Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем рәистәшләренең очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Үзбәкстан Республикасы инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре һәм перспектив юнәлешләре турында фикер алышты.
Аерым алганда, очрашу барышында яклар Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркемнең икенче утырышын уздыру турында фикер алыштылар.
Видеоконференциядә катнашучылар, чара Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад багланышларын алга таба үстерү өчен күзгә-күз очрашулар сериясен ачар, дигән ышаныч белдерде.
2021 елның 25-27 мартында Краснодар шәһәрендә «От винта!» халыкара балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗат фестивале уза. «Киләчәкне модельләштер» слоганы белән «ЭКСПОГРАД ЮГ» күргәзмә-конгресс залында яшь һәм талантлы инженерлар һәм тикшерүчеләр җыелган. Фестивальдә авиация, суднолар төзелеше, робот техникасы, медицина, мәдәният, спорт һәм башка юнәлешләр өлкәсендә 500 артык проект тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар һәм кунаклар өчен керү – ирекле.
Татарстан Республикасыннан биогаз җайланмасы эшләүгә бәйле проект белән «Агроэкология» юнәлеше буенча Казан дәүләт аграр университеты һәм Талантлар университеты студенты, күпсанлы проект конкурсларында җиңүче Данила Данилов катнаша.
Альтернатив энергетика өлкәсендәге әлеге проект традицион энергия чыганакларыннан файдалану мөмкинлеге булмаган барлык хәлләрдә файдалы булырга мөмкин. Биогаз – экологик яктан чиста ягулык, ул һава шартларының үзгәрүенә бәйле түгел һәм кулланучыны энергия белән тотрыклы тәэмин итә ала. Мондый җайланманы куллануның тагын бер мөһим нәтиҗәсе – чүп-чар һәм биологик калдыкларны эшкәртү.
Икенче «Яшьләрнең модель комплекслары һәм космодромнары» проектында Казанның Изге Гурий исемендәге православ гимназиясе командасы – Александр Соловьев һәм Сергей Вохмянин катнаша.
Алар бөтен ил буенча яшь техникларны һәм конструкторларны җәлеп итү үзәгенә әйләнеп, үзебездә һәм чит илдәге космонавтика казанышларын популярлаштырырга тиешле яшьләр космик модельләштерү үзәкләре концепциясен тәкъдим итәчәк. Шулай ук әлеге проект балаларга космостагы физика законнары буенча башлангыч белем алу, инженер-техник иҗатка этәргеч бирү һәм креатив фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән.
Катнашучыларыбызга уңышлар телибез!
Казан дәүләт энергетика университеты базасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Фәнни-техник советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасының энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре каралды.
Чара катнаш, турыдан-туры-читтән торып, видеоконференцэлемтә форматында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров, шулай ук республиканың һәм Россиянең әйдәүче компанияләре вәкилләре катнашты. Университеттан утырышта вәкиллек составы – ректордан башлап профиль кафедраларның мөдирләре катнашты.
Утырышны ачып, Марат Миңнебаев очрашуда Татарстанның гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә бөтен энергетика төсе бар, дип ассызыклады. Ул шулай ук КДЭУ җитәкчелегенә кунакчыл булганы өчен рәхмәт белдерде һәм, республика энергетикларына профильле вуз кебек фәнни-белем бирү мәйданчыгы булуы аркасында алар бик бәхетле, дип билгеләп үтте.
КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов университетта эре энергетика компанияләре, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында мондый чараларны кабул итәргә әзер булуын белдерде. Ул ешрак һәм даими нигездә җыелырга, шулай ук катнашучыларның географиясен киңәйтергә тәкъдим итте.
Утырышта энергетиканың актуаль мәсьәләләре буенча 8 докладчы чыгыш ясады. «Цифрлы энергетика» ассоциациясенең башкарма директоры Юлия Халуева Россия электр энергетикасының цифрлы трансформациясе турында сөйләде. Татарстан «СО ЕЭС» РДУ АҖ филиалы директоры Андрей Большаков электр энергетикасы объектларында релей яклагыч җиһазлар һәм автоматика объектлары белән читтән торып идарә итүне кертүгә тукталды.
