"Вертолеты России" холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Һава транспорты федераль агентлыгыннан (Росавиация) Ми-38 серияле иң яңа граждан вертолетын күпләп чыгару өчен җитештерүче сертификаты алган. Беренче машина заказчыга бу ел ахырына кадәр җибәреләчәк.
Кулланылган техник чишелешләр нәтиҗәсендә вертолет йөк күтәрүчәнлеге, пассажирларны сыйдыру һәм төп очу-техник характеристикалары буенча үз классына караган башка машиналарны уздыра. Максималь очып китү массасы 15,6 тонна булган вертолет бортка яки тышкы элмә җайланмасына 5 тонна файдалы йөк алырга сәләтле. Пассажирлар өчен Ми-38 очкычы бортка 30га якын кешене алырга мөмкин.
Вертолетның өстәмә ягулык баклары белән транспорт конфигурациясендәге очышы 1000 чакрымга кадәр озайтыла. Ми-38 очкычы илдә җитештерелгән яңа двигательләр, аварияле ягулык системасы, йомшак грунтка һәм карга утырту өчен шассига өстәмә терәкләр белән җиһазландырылган.
"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бөтендөнья сыйфат көнендә "Казан ярминкәсе"ндә Татарстан Республикасының иң яхшы метрологларын һәм стандартизаторларын игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасында министр урынбасары Герман Лернер катнашты.
2015 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" конкурсында "Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүләр үсешенә зур өлеш керткән өчен" номинациясе барлыкка килде. Ул "Иң яхшы метролог", "Иң яхшы стандартизатор", "Иң яхшы сынау лабораториясе" һәм "Югары уку йортларын тәмамлаучыларның иң яхшы диплом эше" номинацияләреннән тора.
Республиканың иң яхшы метрологлары арасында — "КАМАЗ", "ТАНЕКО", "Татарстан Республикасы РТПЦ" хезмәткәрләре һәм башкалар. "ТРның иң яхшы стандартизаторы" номинациясендә – җиде кеше, шул исәптән КМПО, КВЗ һәм "Нижнекамскнефтехим"нан да, җиңүчеләр бар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң яхшы сынау лабораторияләре – "Белый Кремль" сыра кайнату заводы, "Татнефть", "Татинвестгражданпроект" лабораторияләре һәм башкалар. КНИТУ, КФУ һәм НИТУ-КАИ тәмамлаучылар "Иң яхшы диплом эшләре" номинациясендә дипломнар алды.
"Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ директоры Фәрит Туктаров коллегаларын лаеклы бүләкләре белән котлады.
"Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ материаллары буенча
14 нче ноябрьдә "Татэнергосбыт" АҖдә энергияне саклау темасына багышланган "Кояш куяны" X республика балалар иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Узган 10 ел эчендә конкурста Татарстан Республикасының 60тан артык шәһәр һәм торак пунктыннан 2675 бала катнашкан. 2228 рәсем һәм 447 шигырь (рус һәм татар телләрендә) җибәрелгән.
Конкурс гадәттәгечә балаларда зур кызыксыну уята. Яшь катнашучылар иҗади эшләрендә энергияне сак тоту темасына төрле техникада башкарылган хикәяләр һәм шигырьләр, рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре форматында идеяләр чагылдырган.
Чарада катнашучылар өчен конкурслар һәм эшләр күргәзмәсе белән бәйрәм программасы оештырылган иде. Конкурсантларга мактау бүләкләрен "Татэнергосбыт" АҖ директоры Рифнур Сөләйманов тапшырды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 4 яшьтән 17 яшькәчә балалар "Иң яхшы рәсем", "Иң яхшы хикәя яки шигырь" һәм "Иң яхшы эшләнмә" номинацияләрендә бүләкләнде.
