Бүген World Skills Kazan-2019 дөнья чемпионатын уздыру кысаларында Казанда Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге генераль директоры Николай Соломон булып китте.
Визит вакытында ул "Татарстан" ДТРК телекомпаниясендә (Россия 24) булды һәм "Business FM Казан" радиостанциясенең интервью бирде, "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә булышлык итү" илкүләм проекты хакында кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
ФКҮ җитәкчесе хезмәт җитештерүчәнлегенең нәрсә икәнлеге, илкүләм проектта дәүләтнең һәм бизнесның роле, катнашу шартлары, сайлап алу процедурасы һәм предприятиеләр өчен ярдәм итү чаралары турында сөйләде.
Николай Соломон шулай ук Татарстан Республикасында илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышы турындагы фикерләре белән дә уртаклашты: "производительность. рф сайтына Татарстанның 80 артык предприятиесеннән гариза керде. Ел ахырына кадәр илкүләм проектка 63 компания кертү планлаштырыла, илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында барлыгы 350 җирле компания сакчыл җитештерү принципларын үзләштерергә тиеш, 2000нән артык кеше белем ала алачак".
"World Skills" чемпионатын уздыру хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итәме?" дигән сорауга ФКҮ генераль директоры болай дип җавап бирде:
"Россия World Skills хәрәкәтенә 2012 елда кушылды. Бу чемпионат эшче персоналны әзерләүгә югары таләпләр куя. Бу, үз чиратында, илебездә белем бирү стандартлары һәм программалары үсешен стимуллаштырырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше турыдан-туры кадрларның квалификациясенә бәйле бит".
Николай Соломонның эш программасы World Skills International ябылу алдыннан Future Skills блокларының компетенцияләрен бүләкләү тантанасында катнашу белән тәмамланды.