ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Альберт Кәримов 19-23 августта "Звездный" лагере базасында узачак "PROF хәрәкәт" VI Бөтенроссия җәйге һөнәри юнәлеш бирү форумы ачылышында катнашты. Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә "КАМАЗ" ГАҖ тарафыннан оештырылган.

"PROF хәрәкәт" форумы чираттагы тапкыр бөтен илнең урта һәм югары уку йортлары студентларын җыйды. Яр Чаллыга Краснодар краеннан, Волгоградтан, Кемерово һәм Саратов өлкәләреннән, Чуашстаннан һәм Татарстаннан 200дән артык укучы килгән.

Форум эшендә "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин, завод һәм предприятие бүлекчәләре директорлары, шулай ук Татарстанның төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.

Быел форум "Эшче һөнәрләр елы"на һәм "КАМАЗ" ГАҖнең 50 еллыгына багышланган. Чараның төп темасы – "Процесслар сыйфаты аша продукция сыйфаты".

"PROF хәрәкәт"нең максаты – яшьләргә үз төбәгендә карьера төзү мөмкинлекләре турында сөйләү. Катнашучылар World-кафеда була, "КАМАЗ" топ-менеджерлары һәм министрлыклар вәкилләре белән аралаша, "КАМАЗ" сыйфат департаменты директоры Антон Сарайкинның лекциясен тыңлый, эшлекле уеннарда, конкурсларда катнаша ала.

"КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Полимер көне" тармак чарасы узды. Республиканың химия тармагы экспертлары полимер продукцияне экспортлау һәм импортлау мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Киңәшмәләр залында республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук тармакның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре җыелды.

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, полимер материаллар сәнәгате – Татарстан Республикасының мөһим тармагы, ул республикадагы сәнәгый җитештерүнең гомуми күләмендә 25%ын тәшкил итә, дип билгеләп үтте.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә республика сәнәгать предприятиеләренең ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагындагы илкүләм проектларда катнашу мөмкинлеге турында фикер алышу булды. Аларга "Халыкара кооперация һәм экспорт" һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" керә.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ вәкилләре предприятиеләргә ярдәм итү чаралары һәм илкүләм проектларда катнашу шартлары турында җентекләп сөйләде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Полимер көне программасының икенче өлеше тармак министрлыклары һәм компанияләренең профильле белгечләре чыгышларына багышланган иде.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгече Максим Адрияшин полимер продукциягә таможня пошлиналары ставкаларының агымдагы вәзгыяте, шулай ук әлеге ставкаларны үзгәртү мөмкинлеге турында сөйләде.

Доклад белән шулай ук ТР Икътисад министрлыгы вәкиле Юлай Миңнуллин да чыгыш ясады. Ул Татарстанда инвестицион проектларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

"Технониколь" корпорациясе һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ вәкилләре полимер сәнәгате тармагының актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары турында сөйләде.

Полимер көне чакырылган компанияләрнең презентацияләре белән тәмамланды. "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ, "Гранд Полимер" ҖЧҖ һәм "Примо" ҖЧҖ киңәшмәдә катнашучыларга полимер сәнәгате өлкәсендә үз предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләде. 


18
август, 2019 ел
якшәмбе

Якшәмбе көнне "Казан" гаилә үзәге мәйданчыгында Россия һава флоты көненә багышланган "Мин күк йөзен сайлыйм!" бәйрәме узды. Бәйрәм җиденче тапкыр узды һәм үз мәйданчыгында 30 меңгә якын кешене туплап, шәһәркүләм статусын раслады, чарага җыелган кешеләр арасында самолетларга, очышларга һәм күккә битараф булмаган казанлылар, авиация тармагы ветераннары һәм профессионаллары, белгечләр һәм студентлар бар иде.

Бәйрәмдә WorldSkills Russia-2019 дөнья чемпионаты финалы алдыннан WorldSkills хәрәкәте әләмен хөрмәтләү тантанасы узды. Бу 2019 елның 22 августында Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасына килер алдыннан эшче һөнәрләр хәрәкәте флагы узган юлда соңгы чара булды.

