Иван Колчин Бельгиянең Россиядәге илчесе Марк Михилсен белән очрашуда катнашты

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Бүген  МАКС-2021 халыкара авиакосмик салоны кысаларында ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов Бельгиянең Россиядәге илчесе Марк Михилсен һәм Россиядәге Валлония вәкиллегенең икътисадый һәм сәүдә мәсьәләләре буенча атташесы Жерар Сегерсен белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты.

Әңгәмә барышында яклар күп өлкәләрдә, аерым алганда, авиация сәнәгатендә ике яклы хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International