2016 елның 27 сентябрендә Торонто шәһәрендә (Канада) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясенең Канадага эш сәфәре кысаларында Татарстан-Канада эшлекле форумы булып узды.
Узган икеяклы форум барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сәнәгый потенциалын тәкъдир итте, Татарстанның Канада белән сәүдә-икътисадый һәм технологик хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләрен һәм агымдагы торышын тасвирлады.
Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов Татарстан Республикасы икътисадының нигезен сәнәгый җитештерү тәшкил итүен билгеләде. Социаль – икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең регион-лидерлары арасында беренче унлыкка керә. РФ икътисадында Татарстан сәнәгый җитештерү һәм инвестицияләр җәлеп итүдә 5 урынны, авыл хуҗалыгы буенча 2 урынны алып тора.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасында этилен сополимеры һәм полимеры гомумроссия күләменең яртысы җитештерелә (52,7 процент), синтетик каучукның өчтән бер өлеше (38,2%), автомобиль шиннарының чиреге (26%), йөк автомобильләренең чиреге (25,6%), шулай ук авыр йөк машиналарының 60% җыела (14 тән 40 тоннага кадәр тулы масса).
Алберт Кәримов кыскача республиканың әйдәп баручы нефтегазохимия һәм машина төзелеше комплексы предприятиеләрен тасвирлады. («Татнефть» һәм "ТАИФ", «КАМАЗ» ГАҖ компанияләре төркемнәре, «Форд Соллерс», «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «КАЗ им. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» ГАҖ филиалы, Яшел Үзән судно төзелеше заводы, «Казан мотор җитештерү берләшмәсе», «Казанкомпрессормаш», «Алнас» һәм башкалар).
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Татарстан Республикасы һәм Канада арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында 2015 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 117 млн АКШ доллары тәшкил итүен билгеләде.
Төрле өлкәләрдә үзара файдалы кооперациянең уңышлы мисаллары сыйфатында ул 1993 елда ук башланган "Казан вертолет заводы" һәм Pratt & Whilney Canada компаниясе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен китерде. Хәзерге вакытта "Казан вертолет заводы" серияле "АНСАТ" вертолетларын җиһазландыру өчен PW207K двигательләрен даими рәвештә сатып алалар.
Татарстанда Bombardier компаниясе җитештергән һава судноларын "ЮВТ АЭРО", Авиасервис", "Тулпар Эйр" кебек авиакомпанияләр эксплуатацияли. Казан дәүләт медицина университетының Канада табиблар һәм хирурглар Патша Көллияте белән партнерлык мөнәсәбәтләре яхшы.
Алберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан һәм Канада хезмәттәшлеген үстерү өчен җитәрлек потенциал бар. Перспектив юнәлешләр: инвестицион һәм инновацион-җитештерү өлкәләрендә элемтәләрне үстерү, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм нефтехимия; сәламәтлекне саклау, медицина продукциясе һәм фармацевтика препаратлары җитештерү, авыл хуҗалыгы өлкәләре.