ТУ-95, ТУ-160, ТУ-22МЗ һәм ТУ-214 хәрби авиация судноларының, гомуми билгеләнештәге Stinson 108 авиациясенең, Цесны-172, "Фермер", "Роланд", "Саванна" һәм "АНСАТ", "Ми-8", "Ан-2", "Як-12", "Bell 206В3" вертолетларының демонстрацион очышлары күккә күтәрелеп караган кешеләрнең сокланулы карашларын җыйды. Россиянең классик парашют спорты буенча иң яхшы парашютчылары төшү төгәллегенә сикерде.

Традиция буенча, бәйрәмнең бизәге авиашоу – "Русь" пилотаж төркеменең чыгышы булды. Очучылар Л-39 "Альбатрос" реактив өйрәнү-күнекмә алу самолетларында катлаулы элементларны күрсәтте.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ерак авиация җитәкчесе Сергей Кобылаш, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, стратегик мәсьәләләр буенча вице-президент һәм World Skills International Стратегик үсеш комитеты рәисе Йос де Гои һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Татар-информ" МА материаллары файдаланылды


16
август, 2019 ел
җомга

"Мин күкне сайлыйм!" бәйрәмендә беренче мәртәбә Туполев ис. КАЗ җитештергән ике ТУ-214 борты очып узачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев сөйләде.

"Әлеге бәйрәм безнең авиатөзүчеләребезнең киләчәк буыны, күк йөзен һәм җәйге техниканы яратучылар өчен махсус оештырылган", – дип билгеләп үтте Илдар Мингалиев.

"Авиапром" ААҖ Очыш хезмәте идарәсе башлыгы Дмитрий Волошин сүзләренә караганда, "имин очу һәм тамашачылар иминлеге безнең очкычлар төркеме өчен иң мөһиме".

Исегезгә төшерәбез, шәһәр бәйрәме 18нче август көнне 15:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр "Казан" гаилә үзәге территориясендә узачак.

Бәйрәм кунакларын мавыктыргыч тамаша гына түгел, ә профориентация аллеясы, байкерлар шоуы һәм концерт программасы да көтә.

Сибгат Хәким урамы 14:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ябык булачак. Бу хакта "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры урынбасары Любовь Ахманаева белдерде.

Тэглар: Татмедиа Я выбираю небо авиашоу Центр семьи Казан

 


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "В.И.Шимко исемендәге Радиоэлектроника ФҖБ" АҖ башлангыч биргән Сынау-конструкторлык бюросы 294 оешуга 70 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.

Тантаналы чарада рәсми затлар: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, предприятиенең генераль директоры Ронис Шәрипов, Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, шулай ук предприятие ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Котлау сүзләре белән Альберт Кәримов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы сәнәгате үсешенә "В.И.Шимко исемендәге Радиоэлектроника ФҖБ" АҖ керткән өлешнең бәяләп бетергесез булуын билгеләп үтте, шулай ук предприятиене истәлекле дата белән котлады:

"Завод үзенең юбилеен куәтле һәм перспективалы сәнәгать предприятиесе буларак каршы ала", – диде Альберт Кәримов.

Чара кунаклары өчен бию һәм вокал номерлары катнашында концерт программасы, шулай ук предприятие хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы оештырылды.

Бүләкләр арасында: "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден-медале, ТР Президенты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Рәхмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы һәм башкалар.

"Сынау-конструкторлык бюросы 294" 1949 елның 15 августында, СССР Министрлар Советы карары нигезендә, авиация аппаратурасын үзләштерү өчен прибор заводында (хәзер "Радиоприбор" АҖ) оештырыла. Алга таба предприятие исемен берничә тапкыр үзгәртә – Фәнни-тикшеренү институты 334, "Казан фәнни-тикшеренү электрофизика институты", “Радиоэлектроника Казан фәнни-тикшеренү институты", "В.И.Шимко исемендәге Радиоэлектроника ФҖБ".

