Эш бирүчеләргә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча киңәшләр

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Россия Федерациясендә яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау һәм Россия Федерациясе халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында, шулай ук гражданнарның сәламәтлек саклауга хокукларын гамәлгә ашыру чараларын күрү максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Карантин очрагында эшкә яраксызлык кәгазьләре рәсмиләштерүнең вакытлы кагыйдәләрен расларга карар кылган.

Татарстандагы эш бирүчеләргә югары температуралы хезмәткәрләрне эшеннән читләштерергә кирәк. Шулай ук кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары белән дозаторлар урнаштырыру зарур. Хезмәткәрләргә кул юу урыннарына ирекле керү мөмкинлеген тәэмин итәргә, тән температурасын үлчәтүне оештырырга, хезмәткәрләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүдә ярдәм итәргә һәм имин булмаган хәлдәге төбәкләргә хезмәткәрләрнең командировкалары графигын яңадан карарга киңәш ителә.

Коронавирус буенча имин булмаган илләрдән (Кытай, Көньяк Корея, Италия, Иран, Франция, Германия) кайткан кешеләр кайткан көннән башлап ике атна дәвамында өйдә булырга тиеш. Республика хөкүмәтендә билгеләнгәнчә, хасталык кәгазен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итмичә дә алырга була.

Чит илләрдән кайтучыларга шулай ук кайнар линия номерлары буенча шалтыратырга киңәш ителә: 8 (843) 296-02-24, 8 (843) 231-20-70 һәм авыру билгеләре барлыкка килгәндә өйдә медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертте. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Режим күп кеше катнашында чаралар үткәргәндә кайбер чикләүләрне күздә тота. Халыкара спорт чаралары иминрәк санитар-эпидемиологик хәл булганчыга кадәр кичектерелә. Спорт матчлары (даими уеннар) тамашачылар катнашыннан башка гына узачак, ә мәдәни чаралар соңрак вакытка күчерелә.

Министрлыкта беренче чиратта кирәкле товарларны китерүгә бәйле проблемаларны карау, бәяләрне нигезсез арттыру, әзер продукцияне сатудагы проблемалар һ.б. буенча кайнар линия эшли (843) 210-05-77, +7 (917) 264-13-27 (WhatsApp).

Коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начарланган шартларда икътисадны тотрыклы үстерү чаралары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International