ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖдә диспетчерлык җитештерү идарәсен һәм баш энергетика идарәсен модернизацияләү эше тәмамланды.

Яңа бурычларны үтәргә сәләтле диспетчерлык пункты оештыру максатыннан, аны хәзерге вакытта иң заманча элемтә һәм җитештерү процессларын контрольдә тоту чаралары белән җиһазлаганнар.

Агынтыларның сыйфатын контрольдә тоту өчен интерактив карта эшләнгән, ул онлайн-режимда агып җыела торган суның сыйфатын күрергә һәм кирәк булганда оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

Җитештерү мониторингы системасын камилләштерүгә аерым игътибар бирелгән – онлайн-режимда предприятие бүлекчәләрендә технологик процессларның барышын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган видеоэкраннар (видеостена) урнаштырылган. Бу максатта компания белгечләре тарафыннан төрле программаларның тотрыклы һәм синхрон эше өчен кирәкле программалар эшләнгән.

Башкарылган эшләрдән соң "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ диспетчерларының заводларның видеостен карау мөмкинлеге барлыкка килгән. Алар тәүлек буе чимал агымнары хәрәкәтен, әзер продукция эшләп чыгару, төяп җибәрү буенча мәгълүматны һәм башкаларны күзәтеп тора алачак. Этилен заводының җитештерү мониторингының модернизацияләнгән системасы өчен технологик төеннәренең мнемосхемасы булдырылган һәм оптимальләштерелгән.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда Мерида шәһәрендә (Мексика) Сәяси конференциядә имза салу өчен БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе ачыла. Россия бу документка илләр арасында беренчеләрдән булып кул куйды.

Конвенция нигезләмәләре дәүләт үсешенең әлеге этабында аеруча мөһим, чөнки аерым затларның коррупциячеллеге милли байлыкка зыян китерә.

Дәүләт граждан хезмәткәрләренә карата "Дәүләт граждан хезмәте турында" федераль закон гамәлдә, ул аларның хокукларын һәм бурычларын, шулай ук дәүләт граждан хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне билгели.

Әлеге чара кысаларында 2019 елның 9 декабрендә Министрлык хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле, коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Александр Лохотской чыгыш ясады.

Чакырылган белгеч коррупциячел тәртип, шулай ук шәхси кызыксынучанлык һәм мәнфәгатьләр каршылыгы төшенчәләре турында сөйләде.

Социаль приютлардан һәм балалар йортларыннан 100дән артык бала "Минем һөнәрем" һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында POZIS компаниясендә (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына, шулай ук Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) булды. Проектның төп бурычы – яшьләргә һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итү.

Акция кысаларында POZIS яшьләр оешмасы вәкилләре яшь кунаклар өчен машина төзелеше һәм тимерчелек производствосына экскурсия уздырды, POZIS суыткыч продукциясен җитештерү процессы белән таныштырды. Балаларга суыткычларның сәнгать язмасы остаханәсе аеруча зур тәэсир ясады, анда профессиональ рәссамнар көнкүреш техникасын сәнгать әйберләренә әверелдерә.

Шулай ук балалар өчен ПОЗиС предприятиесе территориясендә урнашкан 34 нче янгын сүндерү-коткару часте мәйданында булу мөмкинлеге дә тудырылды. Белгечләр үз эшләре турында сөйләде һәм янгын сүндерү машиналарының заманча техник коралларын күрсәтте.

Чара ахырында акциядә катнашучыларга предприятиедә гамәлдә булган социаль программалар турында сөйләделәр. Аерым алганда, яшь белгечләргә ярдәм итү буенча проектлар турында.

Бүгенге көндә POZIS компаниясендә 30 яшькә кадәрге 900дән артык кеше эшли. Заводта яшь профессионалларны мотивацияләүдәге социаль ташламалар һәм гарантияләр системасы мөһим урын алып тора, алар коллектив килешүе белән беркетелә. Моннан тыш, POZIS үз хезмәткәрләре өчен һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән, спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларны да даими рәвештә үткәрә.