«Питон Кама» ҖЧҖ директоры Андрей Семкин хезмәттәшләренең игътибарын үз компаниясенең уникаль продукциясенә юнәлтте. «ЭНЕРГОСОФТ» ҖЧҖ (Татэнерго) директоры Василий Маклецов катнашучыларны «Астра» программа тәэминаты җиһазларына техник хезмәт күрсәтү белән идарә итү системасы, шулай ук җылылык энергиясен исәпләү приборлары күрсәткечләрен җыю һәм эшкәртү процессларын автоматлаштыру ысуллары белән таныштырды. «Данфосс» ҖЧҖнең үсеш директоры Алексей Теняев Energis программасы белән тәэмин итү базасында эшләнгән җылылык челтәрләре режимнарын планлаштыру һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системасын тәкъдир итте. «ТГК-16» АҖ җитештерү-техник бүлеге башлыгы Алмаз Латыйпов Казанда җылылык энергиясен когенерация режимында эшләп чыгаруны арттыру һәм нәтиҗәсез котельныйларны ябу турында сөйләде. «Диаконт» АҖ Автоматлаштырылган диагностика үсеше үзәге (Санкт-Петербург) җитәкчесе Кирилл Ведерников җылылык челтәрләренең торба эчендәге диагностикасы өчен роботлаштырылган диагностика комплексларын тәкъдим итте.
Чара ахырында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев докладчыларга сыйфатлы чыгыш ясаганнары өчен, барлык катнашучыларга – активлык һәм конструктив тәкъдимнәр өчен, ә энергоуниверситетка тәкъдим иткән мәйданчык өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин белән видеоконференция режимында очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре дә катнашты.
Видеоконференция барышында яклар Россиянең Ирандагы Сәүдә вәкиллеге ярдәмендә ике яклы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм алга таба үсеш перспективалары, Татарстан продукциясен Иран базарына чыгару мөмкинлеге турында фикер алышты.
Шулай ук очрашу барышында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре үз компанияләре турында сөйләде һәм җитештерелә торган продукцияне тәкъдир итте. Рөстәм Җиһаншин һәр экспортерның сорауларына җентекләп җавап бирде һәм Россиянең Ирандагы Сәүдә вәкиллегенең эшлекле элемтәләр урнаштыруда ярдәм итәргә әзер булуы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» республика конкурсында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Made in Tatarstan» конкурсы этабы кысаларында узды.
«Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» конкурсы Казанда 2021 елның 20 октябреннән 30 апреленә кадәр уза. Аның максаты – яшьләр арасында Татарстан Республикасының халыкара программаларын популярлаштыру, дипломатик аралашу нигезләрен тарату һәм дипломатия өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау.
Герман Лернер конкурста катнашучыларны якын һәм ерак чит илләр белән тышкы икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре, республиканың сәнәгать потенциалы, шулай ук Татарстан продукциясенең халыкара базарда ихтыяҗы белән таныштырды һәм конкурсантларның сорауларына җавап бирде.
Шулай ук очрашу кысаларында Министрлыкның презентация чаралары һәм сәнәгать продукциясе экспортына ярдәм итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Марсель Янышев «Made in Tatarstan» мәгълүмат порталын тәкъдир итте.
Чара нәтиҗәләре буенча конкурсантларга «Made in Tatarstan» этабы өчен биремнәр игълан ителде. Конкурсантларга сәнәгать продукциясе экспортын үстерүнең иң яхшы практикалары турында презентация әзерләргә кирәк булачак.
Бүген «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» онлайн-семинары кысаларында Татарстан Республикасының экспорт сәнәгать потенциалы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия Федерациясенең Алжирдагы сәүдә вәкиле Иван Налич белән очрашты.
Чарада «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Татнефть» ГАҖ һәм «ЕлАЗ ҖБ» ҖБ» АҖ кебек республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисадый багланышларның агымдагы торышы турында фикер алышты, шулай ук Татарстан компанияләре Алжир базарына чыгу мөмкинлеге белән үзләренең экспорт потенциалын тәкъдир иттеләр.
Чара йомгаклары буенча Россиянең Алжирдагы Сәүдә вәкиллегенең Татарстан Республикасы бизнес вәкилләре белән алга таба хезмәттәшлеге һәм Алжир партнерлары белән хезмәттәшлек оештыру буенча уртак эшне дәвам иттерү турында килешенде.
Карши шәһәренең Мәдәният һәм ял үзәк паркында бөтенхалык күңел ачу бәйрәмендә Кашкадәрья өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге вәкилләре Көнчыгыш халыклары тормышында вакыйгалы датага башыгланган Нәүрүз бәйрәмендә актив катнашкан.
Үзәк директоры Фирүзә Ихсанова ватандашларын чын күңелдән кояшлы көнчыгыш календаре буенча Яңа ел белән тәбрик иткән. Ул Нәүрүзнең чал борынгылыкка барып тоташа торган тарихи тамырлары, аның истәлекле традицияләре, риваятьләре, Нәүрүз бәйрәмендә бәйрәм табыннарын бизи торган милли ризыкларның үзенчәлекләре турында сөйләгән, Үзбәкстанга, мәхәббәт һәм язга багышланган шигырьләр укыган.