Бүгенге көндә СКБ 294 "В.И.Шимко исемендәге Радиоэлектроника ФҖБ" АҖ исемен йөртә. Владимир Шимко – СССР радиосәнәгать министры (1987-1988 еллар, 1989-1991 еллар); алга таба - "Радиокомплекс" корпорациясе президенты. Аның исеме предприятиегә 2000 елда бирелгән.

Тэглар: Шимко радиоэлектроника ОКБ 294 юбилей


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген "ИНВЭНТ" технополисы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында күчмә утырыш узды.

Чакырылган предприятиеләр арасында – "ТАИФ", "Татэнерго", "ТАНЕКО", "Татнефть", "КАМАЗ", "Челтәр компаниясе" һәм "КЭР-Холдинг" ИК".

Көн тәртибендә "ИНВЭНТ" ДК мәнфәгатьле потенциаль партнерлар, аерым алганда, Татарстан Республикасының энергетика комплексы вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләсе торды.

Кереш сүз белән "ИНВЭНТ" ҖЧҖ генераль директоры Леонид Резников чыгыш ясады. Ул предприятиенең агымдагы эшчәнлеге турында җентекләп сөйләргә һәм барлык сорауларга җавап бирергә әзер булуын белдерде.

Кунаклар өчен компанияләр төркеме составына керүче "ТАТКАБЕЛЬ", "Таттеплоизоляция" һәм "ИНВЭНТ-Электро" производстволары буенча экскурсия оештырылды.

 "Бүген сезнең күбегез әлеге компания белән хезмәттәшлек иткәндә ачыла торган яңа мөмкинлекләрне күреп алыр дип ышанабыз", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.

Тэглар: сотрудничество партнерство ИНВЭНТ

 


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Кытайның иң эре нефть компанияләренең берсе булган "Дациннефть" вәкилләре өч көнлек визит белән "Татнефть"тә. Делегация составында – CNPC Кытай милли нефть-газ корпорациясе вәкиллеге башлыгы Чан Фуцюань һәм "Дациннефть" ҖЧҖ генераль директоры Сун Лундэ.

"Дациннефть" CNPC бүлендек компаниясе булып тора һәм дөньяда иң эре, сыйфатламалары буенча "Татнефть"нең Ромашкино яткылыгына охшаш Дацин нефть ятмасының берсен эшкәртә.

Визитның беренче көнендә, 13 августта, баш геолог – "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары Рәис Хисамов белән очрашуда кунаклар Татарстан һәм Кытай нефтьчеләренең хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты.

"Дациннефть"нең визит программасында – Әлмәт дәүләт нефть институтында һәм Модельләштерү үзәгендә булу, шулай ук "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе скважиналарында Татарстан нефтьчеләренең алдынгы казанышлары белән танышу.

Тэглар: Татнефть Китай


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бу якшәмбедә Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында Төрекмәнстанга килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Беренче Каспий икътисадый форумында катнашу өчен Төркмәнбаш шәһәренә килде. Делегация составына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре һәм профильле университетлар вәкилләре керә.

11 августта Альберт Кәримов Төрекмәнстан финанс һәм икътисад министры Батыр Базаров белән очрашты. Яклар уртак проектлар һәм эш юнәлешләре, шул исәптән, Татарстан һәм Төрекмәнстан сәнәгать предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлек кысаларында фикер алышты.

Форумны үткәрү турында карар Актау шәһәрендә (Казакъстан Республикасы) Бишенче Каспий саммитында кабул ителгән. Әлеге чара Каспий буе дәүләтләренең килешүләрен тормышка ашыру һәм киләчәктә хезмәттәшлекне ныгыту процессында мөһим звено булырга тиеш.

Каспий икътисадый форумы "Аваза" илкүләм туристик зонасы территориясендә уза һәм берничә чараны үз эченә ала: Халыкара конференция, Каспийның инновацион технологияләр күргәзмәсе һәм шартнамәләр, килешүләр һәм контрактлар имзалау.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы берничә экспозиция тәкъдим итә. Бина эчендә "КМПО", "Эйдос-медицина", "Татхимфармпрепараты", КНИТУ-КХТИ, К(Идел буе)ФУ продукциясе белән гомуми стенд урнаштырылган. Урам экспозициясендә "КВЗ", "МВЕН" фирмасы", "РариТЭК" һәм башка предприятиеләр продукциясе тәкъдим ителгән.

