Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален оештыру комитеты утырышы узды. Видеоконференцэлемтә форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов быел тугызынчы «Наше время – Безнең заман» фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрү йөкләмәсен биргән. «Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетының фестивальне үткәрү турындагы күрсәтмәсе чыкты, бюджет килештерелде, шулай ук фестивальне үткәрү сроклары, зоналар буенча сайлап алу этапларын оештыру урыннары билгеләнде», – дип хәбәр итте Кәримов.
Аерым алганда, быел зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрь көннәрендә – Әлмәт; 15-16 октябрь көннәрендә – Түбән Кама; 22-23 октябрь көннәрендә – Казан; 29-30 октябрь көннәрендә – Зеленодольск. Алга таба зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрь көннәрендә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак. Шулай ук бүген, 15 ноябрьдә, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак, анда Гран-при иясе команда игълан ителәчәк, ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
Утырышта катнашучыларга «Наше время – Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, быелгы сезон фестивалендә яңа катнашучыларны – федераль компанияләр, эре ритейлерларны, шулай ук төрле муниципаль предприятиеләр вәкилләрен җәлеп итү бурычы тора.
Оештыру комитеты утырышында шулай ук әлеге фестивальнең ТР Президенты ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында узачагын хәбәр иттеләр. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланачак.
Катнашу өчен гаризалар BZZM.RU сайтында кабул ителә.
«Наше время – Безнең заман» фестиваленең матбугат хезмәте, тел/ватсап +79272400017
Бүген «Казанькомпрессормаш» АҖ мәйданчыгында импортны алыштыру һәм технологик үсеш өлешендә «Газпром» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте хезмәттәшлеген карау буенча вакытлы эш төркеме утырышы булды. «Газпром» ГАҖ 335 департаменты җитәкчесе Виктор Шарохин белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов очрашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Газпром» ГАҖнең әйдәүче белгечләре һәм Татарстанның сәнәгать комплексы предприятиеләре: «Казанькомпрессормаш» АҖ, «КАМАЗ сәнәгать компонентлары» ҖЧҖ, «Тасма» ФҖП ҖЧҖ, «Компрессор» ФҖП АҖ, «КМПО» АҖ һ.б. җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар төбәк предприятиеләренең «Газпром» ГАҖ белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында фикер алышты. Шулай ук предприятиеләрнең, «Газпром» ГАҖ мәнфәгатьләрендә кулланылырга мөмкин булган продукцияне һәм хезмәтләрне тәкъдир итеп, нотыклары тыңланды.
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, куллану дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге буенча Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән даими рәвештә эш алып бара.
Татарстан Республикасы өчен «Газпром» – мөһим стратегик партнер, аның белән үзара файдалы эшлекле элемтәләр булдыруда күп кенә предприятиеләр кызыксына. Бүгенге көндә республиканың 110 артык предприятиесе «Газпром» ихтыяҗларын канәгатьләндерү тәҗрибәсенә ия.
Соңыннан, Альберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәте республика предприятиеләренең Россия һәм чит илләрдәге зур компанияләр белән хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирә». «Бүгенге утырыш республикабыз предприятиеләре белән «Газпром» ГАҖ арасындагы хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга ярдәм итәр, дип ышанам», – диде Альберт Кәримов.
Россия экспорт үзәге 2021 елда «Ел экспортеры» бөтенроссия конкурсы башлануы турында игълан итә һәм гаризалар кабул итә башлый.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге тарафыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән, «Эгида+» ҖЧҖ предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырылган.
Сынау проектын гамәлгә ашыру барышында түбәндәге юнәлешләр эшләнгән:
«Эгида+» ҖЧҖ предприятиесендә 3 елга хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына җитештерү һәм мәгълүмат агымнарын/процессларны җәлеп итү планы нигезендә яңа проектлар эшләү бурычы йөкләнгән проект офисы булдырылган.
Предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проекты куелган бурычларга тулы күләмдә ирешелгән. Проектны уңышлы тормышка ашыру процесс узу вакытын 20%ка киметеп, агымдагы запасларны 15%ка киметүгә китергән, шулай ук агымдагы хезмәт җитештерүчәнлеген 30%ка арттыру мөмкин булган.