Астрономия ягыннан яңа елны башлап җибәрә торган язгы тигезлек бәйрәмендә катнашучылар гомер гомергә бер-берсенә озын-озак гомер, бәхет, сәламәтлек, кырларда һәм бакчаларда мул уңыш, авыл хуҗалыгы терлекләреннән мул табыш алуны тели торган булганнар. Кашкадәръя өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең Чиракчы филиалы директоры Илдар Рәхмәтуллин, Наилә Хисмәтуллина һәм башкалар да үзләренең ихлас теләкләрен җиткергән.
Бүген Эшкуар йортында 2020 ел йомгаклары буенча экспорт эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының кече һәм урта предприятиеләре өчен ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева тапшырды.
Бүләкләү тантанасында 5 номинациядә «Иң яхшы экспортер-предприятиеләр»не дип атадылар.
Җиңүчеләр:
«Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер» номинациясе
«Теко – Торговый дом» ҖЧҖ
«Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер» номинациясе
«Хортум» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ
«Агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие» номинациясе
«Элит» ҖЧҖ
«Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер» номинациясе
«Эйдос-Медицина» ҖЧҖ
«Ел ачышы» номинациясе
«АртВэй» ҖЧҖ
Татарстан Республикасы кече һәм урта предприятиеләре өчен ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» республика конкурсы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КБО, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россиянең Көньяк Африка Республикасындагы сәүдә вәкиле Максим Буреев белән очрашты. Очрашу видеоконференция режимында узды.
Очрашуда «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «Макситон» ҖЧҖ, «Татспиртпром» АҖ, «УК «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖ, «УК «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ, «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, «Татнефть» ГАҖ һәм «ЕлАЗ» ҖБ» АҖ кебек сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Катнашучылар үз продукцияләрен тәкъдим итте, сәүдә вәкиленә сораулар бирде һәм Көньяк Африка базарына чыгу мөмкинлеге һәм перспективалары турында фикер алышты.
Татарстанның Көньяк Африка Республикасына экспорты, нигездә, минераль ягулыкларга, нефтькә һәм җир өсте транспорты чараларына туры килә.
– «Татарстан Көньяк Африка республикасы партнерлары белән эшчәнлек юнәлешләренең киң спектры буенча хезмәттәшлекне үстерергә тели. Без бу процесска Россиянең Көньяк Африка Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге ягыннан ярдәм күрсәтүебезгә шат», – диде ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы үз чыгышында.
Видеоконференция нәтиҗәләре буенча Россия Сәүдә вәкиллеге ягыннан Татарстан компанияләренә Көньяк Африка партнерларын эзләүдә ярдәм итү турында килешенде.
25-27 март көннәрендә Краснодарда «От винта!» балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗат фестивале узачак. Анда Татарстаннан уйлап табучылар һәм новаторлар катнаша. Алар 2019 елда проект олимпиадасы призеры булган инновацияле биогаз җайланмасы, шулай ук бөтен ил буенча яшь техникларны һәм конструкторларны җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиешле яшьләр космик модельләштерү үзәкләре концепциясен тәкъдим итәчәкләр.
«От винта!» халыкара фәнни-техник иҗат фестивале ул – Фән һәм технологияләр елының төп яшьләр вакыйгасы. Быел чарада авиация, суднолар төзелеше, робот техникасы, медицина, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдәге 500ләп проект тәкъдим ителәчәк, аларны Краснодарга Россиянең барлык төбәкләреннән алып киләчәкләр.
Фестиваль кысаларында Технофорум узачак, аның төп темасы – яшьләрне фәнни-техник өлкәгә җәлеп итү. Пленар утырыш нәтиҗәләре буенча меморандум әзерләнәчәк, анда яшьләрнең инновацияле мохиткә системалы рәвештә керүен тәэмин итүче конкрет адымнар язылачак.
«От Винта!» технофорумының эш программасы 200 артык рәсми чараны үз эченә ала. Түгәрәк өстәлләрнең бер өлеше инженерларның һәм галимнәрнең яңа буынын формалаштыру темасына, шулай ук төбәкләрдә яшьләр фәнни-техник инициативасына ярдәм итүгә багышланачак. Аерым блок сәнәгать профориентациясе турында булачак. Спикерлар сәнәгатьнең фән сыйдырышлы һәм югары технологияле тармаклары өчен кадрлар резервын ничек әзерләргә кирәклеге турында фикер алышачак.