмин итү өчен булдырылган.
Чара РФ Президенты Хакимияте, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Санлаштырылган үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Ростех” дәүләт корпорациясе, “Росатом” дәүләт корпорациясе булышлыгы белән оештырылды.
2018 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Смоленск өлкәсенең Инвестицион үсеш департаменты башлыгы урынбасары А.В. Стрельцов һәм Смоленск өлкәсенең Кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Д.А.Аленин белән очрашу булды.
Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г.Я.Лернер, Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе С.В.Майоров һәм Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластерының Казандагы вәкиле А.А.Кәбиров катнашты.
Очрашу барышында яклар кластер сәясәте мәсьәләләрендә Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсе, машина төзелеше өлкәсендә, җитен, ювелир сәнәгать һәм башка эшчәнлек өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек итү перспективалары турында, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Смоленск өлкәсе белән ике арада хезмәттәшлек турында килешүне имзалау мөмкинлеге һәм Ике төбәк арасында үзара хезмәттәшлек буенча чаралар планы турында фикер алышты.
Бүген, 7 июнь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә 9 нчы “Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” (“АКТО”) махсуслаштырылган күргәзмәсенә һәм “Мин галәм сайлыйм” авиация бәйрәменә әзерләнү һәм уздыру буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Татарстан Республикасында “Ростех” дәүләт корпорациясе вәкиллеге җитәкчесе Сергей Загайнов, “Казан ярминкәсе” ААҖ җитәкчелеге, “КНИТУ-КАИ” ЮББ ФДАМУ, “Авиасалон” ААҖ, “Тулпар Эйр” ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы авиация предприятиеләре вәкилләре катнашты.
“Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” махсуслаштырылган күргәзмәсенә һәм “Мин галәм сайлыйм” авиация бәйрәменә әзерләнү буенча докладлар тыңланды, шулай ук күргәзмәнең аерым чараларына: Россия Авиаҗитештерүчеләре берлегенең IV корылтаена, халыкара катнашулы “Россия авиагаләм тармагындагы яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмалар” россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенә, Эшлекле авиациянең региональ форумына һәм стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеменең 6нчы утырышына бәйле мәсьәләләр турында да сүз булды. Киңәшмә барышында алга таба эшләү өчен тиешле йөкләмәләр формалаштырылды.
Белешмә өчен:
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән “2013-2025 елларга авиация сәнәгатен үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә 2002 елдан башлап ике елга бер мәртәбә “Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” халыкара күргәзмәсе уза.
Гадәткә әйләнгәнчә, анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән зур холдингларга, корпорацияләргә һәм фәнни-тикшеренү үзәкләренә керә торган компанияләр катнаша, әлеге компанияләр авиация җайланмаларын, коммуникация һәм элемтә системаларын, тренажерлар, эретмә, композит материаллар, очкыч аппаратлар, двигательләр һәм комплект өлешләр күрсәтә.
2018 елда әлеге чара 8-10 август көннәрендә узачак. Аның кысаларында Россия авиаҗитештерүчеләре берлегенең дүртенче корылтае, халыкара катнашулы “Россия авиагаләм тармагындагы яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмалар” россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе, Эшлекле авиациянең региональ форумы һәм стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеменең 6нчы утырышы узачак.
“Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” күргәзмәсе һәм аның кысаларында уздырыла торган барлык чаралар да А.Н.Туполев тууга 130 ел булуны, Ту-144 очкычының беренче мәртәбә күккә күтәрелүенең 55 еллыгын һәм дөньяда беренчеләрдән булып хатын-кыз-космонавт В.В.Терешкованың галәмгә очуының 55 еллыгын билгеләп үтүгә багышлана.
“Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” күргәзмәсе авиация һәм ракета-галәм сәнәгатен технологик үстерүгә багышланган мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен Россиядәге база чараларының берсе булып тора.
“Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” күргәзмәсе азагында, 2018 елның 10 августында, “Мин галәм сайлыйм!” авиация бәйрәме узачак, ул һава суднолары катнашында җәйге-тамаша кылуның мул программасын, парашютчы-классикларның күрсәтмәле сикерүләрен һәм күп кенә башка нәрсәләрне үз эченә алган авиашоу форматында узачак.
Кичә, 5 июнь көнне, “КАМАЗ” ГАҖ предприятиесендә “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ГАҖ (“БАК” ГАҖ) делегациясе булып китте. Әлеге визит Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе һәм “Төньяк-көнбатыш стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды катнашында оештырылды.
Делегация составында – “БАК” ГАҖ президенты Юрий Слюсарь, перспектив проектлар һәм мәгълүмат технологияләре буенча директор Сергей Медведев, техник директор – индустриаль модель үстерү департаменты директоры Юрий Тарасов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Визитның максаты – “КАМАЗ”ның яңа җитештерү технологияләре һәм проектлары белән танышу, шулай ук санлаштырулы үзгәртеп кору өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.
Эш программасы уртак “Федерал Могул Набережные Челны” предприятиесен караудан башланды, ул цилиндр-поршень төркеме детальләрен җитештерүгә махсуслашкан. Көн тәртибендә шулай ук – двигательләр заводын карау һәм Р6 двигателен җыю конвейерының эше белән танышу. Моннан тыш, делегация әгъзаларына кабина җыю конвейеры эшен, автомобиль заводындагы төп җыю конвейерын, КАМАЗ автомобильләре өчен К5 буынына караган кабина каркасларының яңа заводын, шулай ук “КАМАЗ-Автоспорт” үзәген, “КАМАЗ-мастер” спорт командасының база урынын күрсәттеләр.
“КАМАЗ” һәм “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” компанияләренең алга таба үсеше санлаштырылган рәвештә үзгәртеп корылуга бәйле, ул бүген көндәшлеккә сәләтле булуның төп шарты булып тора. Шушы көннәрдә Сколково һәм “Төньяк-көнбатыш стратегик эшләнмәләр үзәге” “КАМАЗ”да санлаштырылган үзгәртеп коруның проект-мәгариф программасы буенча ачык сессия һәм анда катнашучыларны сайлап алуны уздырды. “БАК” ГАҖ белгечләре Сколково бизнес-мәктәбе базасында санлаштырылган үзгәртеп кору проектлары акселерациясе программасын уздылар инде.
“КАМАЗ” ГАҖ рәсми сайты материаллары нигезендә
Балалар Казандагы иң борынгы, 1855 елда Крестовниковларның стеарин-шәм заводы буларак нигез салынган предприятиеләрнең берсе, бүгенге көндә көнкүреш химиясе җиткерүчеләр арасында лидер булып торучы предприятиегә сәфәр кылды.
Предприятиедә үз тарихларына бик сакчыл карыйлар: биредә музей бар, анда заводның һәм илнең бер ярым гасырдан артык үсеше турында таныклаучы экспонатлар тупланган, XIX гасырдагы станоклар һәм цехлар сакланып калган, бина үзе исә тарих белән сулый.
Экскурсантларга чистарту чараларын, сабын, савыт-саба юу өчен кирәк-яракларның заманча җитештерү тармакларын, тара җитештерү урыннарын күрсәттеләр, шулай ук “Нәфис косметикс” юа торган чаралар гына түгел, ә чимал да, төргәк тә әзерләве белән танылды.
Балаларга экскурсия бик ошады, ә кайберләре хәтта әлеге предприятиедә эшләүгә бәйле һөнәр сайлау турында да уйланып калды.