2016 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Квебек провинциясенең икътисад, фән, инновацияләр һәм мәгълүмат технологияләре министры Доминик Англаде белән очрашуында катнашты. Очрашу Bombardier заводы территориясендә узды, анда шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясенең Канададагы Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Дарчиев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика авиатөзелеше һәм двигательләр төзелеше өлкәсендә Pratt&Wittney һәм Bombardier компанияләре белән актив эш итә. «Татнефть» компаниясе авыр нефть чыгару буенча технологияләр өлкәсендә берничә Канада фирмасы белән хезмәттәшлек итә. Башка предприятиеләр белән дә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре карала. Югары уку йортлары арасында мөнәсәбәтләр урнаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Татарстан Квебек провинциясе белән элемтәләрне киңәйтү яклы һәм Татарстанга үз технологияләре, капиталлары һәм инновацион проектлары белән киләчәк Квебек бизнесына ярдәм күрсәтергә әзер. Квебек үзенең алга киткән авиация сәнәгате белән мәгълүм, Татарстанда шулай ук, самолётлар һәм винтканатлы машиналар төзүче предприятиеләр бар. Ул Доминик Англаде ханымга киләчәктә тәҗрибә алмашу өчен җирле авиация индустриясе вәкилләре белән Татарстанга эш сәфәре оештырырга тәкъдим итте.
(ТР Президенты Матбугат Хезмәте материаллары буенча)