ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 4 декабрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру тармаклары өчен "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" дигән 19нчы халыкара күргәзмә эшли башлады.

Күргәзмәне оештыручылар – ТР Президенты ярдәмендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Станкоинструмент" Россия станокоинструменталь продукция җитештерүчеләр ассоциациясе һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ. 

Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 200дән артык компания катнаша. Үз продукциясен Татарстан Республикасы, Алтай крае, Новосибирск өлкәсе, Кырым Республикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдән предприятиеләр тәкъдим итәчәк. Күргәзмәдә катнашучылар арасында – Беларусь, Германия, Чехия һәм Швейцария компанияләре. 

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Күргәзмәне ачу тантанасында TTAF Elektronik Төркия компаниясе һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. 

Күргәзмәдә катнашучылар һәм кунаклар өчен эшлекле һәм фәнни чаралар планлаштырылган.  4 декабрьдә "Казан Экспо" мәйданчыгында Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләренең координацияләү советы утырышы һәм "Россия технологияләре һәм җиһазлары – Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы" темасына конференция узды. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм "Россия сыйфат системасы" коммерциясез автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов катнашында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә ачык конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

Күргәзмәне ачу белән берлектә, халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында "ЧПУлы станокларда фрезер эшләре", "ЧПУлы станокларда токарь эшләре", "Эретеп ябыштыру технологияләре", "Мехатроника" һәм "Әйберләр интернеты" компетенцияләре буенча Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатының өченче этабын ачу тантанасы узды.

Күргәзмә 6 декабрьгә кадәр эшләячәк. Программада Чехия һәм Россия арасында сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем утырышы, "Инновацияле машина төзелеше технологияләре, җайланмалар һәм материаллар-2019" халыкара фәнни-техник конференциясен, шулай ук Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләре белгечләренең бизнес-очрашуларын уздыру планлаштырыла. 


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча штаб утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр – электр энергетикасы предприятиеләрен 2019-2020 елларда ягып җылыту сезонына әзерләү һәм Урыссу энергия районындагы кулланучыларны энергия белән тәэмин итү.

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов 2020-2025 елларга Татарстан Республикасында электр энергетикасын үстерү схемасын һәм программасын эшләүгә техник бирем эшләү һәм раслау турында доклад белән чыгыш ясады.

Утырыш ахырында чарада катнашучылар 2020 елга төбәк штабының төп чаралар планы турында фикер алышты.

"Татэнергосбыт" АҖ виртуаль музее" проекты "МедиаЛидер–2019" корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары халыкара конкурсында "Клиентлар өчен иң яхшы digital-басма" номинациясендә җиңүчеләр арасына кергән.

Бүләкләү тантанасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә "Матбугат хезмәте-2019: PR-эшнең яңа технологияләре"  дигән халыкара гамәли конференция кысаларында узган.

"Татэнергосбыт" АҖ рәсми сайтындагы "Виртуаль музей" бүлеге Татарстан компаниясе һәм энергетика үсешенә багышланган. Бу – предприятиенең казанышлары һәм кыйммәтләре тарихы, ул иллюстрацияләрдә, видеороликларда, автобиографияләрдә һәм фотографияләрдә чагылдырылган.

Рәсми сайтта "Компаниянең үсеш тарихы" дигән махсус өстәлмә белән Татарстан Республикасы энергосистемасын формалаштыру һәм "Татэнергосбыт" предприятиесе барлыкка килү чорлары белән 1930 еллардан алып безнең көннәргә кадәр танышырга мөмкин.

Проект кысаларында хикәяләре виртуаль музей битләрендә очерклар рәвешендә урнаштырыла торган ветераннар белән очрашулар оештырыла. Татэнергосбыт үсешенә шәхси өлеш таныклыклары компаниянең элеккеге җитәкчеләре белән интервьюда ачыла.

"Татэнергосбыт" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 4-6 декабрендә "Казан Экспо" МКҮ территориясендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" дигән 19 халыкара махсуслаштырылган машина төзелеше күргәзмәсе узачак, әлеге чара материаллар эшкәртү, машина төзелеше технологияләре өлкәсендә әһәмиятле булып тора һәм Татарстан Республикасы белән Идел буе сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә.

Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Станкоинструмент" Россия станок-инструменталь продукция җитештерүчеләр ассоциациясе, Казан шәһәре мэриясе, "Казан ярминкәсе"ААҖ. Чаралар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уза.

2019 елда "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" күргәзмәсендә Россия һәм дөньяның төрле илләреннән 180 артык предприятие катнашачак, алар яңа буын интеллектуаль станок системаларын, алдынгы металл кисүче инструментны, контроль-үлчәү машиналарын, технологик җиһазларны һәм комплектлау җайланмаларын, инновацион конструктор эшләнмәләрен, эретеп ябыштыру җиһазларын һ.б. күрсәтәчәк.