Үз стендлары белән "Татнефть" һәм "КАМАЗ" чыгыш ясады, потенциаль клиентларга үз эшчәнлегенең төп бизнес-юнәлешләрен күрсәтте.

Татарстан Республикасы делегациясе "Каспий диңгезе: халыкара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту файдасы" дигән Халыкара конференциядә катнашты. Чара барышында уртак инвестицион проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру, махсус икътисадый зоналар оештыру һәм аларны үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, цифрлы икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.

Төрекмәнстанга килүнең чираттагы этабы булып полиэтилен һәм полипропилен җитештерү буенча газ-химия комплексына бару булды. Завод 2018 елда ачылган. Бүгенге көндә заводның куәте елына 5 млрд кубометр табигый газ эшкәртү һәм 13 төр полимер чыгару мөмкинлеген бирә.

Визит ахырында Татарстан делегациясе халыкара инновацион технологияләр күргәзмәсендә булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Каспий икътисадый форумы мәйданчыкларында "ОПК "Ак Барс" АҖ, "КЭР-Холдинг" ИК" ҖЧҖ, "КАМАЗ" ГАҖ (Татарстан Республикасы) һәм "Туркмендениздеряеллары" агентлыгы, "Балкан" суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау заводы" АҖ, "Туркменхимия" дәүләт концерны (Төрекмәнстан) катнашында хезмәттәшлек турында берничә мөһим килешү төзелде.

Тэглар: Туркменистан сотрудничество Каспийский экономический форум

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

 

 

 

2019 елның 14 октябрендә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында Россия-Австрия эшлекле советының 12 нче утырышы узачак.

Утырышта түбәндәге темалар буенча фикер алышу планлаштырыла:

  • инфраструктура, транспорт, коммуналь хуҗалык;
  • машина төзелеше, станоклар төзелеше, автомобиль сәнәгате;
  • әйләнә-тирә мохитне саклау технологияләре, энергетика, сәнәгатьне, предприятиеләрне һәм оешмаларны цифрлаштыру.

Кызыксынган очракта, сездән 2019 елның 20 августына кадәр тутырылган анкетаны әлеге электрон почта адресына җибәрүегезне сорыйбыз Golovatiy.A@gmail.com

Урыннар саны чикләнгән.

Тэглар: деловой совет Россия Австрия


9
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән "КЗСК" ААҖ банкрот дип танылган һәм аңа карата конкурс производствосы процедурасы кертелгән. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "КЗСК" ААҖ продукциясен китертүдә мәнфәгатьле предприятиеләр белән берлектә, конкурс шартларында, шул исәптән мөлкәт комплексын арендага бирү мөмкинлеге белән дә, производствоны саклап калу буенча мөмкин булганча эш алып барыла.

"Банкротлык (бөлгенлеккә төшү) турында" 2002 елның 26 октябрендәге 127-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары нигезендә заемчының производство эшчәнлеген саклау (дәвам иттерү) турында карар кредиторларның гомуми җыелышында кабул ителә. 

Бүген, 9 август көнне, "КЗСК" ААҖ завод идарәсе бинасында (Лебедев ур., 1) кредиторлар җыелышы булды. "КЗСК" ААҖ җитештерү куәтләрен мәнфәгатьле инвесторга арендага тапшыруның норматив-хокукый нигезен эшләп чыгару максатында конкурс производствосын үткәрү чорында җитештерү эшчәнлеген хәл итү турындагы мәсьәлә 2019 елның 30 августыннан соңга кичектерелде.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, мәнфәгатьле барлык якларны җәлеп итеп, "КЗСК" ААҖ эшен тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк.

Тэглар: КЗСК КЗСК-силикон


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International