Компаниянең тәҗрибә-конструкторлык эшләре кысаларында эшләнгән «байпас» комплекслы системасы техник хезмәт күрсәтү, капиталь ремонт, реконструкция һәм авария хәлендәге электр җайланмаларын торгызу кысаларында бер тапкыр чикләнмәгән эшләр комплексын башкаруны тәэмин итә ала.
Исегезгә төшерәбез, бу этапта компаниядә 0, 4-10 кВ көчәнеше булган теләсә кайсы эш төренең локаль производствосы эшли ала. Әмма компания коллективы алдына һава линиясе участогында, кулланучыларны электр энергиясеннән мәхрүм итмичә, комплекслы эш башкару бурычы куелган булган.
Мондый чишелешләр әлегә кадәр чит илләрдә, аерым алганда, Кытай, Корея һәм Япониядә дә кулланыла иде. «Сетевая компания» командасы башкарган зур эш нәтиҗәсендә, чит ил аналогларыннан универсальлеге һәм автотранспортка бәйсезлеге белән аерылып торган техник чишелешне Татарстанда да тормышка ашыра алган.
Система ике контейнерда (нигездә, өстәмә) җыелган, алар кабельләрне карау һәм урнаштыру өчен җайланмалар, яктырту, сак видеокүзәтү һәм автоном туклану системалары белән җиһазландырылган. Җиһазлар составына вакуумлы сүндергечләр, сыгылмалы кабель, тиз күтәрелә торган муфтлар һәм эш вакытында объектта урнашкан теләсә кайсы йөк техникасында ташыла торган өстәмә җиһазлар керә.
Байпас 500 метрга кадәрге, 10 кВлы, йөкләнеше 200А кадәр булган һава линиясе, кабель линиясе өлешендә теләсә нинди эш төрләрен бер үк вакытта башкару мөмкинлеген бирә, шул ук вакытта, кулланучыларны электр белән тәэмин итүне туктатмыйча гына, иминлек дәрәҗәсе дә арта, эшнең катлаулылык дәрәҗәсе дә кими.
Тармакланган катлаулы өлешләрен дә кертеп, һава буйлап электр энергисе тапшыручы линияләрнең барлык элементларын (баганалар, траверслар, колпачоклар, изоляторлар, РЛНД, ВН, РВА, чыбыклар (500 м кадәр)) бер үк вакытта алмаштырырга мөмкинлек бирә торган эшләр комплексы да чикләнмәгән. Электр энергиясе тапшыручы кабель линияләрендә аларның бер өлешен һәм муфталарны алмаштырырга, тармакларга аерырга мөмкин. Инновацияле технология ярдәмендә, трассасын үзгәртеп, 10 кВ линияләрне үзгәртеп корырга мөмкин, шулай ук РПН методына өйрәтелмәгән персоналны электр энергиясе тапшыру линияләренең теләсә кайсы өлешенә чыгарып, эш урыннарын оештыру мөмкинлеге бар.
Беренче тапкыр электр җайланмасы Алексеевск районының Алексеевск бистәсендәге тораклар өлешендә Алексеевск ПС 10 кВ (Ф-19) ике тамырлы һава линияләрен комплекслы үзгәртеп кору барышында кулланылган. Бистәнең уртак урамнары аша уза торган һава линиясендә «Электронефтегаз» ҖЧҖ подрядчы оешма тарафыннан чыбык алмаштыру һәм реклоузер – бүленеш челтәрләренең автоматлашу дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк җайланма урнаштыру эшләре алып барыла, димәк әлеге торак пунктта электр энергиясеннән файдаланучылар өчен ышанычлылык дәрәҗәсе арта дигән сүз.
Әлеге һава линиясе участогын үзгәртеп кору эшләре барышында Алексеевск үзәк район хастаханәсен тукландыручы трансформатор подстанциясен электр белән тәэмин итүне ике көнгә туктатып тору таләп ителгән булган.
