ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Россиядә агач эшкәртү тармагын әйдәп баручы җитештерүчесе – Kastamonu компаниясе производствоның өченче линиясен эшләтеп җибәрде. Старт 2021 елның мартында булды. Өченче линияне ачу нәтиҗәсендә, предприятие чыгара торган ламинатның гомуми күләме елына 45 млн.м² тәшкил итәчәк.

Татарстанда МДФ, ХДФ плитәләре һәм ламинат идән япмалары чыгару буенча Kastamonu заводы 2014 елда ачылган иде. Алабугада урнашкан предприятие төбәккә 771,8 млн. доллар инвестицияләгән, бу аны республиканың эре Төркия инвесторы һәм «Алабуга» МИЗ резидентлары арасында икенче итә. Компания таушалуга чыдамлылыгы буенча 31-33 класслы ламинат һәм, шул исәптән дымга һәм янгынга чыдам булган, төрле МДФ-плитәләре чыгара. Бүгенге көндә Kastamonu заводының җитештерү куәте елына 1,05 млн.м³ МДФ плитәсе һәм 45 млн.м² ламинат тәшкил итә. Ламинат идән япмалары Европа, Азия һәм Латин Америкасындагы 27 илгә китертелә.

Компания экспертлары Kastamonu компаниясенең Россия базарында ламинат идән капламалары сегментындагы өлеше 30% артып китәчәк дип көтә.

Kastamonu заводының яңа линиясендә иң кирәкле – 31нче, 32нче, 33нче һәм югары – 34нче класслы, таушалуга чыдым, иң күп сорала торган, элегрәк компаниянең продуктлар портфелендә булмаган ламинат чыгарылачак.

Заводның өченче җитештерү линиясе, җиһаз һәм агач эшкәртү сәнәгате өчен комплекслы җитештерү чишелешләренең дөньякүләм лидеры – HOMAG алман компаниясенең югары технологияле станокларын да кертеп, өр-яңа җиһазлар белән җиһазландырылган.

Җитештерү күләмнәрен киңәйтү позицияне шактый көчәйтәчәк һәм компаниянең Россиянең агач эшкәртү тармагы базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттырачак. Хәзер предприятие эре төзүчеләр, федераль һәм региональ сәүдә челтәрләре һәм дистрибьюторлар белән уңышлы хезмәттәшлек итә, шулай ук төрле төзелеш проектларын, шул исәптән Мәскәүдә реновация программасын тормышка ашыруда катнаша.


19
март, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Кәримов һәм Казакъстан милли икътисад вице-министры Куантыров Алибәк Сакен улы рәислегендә сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге буенча Казакъстан-Татарстан эшче төркеменең өченче утырышы узды. Очрашу онлайн-форматта узды.

Утырышта Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук башка министрлыклар һәм ведомстволар, республика предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Яклар икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге мәсьәләләренең киң спектры, шулай ук төп уртак проектлар һәм инициативалар буенча фикер алышты.

Коронавирус пандемиясе һәм чикләү чаралары кертелүгә карамастан, 2020 елда Казакъстан белән Татарстан арасында товар әйләнеше күләме, 2019 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 14%ка арткан.

Татарстан һәм Казакъстан икътисадының төрле тармаклары предприятиеләре арасында элемтәләр динамик рәвештә үсә. Казакъстанда машина төзелеше, нефть-газ өлкәләрендә проектларны гамәлгә ашыру буенча «Татнефть» һәм «КАМАЗ» компанияләре актив эш алып бара. POZIS, «Эйдос-Медицина», «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе», «РариТЭК Холдинг» һ.б. Казакъстан партнерлары белән сәүдә-икътисад багланышларын үстерүдә мәнфәгатьле булуларын белдерә.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында электр энергиясе белән тәэмин итү иминлеген тәэмин итү буенча штаб утырышы узды. Штаб утырышына катнашучыларның бер өлеше видеоконференция буенча тоташтырылган иде.

Штаб эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе вәкилләре, шулай ук «Сетевая компания» АҖ, «ТГК-16» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ, «СО ЕЭС» АҖ филиалы, «Камаз-Энерго» ҖЧҖ, «Карпов исемендәге химия заводы» ҖЧҖ һәм «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган утырыш барышында 2021 елда язгы ташу һәм янгын куркынычы булган вәзгыятькә анализ ясалды. Татарстан Республикасы энергокомпанияләре тарафыннан штаб утырышында язгы ташуга әзерлек турында игълан ителде.