"Татэнергосбыт" АҖ материаллары буенча
Фестиваль Татарстанда агымдагы елның 1 мартыннан 16 ноябренә кадәр узды. Заявка кампаниясе 1 октябрьдә тәмамланды. Зона буенча сайлап алу турлары Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы һәм Казанда зур уңыш белән узды.
Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә иҗади яктан үзләрен күрсәтергә тәкъдим итә.
Быел "Наше время - Безнең заман" фестивалендә катнашу өчен республиканың төрле милек формасындагы 174 предприятиесе, оешма һәм учреждениесе вәкилләре заявка биргән.
Быел фестивальдә катнашучылар арасында "Аммоний", "Нижнекамскнефтехим", "Әлмәт торба заводы", С.П.Горбунов исемендәге "Казан авиация заводы" – "Туполев" ГАҖ филиалы, "Татэнерго", "Татнефть-Нефтехим" ИК, "Казан дәүләт казна дары заводы", "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ һ.б. кебек республиканың танылган предприятиеләре һәм оешмалары бар.
Фестивальдә катнашучылар "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты", "Предприятиенең визит карточкасы" номинацияләрендә үз номерларын тәкъдим итте. Гала-концерт Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" АҖ, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге" ТИО, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе.
Проектның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстан Республикасының "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Фестивальдә җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Гран-при иясе – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалы командасы Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
ТР Президенты матбугат хезмәте һәм Руслан Шиһабетдинов материаллары файдаланылды
Альберт Кәримов Кытай Халык Республикасына булган эш сәфәре кысаларында "China Hi-Tech Fair" (CHTF) күргәзмәсендә булды. 2019 елның 17 ноябренә кадәр Кытайда югары технологияләр өлкәсендә "China Hi-Tech Fair" (CHTF) 21 нче халыкара күргәзмә эше дәвам итәчәк.
Күргәзмә кысаларында эшлекле очрашулар узды, аерым алганда, министр күргәзмәне оештыручы компаниянең топ-менеджеры белән очрашты.
CHTF ел саен үткәрелә һәм 1999 елдан бирле гамәлдә. Агымдагы күргәзмәдә якынча 500 мең кеше булган, ә 3 меңгә якын компания үз продукциясен, шул исәптән Россиядән дә, тәкъдим иткән.
Быел күргәзмә кысаларында ясалма интеллект, "акыллы" җитештерү, энергия саклаучы һәм "яшел" технологияләр, IT, 5G-технологияләр, биология һ.б. өлкәләрдә яңа технологияләр күрсәтелә.
Күргәзмәнең эш программасы профильле семинарлар, сәнәгать конференцияләре, инвесторлар һәм җитештерүчеләр өчен презентацияләр белән үрелеп бара.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында "#ЛидерыПРО – эффектив җитештерү 2.0" федераль хакатоны үткәрелә. Икътисадның чимал булмаган секторындагы Татарстан предприятиеләрен хакатонның төбәк этабында актив катнашырга чакырабыз.
Оештыручылар чарада катнашучылар арасыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Экспертлар советы тарафыннан эшләнгән җитештерү һәм корпоратив кейсларны көн дәвамында хәл итәчәк командаларны формалаштырачак. 2020 елда иң яхшы карарларны тәкъдим иткән командалар Мәскәүгә гомумроссия хакатоны финалына юл тотачак, анда башка төбәкләрдән халыкара стажировкага бару хокукы өчен җиңүчеләр белән көч сынашачак.
"#ЛидерыПРО – нәтиҗәле җитештерү 2.0" хакатонында катнашу түбәндәге мөмкинлекләрне бирәчәк:
- бөтен команда өчен халыкара стажировканы оту;
- халыкара икътисад мәйданчыкларында үз проектыңны тәкъдим итү;
- "Инновация лидерлары" берләшмәсе әгъзасы булу;
- үз тәкъдимнәрең һәм ноу-хау өчен экспертлардан бәя алу;
- танышлар, компетенцияләр даирәсен киңәйтү, һөнәри күнекмәләрне яхшырту;
- үз предприятиесендә генә түгел, ә илдә дә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыручылар командасына керү.