"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

2019 елның 7 декабрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2019-2020 еллардагы чемпионат циклының өченче этабын ябу тантанасы узды.

Лаеклы бүләкләрне 16 компетенция буенча призлы урыннар алган 45тән артык катнашучы алды, аларның 9ы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән.

Конкурстантларны һәм тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов котлады:

"Үз исемемнән җиңүчеләрне финалга чыгулары белән котларга телим. Ярышларда сез үзегезне лаеклы күрсәттегез һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирештегез. Әлеге чарада катнашу нәтиҗәсендә сез үз һөнәрләрегез турында күп яңалык белдегез, үзегез өчен яңа чикләр ачтыгыз, бәһасез тәҗрибә тупладыгыз, яңа танышлар таптыгыз."

Альберт Кәримов шулай ук чемпионатны үткәрүдә ярдәм иткән ТР Хөкүмәтенә, экспертларга, иганәчеләргә һәм партнер-предприятиеләргә рәхмәт белдерде.

"Яшь профессионаллар" төбәк чемпионаты тәмамланганнан соң конкурсантлар Новокузнецк, Кемерово өлкәсендә узачак VIII Илкүләм чемпионатка әзерләнә башлаячак, анысы 2020 елның 17-21 июль көннәрендә узачак.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Мәскәүдә "Газ Россия – 2019" XVII халыкара форумы узды. Форумны "Россия газ җәмгыяте" нефть-газ тармагы оешмалары берлеге оештырган.

Фикер алышуның төп темалары – газ тармагын үстерү перспективалары, табигый газга бәяләрне җайга салу, газ тармагын дәүләти җайга салу реформалары һәм башкалар. Катнашучылар арасында – Россия субъектлары, федераль министрлыклар һәм газ тармагының дәүләт корпорацияләре вәкилләре.

Альберт Кәримов форумда республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары турындагы доклад белән чыгыш ясады.

2018 ел нәтиҗәләре буенча табигый газ куллану 18 млрд.куб. метрдан артык тәшкил итә. 2019 ел башына Татарстан Республикасының газлаштыру дәрәҗәсе 99,51 %ка җиткән. 2019 елның 1 гыйнварына, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы бәяләве буенча, Татарстан Республикасы газ ягулыгы инфраструктурасын үстерү һәм компримацияләнгән табигый газ куллану буенча алдынгы позицияләрне били: республика территориясендә Менделеевск районында 20 АГНКС һәм 1 ПАГЗ эшли.

Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ куллану буенча йөк, махсус, юл-төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу һәм газ куллана торган итеп яңадан җиһазлау шактый потенциал бирергә мөмкин.

"Промрейтинг" агентлыгы сәнәгать буенча беренче тикшеренүне бастырып чыгарган, аның нигезенә Татарстан халкының төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә булган мөнәсәбәте салынган.

2019 елның III кварталында тикшеренү нәтиҗәләре буенча "ТАНЕКО", "КАМАЗ" һәм "Эссен" предприятиеләре лидер булып тора. "Ана" компанияләр арасында "Ростех", "Татнефть" һәм "ТАИФ" компанияләре иң яхшылары дип табылган.

Тикшеренү моделенә кешеләрнең предприятиеләр белән хезмәттәшлеге, мәсәлән, хезмәт шартлары һәм түләү, карьера мөмкинлекләре, җирле инфраструктурага акча салу һәм социаль йөкләнеш, экологик өлеш, шәһәр, республика һәм тулаем ил үсешенә керткән өлеше кебек аспектлар салынган.

Татарстан халкының социаль әһәмиятле сәнәгать предприятиеләренә карата лояльлек дәрәҗәсен тикшерү Республиканың кешеләр күпләп яши торган ун зур шәһәрен колачлаган.

