«Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә финанс ярдәме күрсәткән. Барлык акча COVID-19 белән авыручыларны дәвалаучы табибларга ярдәм итү өчен җибәрелгән.
Акча «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондына күчерелгән. Адреслы ярдәм күрсәтү өчен Республика клиник хастаханәсе сайлап алынган, анда бүген Җәрәхәтләр үзәге бинасында коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен 200 урынга исәпләнгән вакытлыча госпиталь эшли.
Бүлеп бирелгән суммага COVID-19 белән авыручы пациентларны дәвалау өчен бер айга җитәрлек дару запасы, шулай ук 7 мең литр шешәгә тутырылган су һәм шәхси саклану чаралары сатып алынган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе җитәкчелеге һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды исеменнән «Вертолеты России» холдингы генераль директоры Андрей Богинский һәм Казан вертолет заводының идарәче директоры Юрий Пустовгаров исеменә рәхмәт хатлары тапшырылган.
«Коронавирус инфекциясе таралуга каршы аяусыз көрәшүче медикларның хезмәте бәяләп бетергесез. Табиблар бүген алдынгы урында, алар үзләре өчен зур куркыныч тудырып, кешеләрнең гомерен коткара. Безнең бу мөһим миссияне башкаруда аларга бераз гына булса да ярдәм итәсебез килә», – дигән КВЗ идарәче директоры Юрий Пустовгаров.
Коронавирус пандемиясе вакытында КВЗ өчен бу беренче генә хәйрия акциясе түгел. Әйтик, 2020 елның маенда завод хезмәтчәннәре предприятиенең эшләми торган ялгыз пенсионерларына ярдәм иткән. 100дән артык кеше адреслы ярдәм алган. Кыска вакыт эчендә КВЗ Завод яшьләре берлеге активистлары акча җыю эшен оештырган, анда предприятиенең барлык эшләүче бүлекчәләре катнашкан. Җыелган акчага азык-төлек җыелмалары сатып алынган.
Белешмә өчен:
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән башланып китте. Предприятиеләр, оешмалар һәм барча республикадан битараф булмаган кешеләр катнашкан хәйрия чаралары ярдәмендә 55 меңнән артык мохтаҗ татарстанлы азык-төлек җыелмасы алган. Акцияне тормышка ашыру өчен 5 мең волонтер җәлеп ителгән. Шулай ук акция чикләрендә сәламәтлек саклау оешмалары (мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе) һәм хәйрия фондларына да ярдәм күрсәтелә – алардагы хезмәткәрләр, пациентлар һәм тәрбиядәге затлар өчен индивидуаль саклану чаралары, дарулар, азык-төлек сатып алына, бүлмәләрне дезинфекцияләү буенча хезмәтләр күрсәтелә.