Хакатонны уздыру вакыты һәм урыны – 2019 елның 20 ноябре, 9:00 сәгатьтә, "Торатау" конгресс-холлы, Уфа шәһәре, Зак Вәлиди урамы, 2.
Катнашу өчен www.reglider.ru сайтында гариза калдырырга кирәк.
Катнашу мәсьәләләре буенча +7 (925) 722-26-47 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
Форд Соллерс Алабуга предприятиесе Ozonның эре интернет-кибетен Ford Transit автомобильләре белән тәэмин иткән. Агымдагы елның ноябрь ахырына кадәр компаниягә барлыгы 743 брендлы автомобиль кайтачак.
Ford Transit автомобильләрен сатып алу, ил төбәкләрендә машина бирү пунктларын арттыру максатыннан, интернет-кибет автопаркын киңәйтү кысаларында башкарылган.
Ford Transit файдасына сайлау әлеге автомобильләрнең югары ышанычлылыгы, сервисның түбән бәясе, үсеш алган дилерлар челтәре булу, сатканда автомобильләрне шактый югары бәядән җибәрә алу мөмкинлеге белән эшләнгән. Автомобильләр партиясенең күпчелек өлеше Мәскәүдә калачак, ә калганнары Россиянең эре шәһәрләрендәге пунктларга бүлеп биреләчәк: Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан, Краснодар, Самара, Ростов-на-Дону һәм башкалар.
Клиентларга заказны җиткерү өчен Ozon компаниясе тарафыннан 3100 кг металл Ford Transit фургоннары һәм уртача түбәле 3500 кг металл фургоннар, алгы һәм тулы приводлы модификацияләрдә сайлап алынган.
Автомобильләр 2,2 литрлы (125 ат көче) Duratorq TDCi двигателе һәм 6 баскычлы МКПП, кондиционер, дистанцион идарә пульты булган программалы алдан җылыта торган җайланма, кертеп ясалган Bluetooth магнитола белән тәэмин ителгән, бу исә йөртүчегә кесә телефонына игътибар итмәскә һәм хәрәкәтнең иминлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә.
Автомобильгә шулай ук арткы паркрониклар да урнаштырылган, алар машина йөртүчене артка хәрәкәт иткәндә булган тоткарлыклар турында кисәтә. Автомобильләр фирма төсенә – ачык зәңгәргә буялган һәм компаниянең логотиплары белән брендланган.
Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстан Республикасы делегациясенең Кытай Халык Республикасына булган визитының икенче көнендә Haier корпорациясенең цифрлы җитештерү эшчәнлеге һәм технологияләре белән танышу узды.
Альберт Кәримов корпорациянең индустриаль паркында булды һәм кондиционерлар җитештерү буенча "акыллы" завод, шулай ук кер юу машиналары җитештерү заводы белән танышты.
Haier "акыллы" заводлары автоматлаштырылган цифрлы модульләр комплексы булып тора, ул персоналга турыдан-туры ахыргы кулланучы белән элемтәгә керергә һәм продукция җитештергәндә аның барлык теләкләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
Бүген татарстанлылар Haier COSMOPlat яңа платформасы белән танышты. Нәкъ менә әлеге модель продукцияне кулланучы һәм ахырдан алучы белән турыдан-туры хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.
Заводлар белән танышканнан соң министр чит ил юнәлеше буенча Haier корпорациясе вице-президенты Ли Пан әфәнде белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Haier арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Мәсәлән, министр 2016 елда Яр Чаллыда суыткычлар җитештерү буенча Россиядә беренче заводны эшләтеп җибәрүне һәм агымдагы елда кер юу машиналары җитештерү буенча беренче завод белән "Хайер Рус" индустриаль паркын ачуны билгеләп үтте.