Германия, Беларусь һәм Чехия Республикалары, Кырым Республикасы, Самара һәм Брянск өлкәләре предприятиеләре коллектив белән тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә җиһазларының күп өлеше, күп тонналы станокларны да кертеп, эшләгән хәлендә күрсәтеләчәк.

Гадәттәгечә, күргәзмә зур тармак чараларына бай эш программасы белән үрелеп барачак.

Күргәзмә кысаларында түбәндәге чаралар оештырылачак:

- Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләренең координация советы утырышы

- сәнәгатьне техник үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган халыкара фәнни-техник конференция

- "Станкоинструмент" ассоциациясеннән "Россия технологияләре һәм җиһазлары – Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы" конференциясе

- баш белгечләрнең бизнес-очрашулары, "Күргәзмәнең иң яхшы продукциясе", 5 компетенция буенча Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" ярышлары.

Күргәзмә сәнәгатьнең барлык тармаклары белгечләре өчен бик мөһим.

Заманча технологияләр һәм җиһазлар турында мәгълүмат алу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, партнерлык элемтәләрен алга таба ныгыту һәм үстерү максатыннан, 2019 елның 4-6 декабрендә күргәзмәне карарга чакырабыз!

Ел саен әлеге чарага 8000нән артык җитәкче, инженер, машина төзелеше һәм металл эшкәртү предприятиеләре технологлары, фәнни-техник оешмалар хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, күрше Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләрдән вәкилләр килә.

Әлмәт, Ижевск, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Түбән Кама, Түбән Новгород, Самара, Сызрань, Тольятти, Ульян, Чебоксар шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен "Казан Экспо" күргәзмә үзәгенә кадәр бушлай трансфер оештырылачак.

Бушлай трансферга заказ бирү өчен монда теркәлергә кирәк

Күргәзмәгә моннан бушлай чакыру билеты алырга була

"Казан ярминкәсе" ААҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә министр урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә узды. Эшче төркем составына ТР Хезмәт министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, һөнәри берлекләр һәм республиканың башка мәнфәгатьле оешмалары вәкилләре керде.

Утырышта агымдагы елның 10 аенда эш урыннарындагы травматизм буенча нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 10 ай эчендә республиканың төрле производстволарында 151 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларда 177 кеше зыян күргән. Алар арасыннан 38 очрак сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренә туры килә, ягъни барлык очракларның – 25,2 проценты.

Производствода травматизмның төп сәбәпләре – хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгына игътибарсыз карау, хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау буенча инструкцияләрдәге таләпләрне үтәвен тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотмау, эшләрне тиешенчә оештырмау, төзек булмаган машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, технологик процессны бозу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, хезмәткәрнең шәхси саклану чараларыннан файдаланмавы.

Утырышта катнашучыларның барысы өчен дә хезмәтне саклау торышын, хезмәткәрләрнең куркынычсызлык техникасын тайпылышсыз үтәвен контрольдә тоту эшен көчәйтү кирәклеге билгеләп үтелде.

Ноябрь аенда "КАМАЗ" ГАҖ "Ел экспортеры - 2019" премиясе кысаларында "Эре бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры" дигән абруйлы номинациядә икенче урынны яулады.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган "Ел экспортеры" премиясен алу өчен барлык федераль округлардан барлыгы 1600дән артык гариза тапшырылган булган. Экспортерлар түбәндәге номинацияләрдә җиңү яулау өчен дәгъва белдергән: "Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры", "Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры", "АСК өлкәсендә ел экспортеры", "Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры", "Яңа география" һәм "Ел ачышы". Катнашучыларның 70%тан артыгы – кече һәм урта бизнес субъектлары.

Бөтен дөньяга үзенең йөк автомобильләре һәм автодетальләре белән танылган "КАМАЗ" ГАҖ киеренке көрәштә "Эре бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры" номинациясендә көмеш медаль алган. Дөньяның 50дән артык иленә продукциясе китерелә торган компания яңа экспорт продуктлары булдыруы һәм Европаның биш хуплау сертификатына ия булуы белән билгеләп үтелгән. Моннан тыш, завод Евро-6 экологик стандартындагы КАМАЗ-5325 автомобильләренең сынау өчен җитештерелгән партиясен Литвага илтте.

Җиңүчеләр РЭҮ тарафыннан төрле бонуслар алачак. Алар арасында: чит ил базарларында чит ил партнерлары белән сөйләшүләрне шәхси рәвештә алып бару; экспорт контрактына хезмәт күрсәтүгә бонус тарифы; чит ил маркет-плейсында теркәлү; Мәскәүдә Экспорт мәктәбе базасында акселерация программасы буенча уку, шулай ук экспортерларга мәгълүмати ярдәм чараларының киң исемлеге.

