ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Үзбәкстан Республикасы Сәмәрканд шәһәрендә "КАМАЗ" автомобильләре шассиен җыю буенча "УзАвто Трэйлер" ҖЧҖ компаниясенең яңа җитештерү линиясе ачылды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Эркинжон Турдимов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

Чара кунакларына "КАМАЗ" автомобильләрен җыю цехын, асылмалы һәм тагылма техника корпусын, детальләр җыю комплекты линиясен, газ баллоны җиһазларын җыю участогын, автопредприятиедә чыгарылырга тиешле йөк автомобильләре һәм коммуналь махсус техника модельләрен күрсәттеләр.

Җыю линиясе яңа җитештерү корпусында оештырылган, гомуми мәйданы 7,4 мең кв.м. Линия елына 3000 берәмлектән артык йөк автомобиле җитештерү куәтен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче заманча технологик һәм ярдәмче җиһазлар белән җиһазландырылган.

Тантана кысаларында "KAMAZ ASIA LEASING" ҖЧҖ белән "UzAuto TRAILER" АҖ арасында уртак предприятие төзү турында документлар имзаланды.

Уртак предприятие "бер тәрәзә" режимында КАМАЗ автомобильләрен лизингка сатып алганда, җиһазларны иминиятләштерүне, урнаштыруны һ.б. да кертеп, комплекслы продукт тәкъдим итәр дип көтелә.

ТР Президенты һәм "КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәтләре материаллары буенча

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Финляндия Республикасы белән Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча уртак эш төркеме утырышы узды.

Эшче төркем 2000 елда оештырылды, бүген аның XVI утырышы узды. Эшче төркем кунакларын һәм анда катнашучыларны министр урынбасары Илдар Мингалиев сәламләде:

Эш төркеме рәистәше, Финляндия Республикасы Мәшгульлек һәм икътисад министрлыгының Эшкуарлык һәм инновацияләр департаменты генераль директоры Илона Лундстрем фин ягы исеменнән сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Эш төркемендә Финляндиянең Мәскәүдәге Илчелеге, Финляндиянең Мәшгульлек һәм икътисад министрлыгы вәкилләре, шулай ук фин компанияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Шулай итеп, чүпне утильләштерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында "Europress Group Oy" вәкиле Денис Заколпский сөйләде. Компания калдыкларны утильләштерү белән шөгыльләнә, шул исәптән Россия шәһәрләрендә дә, чүпне сортларга аеру өчен эко-пунктлар оештыра.

"Molok Oy" компаниясеннән Дамир Буданец чүп өчен тирәнәйтелгән контейнерларның өстенлекләрен билгеләп үтте. Мондый контейнерлар өлешчә җирдә урнашкан, бу кулланыла торган территорияне экономияли, уңай икътисади нәтиҗәгә ия һәм һаваны дезодорацияләү мәсьәләсен хәл итә.

Нотыклар белән консалтинг фирмаларының, илнең югары уку йортларының фин вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре өчен җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, бетон идәннәр өчен капламалар җитештерүчеләр чыгыш ясады.

Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы тармак министрлыклары, ведомстволары һәм югары уку йортлары белгечләре катнашты. Алар экология һәм табигатьтән файдалану, циркуляр икътисад, инвестицияләр, белем бирү программалары һәм туристлык базары өлкәләрендә Финляндия белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен билгеләде.

Эшче төркем утырышына йомгак ясап, рәистәшләр киләсе утырышны Финляндиядә 2020 елның икенче яртысына билгеләргә дигән карар кабул итте.

Илдар Мингалиев азакта киләсе очрашу көн тәртибенә газ-мотор ягулыгы һәм инновацион технологияләр мәсьәләләрен кертергә тәкъдим итте.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23нче ноябрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2019-2020 еллардагы циклын ябу тантанасы узды.

Лаеклы бүләкләрне 24 компетенция буенча призлы урын алган 65тән артык катнашучы алды, аларның 7се ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән. 

Тантанада министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. Ул барлык җиңүчеләрне дә төбәк чемпионаты финалына чыгулары һәм WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында катнашу мөмкинлеге белән котлады.

2019 елның 22нче ноябрендә "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ оешуына 70 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә "ХXI гасырның өченче унъеллыгында суднолар төзелешен үстерүнең перспектив юнәлешләре" темасына фәнни-техник конференция узды.

Чара кунаклары өчен "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖнә керә торган предприятиеләр продукциясе күргәзмәсе, шулай ук республиканың иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды.

Бәйрәм чараларының мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Егоров, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, "Яшел Үзән ПКБ" АҖ генераль директоры Евгений Жирков һәм башкалар бар иде.

"Яшел Үзән ПКБ" АҖ материаллары буенча


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бу атнада Казакъстан Республикасының Россиядәге сәүдә вәкиле Нурлан Борамбаев Татарстан Республикасына визит ясады.

Эш программасы кысаларында Нурлан Оралбәк улы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

ТР Премьер-министры республиканың төп тармаклары үсеше турында сөйләде: нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, шулай ук машина төзелеше кластеры – вертолет һәм самолетлар төзү, "КАМАЗ" зур йөк машиналары җитештерү, суднолар төзелеше һәм башкалар турында сүз барды.

Нурлан Борамбаев Казакъстан һәм Татарстан бизнесы арасындагы элемтәләрне ныгыту кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр белдерде.

Казакъстан Республикасының Россиядәге сәүдә вәкиленең эш визиты югары технологияләр өлкәсендә эшләүче "ИТ-Парк" технопаркында һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгында дәвам итте.

Нурлан Борамбаев визитының икенче көнендә Татарстан компанияләре вәкилләре белән адреслы очрашулар узды.

Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы матбугат хезмәте материаллары буенча, фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 ноябрьдә Казан синтетик каучук заводының индустриаль партнеры "Синтез" АҖ ("Сәнәгать технологияләре" холдингы) предприятие продукциясен кулланучылар – судно төзүче заводлар белән, шул исәптән "Берләштерелгән суднолар төзелеше корпорациясе" белән, стратегик сессия үткәрде.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында узды. Сессия кысаларында продукциянең кирәкле номенклатурасын, шул исәптән агымдагы елга да, 2020-2022 еллар перспективасына дәүләт оборона заказы кысаларында да, җибәрүне яңарту планнарына бәйле мәсьәләләр каралды.

Сессия кысаларында шулай ук "КСКЗ" ААҖ каралды. Эш нәтиҗәләре буенча чаралар планы төзелде һәм судно төзүче предприятиеләргә өзлексез төяп озатуны тәэмин итү турында килешүгә ирешелде.

"ПОЗиС" АҖ (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керә) "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында бер миллион сумнан артык субсидия алган.

Предприятие Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (Татарстан Республикасы) белән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге персоналны укытуга бюджет акчалары хисабына субсидия бирү турында килешү төзегән. Предприятие "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проектында катнашып, әлеге максатларга үз акчаларын җәлеп итмәү мөмкинлеген алган.

Пенсия яшендәге 58 хезмәткәр кирәкле һөнәрләр буенча кыска вакытлы курслар узачак.

Предприятиенең 36 хезмәткәре "Механик җыю эшләре слесаре" белгечлеге буенча һөнәри белем алган. Әлеге юнәлеш буенча дәресләр 2020 ел һөнәри стандартларының квалификация таләпләрен исәпкә алып оештырылган. Җыюда технологик процессларның күнекмәләрен камилләштерү өчен һәр укучы лекцияләр тыңлаган һәм эш урынында җитештерү практикасы узган, "ПОЗиС" АҖ кадрлар әзерләү үзәге тарафыннан чыгарылган механик җыю эшләре буенча белешмәлек алган.

Шулай ук субсидия хисабына шәхси саклану чаралары да сатып алынган: махсус кием, аяк киеме, саклагыч күзлек, бармакчалы бияләйләр.

Әлеге акчалар сакчыл җитештерү инструментларына һәм методларына, остазлыкның заманча технологияләренә, компания эшенең нәтиҗәлелеген арттыру методларына, җитештерүчәнлекне арттыру технологияләренә өйрәтүгә кулланыла.

Тулы курс һәм уңышлы йомгаклау аттестациясен узганнан соң, укуларда катнашучыларга квалификация алу турында тиешле үрнәктәге документ биреләчәк.

 "ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

"Электроника" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) 2019/2020 төбәк чемпионаты ярышлары Казан радиомеханика көллиятенең технология мәйданчыгы базасында җәелдерелде. Конкурста Казан радиомеханика көллияте, Казан энергетика көллияте, КНИТУ-КАИ Инженерлар лицее һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 9 иң көчле вәкил катнашты.  Үз көчләрен сынап карарга башка төбәктән – Чиләбе радиотехника техникумыннан да бер катнашучы килгән иде.

Мәйданчык югары таләпләргә һәм нормативларга туры китереп әзерләнгән иде. Конкурсантлар заманча җиһазлар белән эшләде һәм чемпионатның беренче көнендә "Аппарат белән тәэмин итү прототипын проектлау/ схемалар эшләү" һәм "Басма плата проектлау" А2 модульләре биремен үтәде.

Конкурсантлар шулай ук конкурс биременең IPC стандартына туры китереп, басма плата әзерләүне һәм җыюны үз эченә алган А3 модулен үтәүгә керешәчәк һәм алга таба төзексез урыннарын эзләп, электро приборларын ремонтлау һәм элчәү эшләрен башкарачак.

Көллият территориясендә "Яшь профессионаллар" ачык төбәк чемпионатын үткәрү кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче һәм эшлекле чаралар үткәрелә: күргәзмәләр, укыту-методик берләшмәләр һәм мастер-класслар.

Казан радиомеханика көллияте материаллары буенча

Бүген Татарстан ДТРК радиосы эфирында (99.2 FM Казан, 92.1 FM Яр Чаллы, 103.9 FM Әлмәт, 101.1 FM Түбән Кама) "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында икътисадның чимал булмаган секторыннан экспортер предприятиеләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында тапшыру чыкты.

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов илкүләм проект структурасына салынган төп максатлар һәм бурычлар, илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр ирешкән икътисади нәтиҗәлелек һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Тапшыруны монда тыңларга мөмкин

Әлеге илкүләм проектларда катнашу буенча барлык сораулар белән түбәндәгечә мөрәҗәгать итәргә кирәк:

"Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы:

Екатерина Михайлова (843)210-02-87 Mihaylova.E.A@tatar.ru

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәкнең компетенцияләр үзәге:

Шамил Бәйрәмов (843)272-19-41 Shamil.Bayramov@tatar.ru

"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы:

Рамилә Мөхетдинова (843)210-05-88 Ramilya.Muhitdinova@tatar.ru


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Ханкинтатукку (Финляндия) компаниясенең директорлар советы рәисе, медицина фәннәре докторы, профессор Аймо Юхани Нисканен килде.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында профессор белән очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Яклар төрле категорияләрдәге азык-төлек өстәлмәләре җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Профессорның Татарстан Республикасына килүенең төп максаты – "Йөрәк-кан тамырлары авырулы пациентларны амбулатор алып баруның көнүзәк мәсьәләләре" дигән россиякүләм конгрессында катнашу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International