Яшел Үзән суднолар төзү заводында 22160 проектлы «Виктор Великий» патруль корабы төзелешенә нигез салынды

2016 елның 25 ноябре, җомга

2016 елның 25 ноябрендә А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында "Төньяк проект-конструкторлык бюросы" АҖ (Санкт-Петербург) тарафыннан проектланган 22160 проектлы серияле «Виктор Великий» бишенче патруль корабы төзелешенә нигез салу тантанасы булды.

Тантанада Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ оборона министрлыгы дәүләт оборона заказын тәэмин итү буенча Департамент җитәкчесе Андрей Вернигора, РФ Кораллы Көчләр Баш коралландыру идарәсе башлыгы Анатолий Гуляев, РФ оборона министрлыгы хәрби вәкиллекләр идарәсе башлыгы Олег Степанов, РФ Хәрби-Диңгез Флоты кораблар төзелеше Идарәсе башлыгы Владимир Тряпичников, Яшел Үзән муниципаль районы  җитәкчелеге, "Ак Барс" Холдинг компаниясе” АҖ, А.М.Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы, "Төньяк проект-конструкторлык бюросы" АҖ җитәкчелеге катнашты.        

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов Яшел Үзән суднолар төзү заводының Бөек Ватан сугышы елларында өзлексез бронекатерлар, торпедо катерлары, көймәгә каршы тора алучы корабльләр һәм башка продукция җитештереп илнең оборона сәләтлелеген ныгытуга керткән өлешен билгеләп үтте. Ул ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре, җиңүгә ышанычлары һәм туган илгә булган мәхәббәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Алберт Кәримов ассызыклап үткәнчә, хәзерге вакытта А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы АҖ – Россиянең әйдәп баручы оборона предприятиеләренең берсе, бөек илебезнең чикләрен ышанычлы саклаучы заманча уникаль сугышчан кораблар җитештереп, стратегик бурычларны хәл итүне дәвам итүче Татарстанның уңышлы үсүче предприятиесе.

22160 проектлы заманча корабльләр территориаль суларны саклар өчен, ачык һәм ябык диңгезләрдә икътисадый зоналарда патрульлек итү, контрабанда һәм пират эшчәнлеген булдырмый калу, диңгез афәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү һәм аларны эзләү, әйләнә-тирә мохитнең экологик мониторингын уздыру, диңгездә күчкәндә кораблар һәм судноларны саклау, шулай ук, хәрби вакытта төрле көчләр һөҗүм итүе һәм дошманның корал чаралары турында кисәтү максатыннан хәрби-диңгез базаларын саклау өчен кулланыла.

Әлеге проектның “Василий Быков” исеме алган баш корабы төзелеше завод стапельләрендә 2014 елның 28 февралендә нигезләнгән иде. Д.Д.Рогачев контр-адмирал исеме белән аталган икенче кораб төзелешенә 2014 елның 25 июлендә нигез салынды. 22160 проектлы өченче кораб 2016 елның февралендә нигезләнеп СССР Хәрби-диңгез флотының 1нче ранг капитаны, Советлар Союзы Герое П.И.Державин исеме белән аталды. “Сергей Котов” исеме бирелгән дүртенче кораб төзелешенә нигез салу 2016 елның 8 маенда узган иде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International