2020 елның 15 нче июненнән 22 нче июненә кадәр республиканың эре федераль һәм төбәк сәүдә һәм даруханә челтәрләрендәге бәяләргә һәм 2020 елның 25 нче июненә индивидуаль саклану чаралары булу-булмавына мониторинг анализы

2020 елның 26 июне, җомга

Республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 15 нче июненнән башлап 22 нче июненә кадәр кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:


- алма – 5,7%;
 - бәрәңге – 4,2%;
 - кишер – 2%;
 - дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш) – 1%;
 - карабодай ярмасы – 1%.

Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – сезонлы күрсәткеч, ул республикада ел саен күзәтелә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә, дуңгыз итенә һәм карабодай ярмасына бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау өчен уртак эш дәвам итә.

Узган атна динамикасында яңа өлгергән ак кәбестәгә (-6,8%), башлы суганга (-3%), тавык күкәенә (-1,7%) бәяләр кимүе ачыкланды.

Шулай ук 2020 елның 25 нче июненә республиканың ваклап сату һәм даруханә челтәрләрендә 6800 меңнән артык антисептик, 1,6 миллион пар перчатка һәм 7,8 млн. битлек исәпләнә. Шәхси саклану чараларын «Магнит», «Пятерочка», «Лента», «Метро», «Верный», «Ашан», «Перекресток», «Зельгросс», «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина», «Агат», «FAITRO», «Челны Хлеб», «Дуслык», «Гурман-продукт», «Светофор» челтәрләрендә һәм «Таттехмедфарм», «Планета здоровья», «Ривьера», «Саулык», «Сакура», «Фармленд», «Ева плюс», «Магнат», «Универсал» һәм «Алоэ-Фарм» даруханә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International