Системаны куллану буенча беренче тәҗрибә Алексеевск шәһәр тибындагы поселогының үзәк өлешендә чикле шартлар булган катлаулы участокка туры килсә дә, биредә автотранспорт хәрәкәте һәм җәяүлеләр гел йөреп тору, күп сандагы биналар һәм коймалар булуына карамастан, ЧЭС персоналы куелган бурычны уңышлы үти алган. Әлеге системаны куллану нәтиҗәсендә 91 урында (алар арасында мәктәп һәм балалар бакчасы кебек социаль әһәмиятле объектлар да бар) электр белән тәэмин итүне ике көнгә туктатып тормыйча гына, челтәрләрне комплекслы модернизацияләү мөмкин булган.
2021 елның 20 апрелендә 10:30 сәгатьән 14:00 сәгатькә кадәр METRO Cash&Carry Татарстан Республикасының локаль тәэмин итүчеләре өчен конференция үткәрә.
Конференция ике өлештән торачак. Беренче өлеше – METRO Cash&Carry агымдагы стратегиясен һәм өстенлекләрен, шулай ук компаниянең товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлегенең төп алымнарын тәкъдир итү; икенче өлеше – сатып алу сессиясе.
Конференциядә катнашучылар алдында шулай ук Metro партнеры – «КУЭ» корпорациясе» АҖ чыгыш ясаячак. КУЭ корпорациясе вәкиле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең гамәлгә ашырыла торган чаралары турында сөйләячәк.
Сатып алу сессиясендә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк:https://www.metro-cc.ru/sotrudnichestvo/postavschikam/konferencii/form-konf. Игътибар итегез, 2021 елның 16 апреленә – 18:00 сәгатькә кадәр генә теркәлеп була. Форматы – сатып алулар бүлеге вәкиле белән индивидуаль аралашу.
Конференциядә катнашу – бушлай. Үткәрү урыны: «Мираж» кунакханәсе, Мәскәү урамы, 5, Казан шәһәре.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче тапкыр Россиядә индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары үсешенең рәсми статистикасын бастырып чыгарган. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында 2 нче урын алган. Республикада барлыгы 23 индустриаль парк һәм 4 технопарк бар.
Татарстан Республикасы индустриаль парклар үсешенә зур игътибар бирә. Парклар инфраструктурасы төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млрд. сум тәшкил итә. Индустриаль парклар резидентларының табышы елына 150 млрд. сумнан артып китә. Индустриаль паркларда 21 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Иң уңышлысы – Алабуга, Химград, КИП Мастер индустриаль парклары.
2020 елда Татарстан Республикасының индустриаль паркларына 29 яңа резидент җәлеп ителгән. Шул исәптән, «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә, Россиядә беренче «МС-21» самолеты өчен полиакрилнитриль җепләр заводы төзү буенча әһәмиятле уртак проект та гамәлгә ашырылган. Андагы җайланмаларга шәхси инвестицияләр күләме 6,9 млрд сум тәшкил итә. Үсемлекләрне саклау чараларын җитештерү буенча «Август-Алабуга» заводын эшләтеп җибәрүдә хосусый инвестицияләр күләме 4,8 млрд.сум тәшкил итә.
2020 ел өчен статистика Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының геомәгълүмат системасы (www.gisip.ru) ярдәмендә тупланган, паркларның идарәче компанияләре тутырган анкеталарның белешмәләре алынган, аларның дөреслеге Россия Индустриаль парклары ассоциациясе һәм Россия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе тарафыннан тикшерелгән, әлеге мәгълүматлар Росстат рәсми сайтында бастырып чыгарылган. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Росстат белән берлектә, индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары эшчәнлегенең 16 статистик күрсәткече килештерелгән һәм аларны исәпләү буенча бердәм методика эшләнгән.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә оешмаларның кадрларга булган ихтыяҗын билгеләү һәм һөнәри квалификацияләрнең үсеш перспективаларын ачыклау буенча тикшеренү үткәрә.
Сораштырулар 15 апрельдән 15 майга кадәр онлайн-анкета режимында узачак. Анкетаны тутыру өчен https://itsecurity2021.vcot.info/ адресы буенча узарга һәм сораштыруда катнашучының шәхси кабинетын теркәргә кирәк.