"Татар-информ" МА материаллары буенча


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Казан-Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә машина төзелеше буенча эшлекле тармак күргәзмәсе кысаларында Сәнәгать һәм локальләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Чехния эш төркеме утырышы булды, анда Россия төркеме ягыннан рәис – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов һәм Чехия ягыннан рәис – Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Сектор экспертизасы һәм сәнәгый сәясәт департаменты эксперты Анна Никодимова катнашты.

Шулай ук төркем эшендә Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле Сергей Безруков, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Станок төзелеше һәм инвестицион машина төзелеше департаменты киңәшчесе Хәйрулла Җамалетдинов, Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге вәкиле Давид Войтишек, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Россия һәм Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук Чехия компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Ике яклы хезмәттәшлекнең төп темалары станок төзелеше, транспорт машина төзелеше, авиация сәнәгате һәм башка өлкәләрдә агымдагы һәм перспектив проектлар турында фикер алышу булды.

Хәзерге вакытта илдә автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар буенча проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла, Чехия производстволарын локальләштерү арта. Аерым алганда, Россиядән Чехиягә "Skoda" автомобильләрен экспортлау дәрәҗәсе арткан, 2019 елның 9 аенда 160 млн доллардан артык продукция кайтартылган. 2019 елның 6 аенда капиталда катнашу күрсәткече буенча Россиядә Чехиянең җыелган инвестицияләр күләме 259 млн доллар тәшкил иткән.

Чехия һәм Россия компанияләре вәкилләре чыгышларыннан соң, Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең сәнәгать һәм локальләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Россия-Чехия эш төркеменең XII утырышы беркетмәсенә кул куелды

2019 елның 4 декабрендә Киров өлкәсенең сәнәгать сәясәте министры Андрей Перескоков Татарстан Республикасында булды.

"Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры һәм Киров өлкәсе Сәнәгать сәясәте министрлыгы арасында килешү имзаланды.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Андрей Перескоков А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында да булды, анда аны завод генераль директорының беренче урынбасары Александр Филиппов каршы алды.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

"Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан-2019" күргәзмәсендә Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен тапшыру тантанасы узды.

Сыйфат өлкәсендәге премияләр – җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга төп юнәлешне билгеләгән оешмаларны дәүләт тарафыннан стимуллаштыруның нәтиҗәле инструменты. Бу конкурентлыкка сәләтле икътисад булдыру һәм гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру бурычларын хәл итүнең мөһим факторы.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Россия сыйфат системасы" АКО җитәкчесе Максим Протасов һәм башкалар катнашты.

Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә 15 нче ачык конкурс агымдагы елның гыйнварында башланган иде. Конкурста быел 83 оешма катнашкан: шуларның 70е – "Эшлекле камиллек" номинациясендә; 13 оешма – "Җитештерү системалары" номинациясендә. Катнашучылар исемлегенә шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә урнашкан 6 оешма да кергән: Самара, Томск, Краснодар, Түбән Новгород өлкәсе (Урень шәһәре), Башкортостан Республикасы (Белорецк шәһәре). Республикадан Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә урнашкан оешмалар аеруча активлык күрсәткән.

Үз чыгышында Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, тармак буенча сәнәгать предприятиеләре, медицина учреждениеләре, мәгариф өлкәсе оешмалары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре аеруча актив булган.

"Татарстан предприятиеләрнең сыйфат күрсәткечләре буенча илдә ныклы рәвештә икенче урында тора. Сыйфат өчен РФ Хөкүмәте премиясендә катнашучы предприятиеләрнең күбесе – сәламәтлек саклау һәм машина төзелеше өлкәләреннән", – дип билгеләп үтте Максим Протасов.

2019 елда Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алуга конкурс лауреатлары:

"Эшлекле камиллек" номинациясендә:

"ГКС" НПП" ҖЧҖ;

"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе" ДАССУ;

"Төбәкара клиника-диагностика үзәге" ДАССУ;

"ТАТПРОМ-ХОЛДИНГ" ҖЧҖ;

"Тиссан" ҖЧҖ;

"Компетенцияләр төбәкара үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" ДАҺБУ;

"Уютный Дом" идарәче компаниясе" ҖЧҖ.

