ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Шәхси эшкуар «Анастасов Георгий Николаевич» предприятиесе бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр җитештерә башлаган. Җиһаз проекты үзләрендә әзерләнгән һәм Татарстан Республикасында җитештерелгән. Предприятиенең максималь җитештерү куәте аена бер миллионнан артык әйбер тәшкил итә. Битлекләр җитештерү өчен «Полиматиз» АҖ, «Эластик заводы» ҖЧҖ республика предприятиеләре тулысынча чимал белән тәэмин итә. Битлекләр халыкка Татарстан Республикасының сәүдә-ваклап сату челтәрләре аша сатылачак.
Хәзерге вакытта фиксаторлы бер тапкыр кулланыла торган яңа битлекләр җитештерү буенча икенче линия монтажлана. Шулай ук предприятие теркәү таныклыгын да алырга планлаштыра, ул аларга республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләрен һәм даруханә челтәрләрен бер тапкыр кулланыла торган битлекләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Начар эпидемиологик хәл чорында шәхси саклану чараларына ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 20 мартындагы 620-р номерлы боерыгы белән расланган Яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә һәм доллар курсына бәяләр волатильлегенә бәйле рәвештә начарланган вәзгыятьтә Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планының 1.16 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында медицина битлекләре җитештерү куәтләрен киңәйтү эше алып барыла. Альтернатив вариант сыйфатында марлядан (ТУ 21.20.24-001-00302178-2020 буенча) һәм юу, пар ярдәмендә үтүкләү нәтиҗәсендә күп тапкыр файдаланып була торган тукымалардан (агартылган бәз, мадаполам, мамык һ.б.) маскалар җитештерү карала.

Республика территориясендә урнашкан җиңел сәнәгать предприятиеләре белән әлеге мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча җитештерүнең мөмкин булган егәрлекләре, дизайн, чимал төре, эшләнмәләр күләме билгеләнде.

Химик Куркиннар династиясенә Любовь Николаевна нигез сала. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы – 52 ел. Любовь Николаевна 1960 елның 24 нче мартында Бондюга поселогында (хәзерге Менделеевск шәһәре) нәселле химиклар гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында хезмәт куя. 1986 елда КХТИ (технологик бүлек) тәмамлый. 1992 елда предприятиегә инженер-микробиолог булып эшкә урнаша. «Аммоний» АҖдә хезмәтне саклау, азык-төлек контроле һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы белгеч булып эшли. Хәзерге вакытта – лаеклы ялда. Эштән буш вакытында сөекле хатын, кайгыртучан әни һәм әби булып кала.

Ире, Сергей Петрович, 1960 елның 1 нче гыйнварында Свердловск өлкәсенең Новолялинск районындагы Лобва поселогында туа. КХТИ (механик бүлек) тәмамлаган. Предприятиедә 1999 елдан бирле аммиак селитрасы җитештерү цехында смена башлыгы булып эшли. «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә ия.

Сергей Петрович белән Любовь Николаевна институтның 2 нче курсында таныша, бер тулай торакта яшиләр. Беренче очрашудан соң ук бер-берсенә тиң яр булуларын аңлап алалар, менә инде 34 елдан артык алар бергә гомер кичерә. Ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Бүгенге көндә Куркиннар гаиләсе династиясен уллары Артем дәвам иттерә, ул «Аммоний» АҖнең концентрацияләнгән азот кислотасы җитештерү цехының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматикасы буенча слесарь булып эшли. Белеме: Түбән Кама химия-технология институтын технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру инженеры белгечлеге буенча тәмамлаган. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Кызлары Полина, мәктәпне тәмамлаганнан соң, РФ Үзәк банкының Омск банк мәктәбен тәмамлый. Омск шәһәрендә эшли. Хәзерге вакытта ире һәм кызы белән газиз шәһәренә әйләнеп кайткан.

Кондратьевлар династиясенең «КЗСК» предприятиесендәге хезмәт стажы – 650 ел. Хезмәт династиясе 1932 елда СК-4 заводы төзелешенә ташчы булып урнашкан ике бертуган Иван белән Петрдан башланып китә, 1940 елда заводка Иванның хатыны да килә. Җиде елдан соң Иванның улы Сергей токарь булып  билгеләнә. Сергейның улы – Кондратьев Николай Сергеевич 1975 елдан бирле слесарь-ремонтчы булып эшли. Хатыны – Кондратьева Татьяна Геннадьевна – химик. Аның сеңлесе Гордеева Валентина Сергеевна – баш бухгалтер урынбасары, заводта 1995 елдан бирле эшли.

«КЗСК минем өчен – газиз предприятие. Анда эшләгәндә төрле чорларны кичердем, катлаулысы да булгалады. Заводка – гомер, ә миңа заводта династиянең бу матур традициясен өзмәскә мөмкинлек биргән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Синтез» АҖ исеменнән котлау алуы бик күңелле», – ди Валентина Сергеевна.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

«Сколково» фонды дистанцион сервисларны, сәламәтлек торышын диагностикалау һәм мониторинглау системаларын үстерү юнәлешләре буенча «үтәли» цифрлы технологияләр кертүгә бәйле сынау проектларын сайлап алу буенча конкурс игълан итә. Конкурсның төп максаты – коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә әһәмиятле өлеш кертә алырлык проектларга ярдәм күрсәтүне тизләтү. Проектлар COVID-19 пандемиясе нәтиҗәләрен бетерүгә һәм, шул исәптән, түбәндәгеләргә ярдәм итәргә тиеш:

- социаль дистанция шартларында эшчәнлекне тәэмин итү;

- читтән торып эшләү һәм уку нәтиҗәлелеген арттыру;

-  онлайн-мәшгульлек мөмкинлеген арттыру;

- тәкъдим итү һәм коммуникация сервисларын үстерү;

- онлайн хезмәтләр күрсәтү өчен сервислар һәм платформаларны үстерү;

- сәламәтлек торышын диагностикалау, мониторинглау һәм вакцинацияләү системаларын үстерү;

- телемедицинаны үстерү юлы белән медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру.

Проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар заказчылар сыйфатында үз эшчәнлекләрендә цифрлы чишелешләр кертергә ниятләгән индустриаль компанияләргә һәм башка оешмаларга бирелергә мөмкин.

Түбәндәге шартларга туры килә торган проектлар карау өчен кабул ителә:

- проект сынау рәвешендә гамәлгә кертү характерына ия;

- продуктның технологик әзерлек дәрәҗәсе 5 башлап 8 кадәр (TRL яки ГОСТ);

- продукт үзебездә ясалган;

- бюджеттан тыш финанслау күләме кимендә 20%;

- продукт тиражлауның расланган потенциалына ия.

Башлангыч конкурста җиңүчеләр төп конкурс сайлап алуында катнашу мөмкинлеген алачак, нәтиҗәдә иң яхшы проектларга грантлар биреләчәк.

Гаризалар кабул итү 2020 елның 15 маеннан башлана. Гаризаларны карау һәм җиңүчеләрне билгеләү турында карарлар кабул итү гаризалар керүгә карап гамәлгә ашырылачак.

 Проектның максималь күләме: 300 млн. сум.

Өстәмә финанслау: кимендә 20%

 Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белергә, шулай ук гариза тапшырырга мөмкин.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, өйләренә азык-төлек җыелмалары китереп, ветераннарны бәйрәм белән котлады, шулай итеп Министрлыкның 91 ветераны шундый җыелма алды.

«Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән игелек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!» – диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның котлау открыткасында.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Левитта» ҖЧҖ компаниясе күп тапкыр кулланыла торган, фильтрлары алмаштырулы респиратор битлекләре җитештерә башлаган. Эшләнмәләр 3D басмасы ярдәмендә биологик таркала торган полилактидтан эшләнә, бу исә экологик яктан чиста материал булып тора. Фильтр спанбонд һәм мельтблауннан эшләнгән, алар үз чиратында югары дәрәҗәле каршы торучанлык сәләтенә ия һәм иң микроскопик һәм иң зарарлы бактерияләрне дә эчендә тотып кала. 

Компаниянең барлык теркәү документлары бар, ул Татарстан Республикасының күп кенә медицина учреждениеләре һәм предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара. Бүгенге көндә предприятиенең җитештерү куәте аена 15 мең битлек тәшкил итә.

Тулырак мәгълүматны levitta@list.ru электрон почтасы яки 8 (987) 184 97 86 телефоны буенча алырга мөмкин: Мамаев Артур Рамилевич.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«КазХимНИИ» акционерлык җәмгыяте «1 нче тип һәм 2 нче тип яклагыч комбинезон» дигән медицина эшләнмәләренә теркәлү таныклыгы алган. 

Бүгенге көндә предприятие аена 10 меңгә якын әйбер әзерли. Комбинезоннар начар эпидемиологик шартларда үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы медицина учреждениеләренә, сәнәгать предприятиеләренә, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмаларына җибәрелә. 

Җиткерелгән мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле, якын арада предприятие җитештерү куәтләрен аена 15 мең эшләнмә дәрәҗәсенә җиткерергә планлаштыра.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә ваклап сату бәяләрен һәм аларның артуын мониторинглау мәсьәләсе буенча эшче төркем төзеде. Әлеге эшче төркем тарафыннан республикадагы эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләргә даими рәвештә күзәтү ясала.

20.04.2020-27.04.2020 чорында кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:

- башлы суган – 11%;

- ак кәбестә – 8,2%;

- бәрәңге – 7%;

- кишер – 5,2%.

Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – сезонлы фактор. Узган елның шул ук чорында әлеге продукциягә бәяләр югарырак та булган: бәрәңге бәясе – 9,3%ка, ак кәбестә – 62,1%, кишер – 18,2%.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, ТЭМПО компаниясе рециркуляторлар җитештерүне җайга салган. Бүгенге көндә аның гомуми җитештерү куәте көненә 50 рециркулятор тәшкил итә.

Ультрашәмәхә нурландыргыч-рециркуляр һаваны зарарсызландыра, бактерияләрне, вирусларны һәм микроорганизмнарның теләсә нинди төрен юк итә. Һаваны зарарсызландыру тимер корпус белән ябылган озонсыз УШ-лампа ярдәмендә башкарыла. Бу исә кешеләр һәм хайваннар янында да аннан файдалану мөмкинлеген бирә. Электр энергиясен куллану дәрәҗәсе 40 Вт тәшкил итә, лампаның егәрлеге – 30 Вт. Сәгатенә 50 м3 җитештерелешле рециркулятор 50-100 м3 күләмле мәйданга исәпләнгән. Әлеге җайланма көнкүрештә, медицинада, ашханәдә, офисларда һәм җитештерү предприятиеләрендә кулланыла. Вертикаль һәм горизонталь торышта диварга, шулай ук аерым күчмә стойкага куела. Килеп туган сораулар буенча әлеге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-(8552)-54-45-75, 8-(917)-394-84-43.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International