Татарстан Республикасы делегациясе Монреальда әйдәп баручы авиация сәнәгате предприятиеләрендә булды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстанның авиация предприятиеләре вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Монреальда (Канада) эш сәфәре кысаларында Pratt&Whitney авиация һәм Bombardier авиа төзелеш заводларында булдылар.

Pratt & Whitney – гражданнар һәм хәрби авиация өчен авиация двигательләре  җитештерүче дөньяви заводларның берсе. Хәзерге вакытта «United Technologies» (АКШ) корпорациясенең бер өлеше булып тора. Компания Rolls-Royce һәм General Electric белән бер рәттән авиадвигательләр җитештерүчеләрнең беренче   «зур өчлегенә» керә. Шулай ук, Pratt&Whitney сәнәгать максатлары өчен  модульле һәм күчмә газ-турбиналы җайланмалар, локомотивлар өчен двигательләр, ракета двигательләре һәм башкаларны җитештерә.

Канада компаниясе белән Татарстан Республикасы 1993 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Pratt&Whitney үз двигательләрен Ансат серияле вертолётларны җиһазландыру өчен «Казан вертолёт заводы»на җибәреп тора. 

Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре заводның җитештерү мәйданнарын карадылар. Шулай ук, әзер продукция һәм двигательләрне очыш алдыннан тикшерү цехы белән таныштылар.

Bombardier авиатөзелеш заводында вакытында Канада компаниясе җитәкчелеге Татарстан делегациясен предприятиенең икътисадый потенциалы һәм киләчәккә булган планнары белән таныштырды. Бүген Канада авиатөзелеш компаниясенең төп бурычы – уртача ераклыктагы самолётлар базарына чыгу, тик әлегә бу базар тулысынча Boeing һәм Airbus контролендә. Bombardier үз чиратында урта магистральле CS 100 лайнерларын тәкъдим итәргә әзер. CS 100 лайнерына 100 – 125 пассажир, CS 300 лайнеры 125-145 пассажирны сыйдыра ала. Компания вәкилләре әйтүенчә, тәкъдим ителәчәк модельләр бигрәк тә экономияле булачак, чөнки үзләренең төп конкурентлары белән чагыштырганда, аларның самолетлары 20% ягулыкны азрак сарыф итәчәк.  

Рөстәм Миңнеханов компаниянең Россия территориясендә үз җитештерүләрен урнаштыру буенча киләчәк планнары белән кызыксынды. Ул, Татарстанда моның өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләп үтте: кирәкле булган инфраструктура, югары квалификацияле белгечләр, үсеш алган логистика һәм башкалар. Татарстан Президенты Bombardier җитәкчелеген Татарстанга  регионның  инвестицион потенциалы белән танышу өчен чакырды. 

 

Татарстан вәкилләре заводны карап чыктылар: судноларны җыю цехын, самолётның эчке ягын эшләү вариантларын сайлап алу буенча клиентлар залын, шулай ук, Bombardier самолётларының алдынгы модельләрен күрделәр

 

 (ТР Президенты Матбугат үзәге мәгълүматлары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International