Премия ике этапта, конкурс нигезендә үткәрелде. Башта җиңүчеләр 8 федераль округ дәрәҗәсендә бүләкләнгән, алга таба һәр номинациядә илкүләм дәрәҗәдә иң яхшылары билгеләнгән.

Киләсе елда премиядә катнашу өчен гаризаларны Россия экспорт үзәге сайтында бирергә мөмкин.

"Россия экспорт үзәге" АҖ материаллары буенча

Сыйфат өлкәсендә 2019 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Республикасыннан өч предприятие продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән өчен, шулай ук сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле алымнарын гамәлгә керткән өчен премиягә ия булган.  Бу – быелгы елда бер төбәктән иң күп призерлар саны. Сыйфат өлкәсендә 2019 елда РФ Хөкүмәте премиясенә Мәскәү, Кемерово, Грозный һәм Саратовтан, шулай ук Түбән Новгород, Новосибирск, Самара, Ульяновск өлкәләреннән һәм Кырым Республикасыннан 12 предприятие лаек булган.

1000нән артык хезмәткәре булган оешмалар категориясендә "КАМАЗ" ГАҖ (Яр Чаллы шәһәре) һәм "А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы" АҖ (Зеленодольск шәһәре).

250дән артык хезмәткәре булган оешмалар категориясендә премиягә "Татнефть" кадрлар әзерләү үзәге" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе лаек булган (Әлмәт шәһәре).

Җиңүчеләрне котлыйбыз!


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта агымдагы елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы кцрщш чараларын гамәлгә ашыру турында социаль-икътисадый мониторинг материаллары һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырыш ахырында комиссия дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан башка түләүле эш башкару турында хәбәр итү мәсьәләләрен карады.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан Республикасыннан читтә яшәгән, "Талантларны ачу" дигән яшь белгечләр форумында катнашучылар белән очрашты.

Форумны ел саен "Казан ачык талантлар университеты" АКО уздыра. Быел анда Россия субъектларыннан 50 яшь белгеч катнашкан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан һ.б.), шулай ук чит илләрдән дә (Төркия, АКШ, Германия) килүчеләр бар.

2019 елда форумның темасы – "Татарстан Республикасының социаль-икътисадый бурычлары өчен яшь белгечләрнең проект чишелешләре".

Катнашучылар төркемнәрдә аларның һөнәри мәнфәгатьләренә һәм тикшеренүләр өлкәсенә туры китереп формалаштырыла, профильле министрлык һәм ведомстволарга йөри, шулай ук Талантлар университеты тарафыннан ел дәвамында алып барыла торган проектларны ясый.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуга Мәскәү, Әстерхан, Копенгаген (Дания) һәм Мюнхен (Германия) шәһәрләреннән яшь белгечләр килде. Катнашучылар Татарстан предприятиеләрендә сакчыл җитештерү һәм бизнес-процессларны цифрлаштыру өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыра.

Алмаз Хөсәенов республиканың сәүдә-сәнәгать потенциалы турында сөйләде, шуннан соң яшь белгечләр гамәлгә ашырыла торган проектлар кысаларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

POZIS компаниясенә ("ПОЗиС" АҖ Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концерны составына керә) идарә рәисе Елена Георгиева җитәкчелегендәге Новикомбанк делегациясе килде. Эш сәфәре кысаларында кунаклар махсус машина төзелеше үзәгендә, суыту производствосында булдылар.

POZIS генераль директоры Радик Хәсәнов кунакларга җитештерү мәйданчыкларын шәхсән үзе күрсәтте, шулай ук аларны көнкүреш һәм медицина суыткыч продукциясенең күргәзмә үрнәкләре белән дә таныштырды.

Очрашу барышында яклар технологик прогрессны ныгытуга юнәлдерелгән бизнесны диверсификацияләү заводы проектларын гамәлгә ашыру максатларында киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, эре көнкүреш техникасы, медицина суыткыч җиһазлары, уникаль инструменталь җайланмалар, югары сыйфатлы машина төзелеше җиһазлары, сынау стендлары һ.б. җитештерү.

Банк прогрессив технологияләрне гамәлгә кертү нигезендә көнкүреш суыткыч техникасы һәм медицина суыткыч җайланмалары җитештерүне үстерү буенча предприятиенең инвестиция проектын финанслауда катнаша. Финанслауның гомуми суммасы – 600 млн.сумнан артык. Әлеге проект кысаларында, предприятиедә, көнкүреш техникасын төяп озату, саклау һәм ташу өчен алдынгы технологияләр кулланып, логистик үзәк төзелеше башланган. Склад комплексының гомуми сыйдырышлыгы 35 мең берәмлек көнкүреш техникасы тәшкил итәчәк.

"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International