Альберт Кәримов «ПРОМТЕХ» корпорациясенең «Аэрокосмик системалар» КСБ» АҖ генераль директоры Валерий Шадрин белән очрашты

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «ПРОМТЕХ» корпорациясенең «Аэрокосмик системалар» конструкторларны сынау бюросы» АҖ генераль директоры Валерий Шадрин Валерий Шадрин белән очрашты. 

Очрашу 20-25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Жуковск шәһәрендә уза торган МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны мәйданчыгында узды. Яклар авиация сәнәгатендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

«Промышленные технологии» (ПРОМТЕХ) корпорациясе составына керүче «Аэрокосмик системалар» конструкторларны сынау бюросы» АҖ авиация тармагында системалар һәм агрегатлар, двигательләр төзү һәм космик техника эшләп чыгаручы әйдәп баручы предприятие булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International