Штабта шулай ук социаль әһәмиятле объектларны, коммуналь хуҗалык объектларын да кертеп, электр энергиясе белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары белән тәэмин итү һәм БДИ үткәрү пунктларын ышанычлы энергия белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, штабта электр энергетикасы субъектларының тармакны цифрлаштыру кысаларында җайланмалар һәм РЗ җайланмалары белән дистанцион идарә итү элементларын күздә тоткан инвестиция программаларын раслау мәсьәләләре дә күтәрелде.

POZIS компаниясе («Технодинамика» холдингы идарәсендәге «Техмаш» концерны составына керә) ел башыннан МХ-500 мех эшләнмәләрен саклау өчен махсус суыткычлар сатуны 10%ка диярлек арттырган.

ПОЗиС җитештерүне диверсификацияләү кысаларында көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасының яңа төрләрен уңышлы үзләштерә. МХ-500 – компаниянең соңгы эшләнмәләренең берсе. Салкын шкаф кечкенә габаритлы (730х860х2050) һәм иң яхшы эргономикада эшләнгән профессиональ тун бүлмәсенең тулы аналогы булып тора. Ул берничә тун һәм бүрек саклауга исәпләнгән.

«Акыллы» суыткыч индикация һәм -10 башлап +8 °С кадәр температураны көйләү белән идарә итүнең микропроцессор блогы белән җиһазландырылган, һава дымлылыгын 50%-70% дәрәҗәсендә саклый.

Туңдыруның циклик режимы хисабына суыткыч мех эшләнмәсенә зыян китерергә мөмкин булган зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәшергә ярдәм итә. МХ-500 ай саен шкаф эчендәге температураны 10С ка кадәр төшерү өчен программалаштырылган, бу вакытта бөҗәкләрнең барлык төрләре дә һәлак була, ә аннары температура яңадан эш диапазонына әйләнеп кайта.

Әлеге шкаф электр энергиясен гадәти кухня суыткычы кебек сарыф итә. 220 вольтлы гади розеткалар да җитәрлек.

POZIS суыткыч шкафы мех әйберләрен саклау өчен, Swarovski стразлары белән сәнгать рәсемен һәм инкрустацияне дә кертеп, теләсә кайсы база төсендә ясалырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе (РКХ) тарафыннан санавиация өчен файдаланыла торган Ансат вертолетын эшләп бетергәннәр. Машина пациентны очкычка менгерү өчен югары уңайлылыгы булган яңа медмодуль белән җиһазландырылган. Эшләр Казан вертолет заводы белгечләре катнашында «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе тарафыннан башкарылган.

РКХ һәм Балалар өчен республика клиник хастаханәсе белгечләренә Татарстан районнарыннан авыр пациентларны эвакуацияләргә ярдәм итүче Ансат медицина вертолетын модернизацияләгәннәр, анда йөкләнешнең югары уңайлылыгы булган медицина модуле урнаштырылган. Хәзер вертолетта медицина җиһазларын пассажир кабинасының түшәменә беркетергә мөмкинлек бирүче махсус юнәлешләр урнаштырылган. Мондый җиһазлар ярдәмендә яктырту системасын җайга салу һәм аны кирәкле участокта урнаштыру мөмкинлеге барлыкка килә. Шулай ук кабина буйлап шприцлы насос һәм пациент торышын оптималь хәл итү өчен башка җиһазларны да күчерергә була.

Ансат вертолетында йөкләнеш җайлылыгы югары булган медмодульне куллану Росавиация тарафыннан 2020 елның августында хупланган. Татарстанның санитар Ансаты әлеге опция тормышка ашырылган беренче винт канатлы машина булды.