Тикшеренү нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем бирү һәм белгечлек өлкәсендәге мәгълүмати куркынычсызлык, аларның һөнәри әзерлек күләмнәрен фаразлау өчен файдаланылачак.
Консультация ярдәме өчен Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә өчен мәгълүмат – Баргоякова Ирина Игоревна, +7(495)917-59-04, ITsecurity@vcot.info.
POZIS компаниясе («ПОЗиС» АҖ Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы – «Техмаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ идарәсе контурына керә) яшьләр сәясәте өлкәсендә обороначылар профсоюзының практик гамәлләре программасын гамәлгә ашыруда эшне иң яхшы оештыру буенча тармак смотр-конкурсында җиңүче булган.
Инде 6 ел рәттән Россия сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы (РОСПРОФПРОМ) POZIS предприятиесенең яшьләр оешмасын Россиядә иң көчлесе дип таный. Ә аның лидеры Александр Спирин чираттагы тапкыр, тармак профсоюзы версиясе буенча, яшьләр хәрәкәтен иң яхшы оештыручыларның берсе булган.
«ПОЗиС» АҖ яшьләр оешмасының горурланырлык нәрсәләре бар. Күп еллар дәвамында команда «Киләчәк инженерлары» рейтинг халыкара форумында иң көчлеләреннән берсе булып кала һәм, анда актив катнашып, башка катнашучылар өчен белем бирү һәм эшлекле сервислар да оештыра.
2020 елда POZIS яшьләр командасы «Тормыш циклына идарә итү» компетенциясендә һөнәри осталык корпоратив сайлап алу чемпионатында җиңүче булган һәм, «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионатта лаеклы чыгыш ясап, Ростех җыелма командасы составына кергән.
POZIS спортчылары «Технодинамика» АҖ холдингы командасы составында Казан шәһәрендә Идел буе федераль округының регионара корпоратив уеннары нәтиҗәләре буенча ТОП-3 исемлегенә эләккән.
POZIS Завод яшьләре берлеге компания җитәкчелеге инициативасы белән 1999 елда оештырылган. Ул 35 яшькә кадәрге яшьләрне берләштерә. Предприятие персоналының 30% артыгы – яшь кешеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Босния һәм Герцеговинага эш визиты белән килде.
Сараевога эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина комиссиясе рәистәше, тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, Татарстан делегациясенең визиты яклар арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү ниятенә бәйле. Республика өчен шулай ук яңа элемтәләр урнаштыру да мөһим.
Сташа Кошарац, үз чиратында, ике илдәге җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Босния һәм Герцеговина белән сәүдә номенклатурасын һәм күләмнәрен киңәйтүдә мәнфәгать булуына игътибар юнәлтте. Аерым алганда, вертолетлар белән тәэмин итү кебек юнәлеш буенча. Хәзерге вакытта «Вертолеты России» холдингы Сербия Республикасы Эчке эшләр министрлыгына (Босния һәм Герцеговина регионнарының берсе) Казанның 3 яңа Ансат вертолетын китертүдәге контрактны уңышлы үти.
Моннан тыш, Татарстан белән Босния һәм Герцеговинаның эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы да узды, анда хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы белән Босния һәм Герцеговина арасында товар әйләнеше узган ел $9 млн тәшкил иткән, үсеш – 14,6 тапкыр. Татарстан Президенты Татарстанның нефть химиясе һәм машина төзелеше тармаклары продукциясен китерү, инвестиция һәм инновация-җитештерү өлкәсендә, югары технологияләр, суднолар төзелеше һәм автомобиль төзелеше, җитештерү процессларын автоматлаштыру, сәламәтлек саклау, медицина продукциясе һәм фармацевтика препаратлары җитештерү, агросәнәгать комплексы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү потенциалын билгеләп үтте. Шулай ук мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендәге элемтәләрне ныгыту өчен дә барлык мөмкинлекләр бар.
Татарстан Республикасы делегациясе Босния һәм Герцеговина Президиумы рәисе Милорад Додик һәм Президиум әгъзалары Шефик Джаферович һәм Желько Комшич белән дә очрашты.