"Җитештерү системалары" номинациясендә:

"Оргхим" ҖБ АҖ;

"ТНГ-Групп" ҖЧҖ.

2019 елда Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә конкурс дипломантлары:

"Эшлекле камиллек" номинациясендә:

"ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе" ДАССУ;

Казан шәһәренең 21 нче шәһәр поликлиникасы;

"7нче шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУ, Казан шәһәре;

Түгәрәк Алан эксплуатацион вагон депосы – "РТЮ" ААҖ филиалы – Үзәк инфраструктура дирекциясенең структур бүлекчәсе – Куйбышев инфраструктура дирекциясенең структур бүлекчәсе;

"Татспиртпром" АҖ филиалы "Усад ликер-аракы заводы";

"Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте" ДАҺБУ;

"1нче номерлы стоматология сырхауханәсе" ДАССУ.

"Җитештерү системалары" номинациясендә:

"Урал пружин заводы" ҖЧҖ.

Бүләкләү тантанасы ахырында "Россия сыйфат системасы" АКОның Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды.  Документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм "Россия сыйфат системасы" коммерциясез автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов кул куйды.

"Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан-2019" тармак күргәзмәсенең эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Машина төзелеше предприятиеләренең координацияләү советы утырышы узды. Тугызынчы утырышның төп темасы – "Инновацияле технологияләр һәм предприятие белән идарә итүнең заманча системаларын кертү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру".

Машина төзелеше комплексы безнең республика икътисадында мөһим роль уйный һәм 3 меңнән артык предприятиене үз эченә ала, шуларның 150се – эре предприятиеләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте:

"Хәзерге вакытта без барыбыз да диярлек сәнәгатьне цифрлаштыру, җитештерү процессын оптимальләштерү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм технологик процессларның нәтиҗәлелеге кебек проблемаларны исәпкә алып, үсеш векторын үзгәртергә кирәк булган күренешләр белән очрашабыз".

Сәламләү сүзе белән шулай ук Тюрингия (Германия) икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.

Утырышта инновацияле технологияләр һәм предприятие белән идарә итүнең заманча системаларын кертү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда реаль тәҗрибәгә ия булган компанияләрнең һәм предприятиеләр җитәкчеләренең докладлары тәкъдим ителде.

"Лин Коучинг" идарәче директоры Герт Хаар-Йоргенсен "Лин Коучинг" компаниясенең җитештерү предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга якын килүе турында сөйләде:

"Кешеләрне укыту мөһим, алар практика алырга, эш урыннарында шөгыльләнергә тиеш. Без предприятие эчендә нинди проблемалар булуын күрергә ярдәм итәбез".

"Лин Вектор" ҖЧҖ директоры Марат Хөсәенов, үз чиратында, оешмаларның операцион нәтиҗәлелеген арттыру турында сөйләде:

"Системалы моментларга игътибар итәргә кирәк, мәсәлән, компаниядә нинди мотивация бар, шул исәптән финанс системасы, нинди хисап системасы һ.б. Лидер компанияләргә персоналны дөрес җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче техникалар бар. Шулай ук без төрле төбәкләрдә дәүләт секторы һәм югары уку йортлары белән дә эшлибез".

СПбПУ ректоры Андрей Рудской машина төзелешендә инновацияле технологияләр һәм станоклар төзелешендә булган эшләнмәләр турында сөйләде, ә "Ямазаки Мазак" ҖЧҖ генераль директоры Макото Хасуо – җитештерүче Япония компаниясенең станок җиһазларын кулланып хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру темасына тукталды.

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры Александр Карпов хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру буенча завод тәҗрибәсе турында сөйләде. 

Утырышны тәмамлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дип ассызыклады:

"Без техник вузларга таянырга тиеш, безнең республикада сәнәгатьнең төрле тармак предприятиеләре бар, анда илебез фәнни базасының техник эшләнмәләрен куллану мөһим".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International