Татарстанда 2020 елда Ансат вертолеты ярдәмендә 184 медицина эвакуациясе башкарылган. Беренче тапкыр республикадан читтә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән пациентлар эвакуацияләнгән. Вертолет Түбән Новгород, Воронеж һәм Киров өлкәләренә очкан.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе дәүләт партнерлыгы форматында уңышлы эшли һәм санитар авиация ихтыяҗлары өчен эшләр комплексын башкара. Техник хезмәт күрсәтү һәм очыш яраклылыгын саклау процедуралары инженер персоналы көче белән башкарыла торган очыш алдыннан һәм очыштан соң әзерлекне, шулай ук техник хезмәт күрсәтүнең оператив, вакытлы рәвешләрен, саклаган вакытта техник тикшерү уздыру һәм сезонлы техник тикшерү уздыру өлешләреннән тора. «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе тарафыннан Ансат вертолетына хезмәт күрсәтү өчен инженер-техник персоналны укыту, шәхси составка стажировка үткәрү, кирәкле җиһазлар алу буенча зур эш башкарылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә оештыру комитеты «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында 2021 елда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасында иң яхшы товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр» конкурсын үткәрү турында карар кабул иткән.

Конкурсның төп бурычлары: җитештерүчеләрне югары сыйфатлы һәм конкурентлылыкка сәләтле товарлар җитештерүгә ымсындыру, базарда үзебезнең продукцияне алга этәрү, кулланучылар ышанычын арттыру һәм инновацияле-актив җитештерү тирәлеге формалаштыру.

Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырыла. 1 нче дәрәҗә лауреатларга һәм дипломантларга үз продукциясен маркалау өчен конкурс логотибын куллану хокукы бирелә. Ел саен «Татарстан Республикасында иң яхшы товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр» каталоглары чыгарыла.

Оештыру комитеты карары буенча продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең тотрыклы югары сыйфаты өчен предприятиеләргә «Татарстанның сыйфат лидеры» призы тапшырыла.

«Татарстан Республикасында иң яхшы товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр» республика конкурсында җиңүчеләр «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабына тәкъдим ителә.

Шуңа бәйле рәвештә, республика оешмаларын 2021 елгы бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен гаризалар «ЦСМ Татарстан» ФБУ 2021 елның 1 апреленә кадәр e-mailbest@tatcsm.ru.  буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 233-18-13.

Конкурста катнашу өчен документлар белән Сез «Татарстан Республикасында иң яхшы товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр» конкурсы бүлегендә таныша аласыз.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Беларусь Республикасы сәнәгать министры Петр Пархомчик белән очрашу үткәрде. Очрашу барышында яклар киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм Белоруссия предприятиеләре белән кооперацияне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Делегация составына «МТЗ» ААҖ генераль директоры Виталий Вовк, «МАЗ» ААҖ – УКХ «БЕЛАВТОМАЗ» генераль директоры Валерий Иванович, «БАТЭ» ААҖ – «Автокомпонентлар» УКХ генераль директоры Александр Марченко, «БМЗ» ААҖ - УКХ «БМК» генераль директоры Дмитрий Корчик, «МЗКТ» ААҖ генераль директоры Алексей Римашевский, БДБ илләре базарларында коммерция эше буенча маркетинг-директор урынбасары Михаил Вардугин, шулай ук Беларуссия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Олег Исаев керде.

Беларуссия Республикасының машина төзелеше кластерының әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре генераль директор Сергей Когогин белән бергә «КАМАЗ» ГАҖ компаниясенең җитештерү цехларында булдылар.

Делегация P6 двигательләрен җыю һәм двигательләр заводында цилиндрлар блогы очлыгын эшкәртү, кабиналар җыю конвейеры һәм автомобиль заводында төп җыю конвейеры һәм пресс-рам заводында лонжероннарның яңа линиясен карады.

Шулай ук механик тапшыру тартмалары җитештерү буенча махсуслашкан «ЦФ КАМА» предприятиесенә, кабина каркаслары заводына бардылар һәм «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә, «КАМАЗ-Автоспорт» коммерциясез партнерлыгына, «КАМАЗ-мастер» командасы нигезләнгән урында булдылар.

«КАМАЗ» ГАҖ һәм «Белорусь металлургия заводы» ачык акционерлык җәмгыяте – «Белорусь металлургия компаниясе» холдингының идарә компаниясе арасында очрашу нәтиҗәләре буенча ниятләр турында килешү имзаланды. Яклар елына 8 000-10 000 тонна күләмендә кайнарлатып турайтылган легирлы түгәрәк корыч китертү өлешендә үзара файдалы итеп һәм озак вакытлы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру нияте турында игълан иттеләр.