Татарстан ягыннан "Хайер Рус" индустриаль паркын төзү проектына гамәлгә ашыруның барлык стадияләрендә төрле яклап ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.
RenDanHeYi бизнес алып бару моделен корпорациягә кертү турында Ли Панның сөйләве зур кызыксыну уятты. Модель хезмәткәрләрнең киң автономлыгын, бюрократик чыгымнарны киметүне, шулай ук һәр хезмәткәр табышының эш сыйфатыннан бәйле булуын күздә тота.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан-Кытай хезмәттәшлегенә инде ун елдан артык. 2018 елда Татарстан Республикасы һәм Шаньдун провинциясе арасында хезмәттәшлекне үзара стимуллаштыру буенча чаралар планы имзаланды.
Көн азагында Татарстан делегациясе Haier HQ музеенда булды.
Халыкара сыйфат көнен сыйфат мәсьәләләре өстенлекле булган күп кенә илләрдә билгеләп үтәләр. Дөнья җәмәгатьчелеге беренче тапкыр бу көнне 1989 елда билгеләп үткән, ә алты елдан соң (1995) Европа сыйфат оешмасы бу атнаны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә, Европа сыйфат атналыгы дип игълан итә.
Дөньяның күп кенә илләрендә икътисадта иң беренче проблемаларның берсе – сыйфат. Ул һәр предприятие үсешендә уңыш ачкычы булып тора. Бу төшенчә әйләнә-тирә мохитне, кешенең физик һәм эмоциональ хәлен үз эченә ала торган тормыш сыйфаты белән бәйле. Әлеге проблемага игътибар җәлеп итү максатыннан Халыкара бәйрәм оештырылган да инде.
Бөтендөнья сыйфат көненең төп бурычы – дөнья базарында тәкъдим ителгән югары сыйфатлы хезмәтләрнең һәм җитештерелә торган продуктларның әһәмиятен арттыру. Товарлар җавап бирергә тиешле беренче критерий – кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлык, икенчесе – алар кулланучыларның күрсәтелгән нормаларына, ихтыяҗларына һәм өметләренә туры килергә тиеш.
Азык-төлек, товарлар, белем бирү, хезмәт күрсәтү сыйфаты – болар барысы да тормыш сыйфаты, кешенең психологик уңайлылыгы.
Бүген "Мода һәм Стиль. Казан – Көз" җиңел һәм текстиль сәнәгате товарларының махсус күргәзмәсенең эш программасы кысаларында "Җиңел сәнәгать товарларын зарури маркировкалау. Проблемалар. Чишелеш юллары" дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында узган чарада аяк киемнәре һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитештерүчеләре катнашты. Очрашуның модераторы – "Честный знак" илкүләм товарларны маркировкалау системасы вәкиле Виталий Лосюгин.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә аяк киемен зарури цифрлы маркировкалау гамәлгә кертелде, ул аяк киемнәре базарында эшләүчеләрне теркәүне күздә тота һәм 2020 елның 1 мартыннан башлап маркировкаланмаган аяк киеме сатуны тыя. Шул ук вакытта, зарури маркировкалау үзебезнекеләргә дә, чит ил продукциясенә дә кагыла. Зарури маркировка 2019 елның 1 декабрендә башлана, ә 2019 елның 27 июнендә җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау буенча эксперимент старт алган иде.
Товарларны маркировкалау системасы контрафакт продукциягә каршы көрәшүгә һәм түбән сыйфатлы продукция таралуын чикләүгә юнәлдерелгән. Экспериментта хәзер дару чаралары, аяк киеме һәм тәмәке маркировкалана. 2020 елга кадәр Хөкүмәт 12 атама буенча зарури маркировканы гамәлгә кертүгә, ә 2024 елга кадәр гаммави ихтыяҗ булган барлык товарларны колачлау планга кертелгән.
Фото "Казан ярминкәсе" КҮ тарафыннан бирелде