ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Зәйдә октябрь урталарында узган зона концертларының берсендә фестивальнең Россиянең матди булмаган рухи мирасы статусына ия булуы билгеле булды.

Быел фестивальдә катнашу өчен 160тан артык команда һәм шәхси башкаручы гариза биргән. Фестивальнең сайлап алу этаплары 2019 елның октябреннән ноябренә кадәр уза һәм Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концерт өлешләрен үз эченә ала.

Чиратта зона концертлары, алар Яр Чаллы һәм Казанда узачак. Гала-концерт 2019 елның 16 ноябрендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак, анда фестиваль призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булачак.


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Зәйдә "Наше время – Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең сайлап алу зонасы этабы онытылмаслык гала-концерт һәм иң яхшы башкаручыларны бүләкләү чарасы белән тәмамланды.

Узган ял көннәрендә жюри әгъзалары Зәйнең "Энергетик" мәдәният йорты сәхнәсендә фестивальдә катнашучыларның 50дән артык иҗат номерларын карады.

Гомумкоманда зачетында мактаулы беренче урынны берьюлы өч команда яулады: "Татэнерго" АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ һәм ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.

Икенче урынны ТР Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм "Чистай РҮХ" ДАССОның иҗат коллективларына бирделәр.

Гадәттәгечә, барлык җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Беренче, икенче, өченче урыннарга ия булучыларга фестивальнең суперфиналына махсус чакыру тапшырылган.

Бу елның мөһим үзенчәлеге шунда: конкурсантларның күбесе тамашачыларга татар һәм рус телләрендә генә түгел, мари, чуаш һәм башкорт халыкларының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган җырлар һәм хореографик композицияләр дә тәкъдим итте.

Киләсе зона сайлап алу туры конкурсантларны 19-20 нче октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә көтә.

"Наше время-Безнең заман" фестиваленең оештыру комитеты материаллары буенча


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәттә ел саен уздырыла торган "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестиваленең беренче зональ сайлап алу этабы узган.

Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда гала-концерт жюри әгъзалары ике көн дәвамында конкурсант номерларын караганнан соң булган.

Гомумкоманда зачетында мактаулы беренчелекне В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ командасы яулаган.

2 нче урынны "Әлмәт труба заводы" АҖ һәм "Татнефть" ГАҖ төбәкара һөнәри берлек оешмасы командалары бүлешкән. Гомумкоманда зачетында өченче урында – Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе.

Барлык җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган. Беренче, икенче, өченче урыннарга ия булучыларга фестивальнең суперфиналына махсус чакыру тапшырылган.

Әлмәт труба заводы командасы тәкъдим иткән "биюче рәссамнар" номеры тамашачыларда зур тәэсир калдырган. Алар бию сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, хәрәкәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның портретын ясаган.

Гадәттәгечә фестиваль кысаларында катнашучылар өчен мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр узган. Укытучылар арасында "Сәхнә практикалары үзәге" мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты да булган (Мәскәү шәһәре), драматургия һәм пластика мәктәбенә нигез салучы, хореограф-куючы Владимир Аносов катнашкан.

Быел фестиваль дирекциясенә Татарстан шәһәрләре һәм районнары гына түгел, ә Россия төбәкләре белән дә таныштыручы предприятие һәм оешмалардан 155тән артык гариза кергән.

Алга таба зональ сайлап алу турлары һәр ял көнендә – 12-13 нче октябрьләрдә – Зәйдә, 19-20 нче октябрьләрдә – Яр Чаллыда, 26-27 нче октябрьләрдә Казанда узачак.

Зональ сайлап алу этабын уңышлы узган конкурсантлар 13-14 нче ноябрьдә Казанда узачак суперфиналда очрашачак. Гран-при ияләре һәм фестивальдә җиңүчеләр 16 нчы ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концертта игълан ителәчәк.

Фестивальдә җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк, ә Гран-при иясе Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы дипломын, шулай ук 250 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

 

"Наше время-Безнең заман" фестиваленең оештыру комитеты материаллары буенча


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Наше время – Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален оештыручылар гариза бирү кампаниясен озайту турында карар кабул иткән – хәзер гаризаны 2019 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Фестиваль 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшче яшьләргә музыка, хореография, нәфис сүз өлкәсендә үзләрен иҗади яктан күрсәтергә уникаль мөмкинлек бирә.

Чара, анда катнашу шартлары, шулай ук гаризаны ничек тапшырырга мөмкин икәнлеге турында тулырак мәгълүматны фестиваль һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтыннан карагыз.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 25 сентябрендә ел саен үткәрелә торган "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамлана.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елда оештырылды. Проектның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстан Республикасының "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" АҖ, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге" ТИО, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе.

Фестивальнең төп миссиясе – кадрларның яңа буынын формалаштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм яшь профессионалларның иҗади потенциалын ачу.

Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә музыка, хореография, нәфис сүз өлкәләрендә үзләрен иҗади яктан күрсәтергә ярдәм итә.

"Наше время – Безнең заман" фестивалендә катнашучыларның дәрәҗәсе, чарага республиканың мәдәни бренд статусын биреп, елдан-ел арта бара.

Фестиваль телевизион булып тора – барлык гала-концертлар "ТНВ" телеканалында языла һәм трансляцияләнә. 

Катнашу өчен фестиваль Нигезләмәсе нигезендә гариза бирергә кирәк. Катнашу шартлары һәм үткәрү сроклары турында барлык актуаль мәгълүмат Фестиваль сайтында һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган.


2
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 2 һәм 3 август көннәрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә тату һәм мото шоу, стритфуд, электрон һәм рок музыканы берләштерүче, сыра кайнату буенча бишенче юбилейлы "КазаньКрафтФест" фестивале узды.

Чараны оештыручылар – Россиянең крафтлы сыра кайнату буенча Craft Depot ассоциациясе, чара Татарстан Республикасының Visit Tatarstan һәм Сыра ассоциациясе ярдәмендә узды.

Быел "КазаньКрафтФест"та Россиядән һәм чит илләрдән сыра, сидр һәм көмешкә җитештерүче иң яхшы 70 предприятие катнашты. Фестиваль кунакларының 200 сорттагы сыра эчемлекләрен татып карау мөмкинлеге булды, 20 барга  исәпләнгән гастромаркет, Бавария колбасалары, ысланган брискетлы Америка смоукерлары һәм Мексика кабымлыгы белән урам фудтраклары тәкъдим ителде.  

Фестивальнең партнерлары – мотоклублар һәм студиянең тату партнерлары – үз программаларын тәкъдим итте: шоу, конкурслар һәм 100 классик мотоцикл күргәзмәсе.

Фестивальнең күңел ачу программасы базарның иң актуаль темаларына эшлекле чаралар белән үрелеп барды, аларны уздыру өчен лекторий һәм сөйләшү зоналары булдырылды.

Әйтик, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер ТР Сыра җитештерүчеләр ассоциациясенең чираттан тыш гомуми җыелышында катнашты.

Тэглар: Казанская ярмарка крафт пиво фестиваль Ассоциация пивоваров РТ

"Казан ярминкәсе" ААҖ материаллары буенча

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International