Визиты кысаларында Беларуссия Республикасы делегациясе шулай ук «МТЗ-Татарстан» ТПК ҖЧҖ, «ТатПром-Холдинг» ҖЧҖ предприятиеләрендә булдылар һәм «ТЭМПО» ХК җитәкчелеге, «Татэлектромаш» ХК АҖ генераль директоры Ф.Ф. Шәрифуллин һәм «Татэлектромаш» ФҖБ ААҖ генераль директоры И.З. Исламов белән очраштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Maersk» Дания компаниясе җитәкчелеге Жолт Катон белән очрашты. 

Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, республика муниципаль районнары вәкилләре, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Химград» АҖ, «Туполев» ГАҖ филиалы – «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы» ГАҖ «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Кама-Тракс» холдинг компаниясе» ҖЧҖ һәм «КМПО» АҖ вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында «Maersk» компаниясе регионда контейнер логистикасы проектын һәм Татарстан Республикасында йөк базасын үзәкләштерү перспективаларын бәяләү, шулай ук диңгезләрдә пассажирлар йөртүне үстерү проектын тәкъдир итте.

Maersk компаниясе – халыкара контейнер ташу өлкәсендә логистика хезмәтләренең глобаль интеграторы. Бүгенге көндә Maersk флоты 711 контейнер ташу судносыннан тора һәм дөньяда иң зурлардан санала. Компаниядә дөньяның 135 илендә 80 меңгә якын кеше эшли.

Maersk Россия портлары аша контейнерларда тышкы сәүдә йөкләрен ташучы һәм иң эре оператор булып тора, аның өлеше – 30 процент тирәсе. Ел саен компания 1 миллион TEU (ДФЭ) контейнерны Россиягә китерә һәм алып китә. Maersk клиентлары арасында Россиядә тышкы сәүдәнең төрле сегментларында эшләүче 15 меңнән артык компания исәпләнә.

Компания ил эчендә актыккы йөк алучылардан башлап һәм аларга кадәр йөкләрне үтәли китертеп, җир өстендә контейнерлар логистикасын актив рәвештә үстерә. 2020 елда Санкт-Петербургта 50000 тонна суытылган һәм катырылган продукциясе булган беренче Maersk мультитемпература склады төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Компаниянең алдагы планнарында – Россиянең эре төбәкләрендә заманча терминал-склад комплекслары челтәрен үстерү.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге тарафыннан,  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән, «Азбука Сыра» ҖЧҖ предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырылган.

Сынау проектының исеме: «Российский» сырын җитештерү процессын оптимальләштерү.

«Азбука Сыра» ҖЧҖ предприятиесендә 3 елга хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына җитештерү һәм мәгълүмат агымнарын/процессларны җәлеп итү планы нигезендә яңа проектлар эшләү бурычы йөкләнгән проект офисы булдырылган.

Предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проекты куелган бурычларга тулы күләмдә ирешелгән. Проектны уңышлы тормышка ашыру процесс узу вакытын 13%ка киметеп, агымдагы запасларны 25%ка киметүгә китергән, шулай ук агымдагы хезмәт җитештерүчәнлеген 20%ка арттыру мөмкин булган.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды. 

Утырышта катнашучылар продукцияне идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркалау таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча, Татарстан Республикасы территориясендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция сатучы эшкуарларның хокукый грамоталылыгын арттыру буенча алып барылган эш турында фикер алыштылар.

Интернет-сәүдәнең интенсив үсешен исәпкә алып, ялган озату документларын әзерләү буенча хезмәтләр күрсәтү базарын бетерүгә, намуссыз җитештерүчеләр, импортерлар, сәнәгать продукциясе белән тәэмин итүчеләр, сатучылар турында мәгълүмат ресурсларыннан файдалануның мәҗбүрилеген кертүгә, интеллектуаль милек хокукларын яклауның дәүләт һәм иҗтимагый механизмнарын үстерүгә юнәлтелгән чаралар аеруча мөһим. Әлеге юнәлеш Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору стратегиясендә дә чагылыш тапкан. Интернет аша товарлар (хезмәтләр күрсәтү) сатып алучы кулланучыларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау турында Роспотребнадзорның ТР идарәсе һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International