2016 елның 21 апрелендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Дәүләт Советы Сессиясе барышында депутатларга "Татарстан Республикасында сәнәгый сәясәт турында" закон проектын тәкъдим итте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләгәнчә, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Татарстанның социаль-икътисадый үсеш Стратегиясе төп стратегик максатны билгели: "Татарстан-2030 – глобаль көндәшлеккә сәләтле тотрыклы регион". Республиканың глобаль конкурент сәләтлелеккә ирешү нигезе –сәнәгать. Икътисад структурасында аның чагыштырма авырлыгы Татарстан консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең яртысыннан артыгын формалаштыра.
Узган елның июлендә Федераль закон "Россия Федерациясендә сәнәгый сәясәт турында" Федераль закон үз көченә керде. Ул илдә сәнәгать үсешенең төп өстенлекләрен билгели һәм реаль җитештерүне стимуллаштыруның яңа механизмнарын тәкъдим итә. Документта Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә шундый ук законнар кабул итү каралган.
Алберт Кәримов ассызыклаганча, "Татарстан Республикасының өстенлекле үсеш һәм Федераль закон таләпләрен исәпкә алып Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык Комитеты каршындагы Эшлекле төркем тарафыннан "Татарстан Республикасында сәнәгый сәясәт турында" Закон проекты эшләнде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, "Татарстан Республикасында сәнәгый сәясәт турында" ТР Закон проекты фундаменталь характерда һәм Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Татарстанның социаль-икътисадый үсеш Стратегиясенә кертелгәнчә республикада сәнәгый сәясәтнең төп инструментларын тормышка ашыру өчен нигез итеп алырга чакырган.
Алберт Кәримов әйткәнчә, закон проекты республикада сәнәгый сәясәтне формалаштырганда һәм гамәлгә ашырганда барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне җайга сала. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары һәм сәнәгать өлкәсендәге субъектлар эшчәнлеге белән беррәттән әлеге эшчәнлеккә ярдәм итү инфраструктурасы составына кергән оешмалар, шул исәптән, сәнәгать өлкәсендә эш бирүче коммерцияле булмаган оешмалар актив катнаша.
Закон проекты нигезендә сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлекне стимуллаштыру чаралары билгеләнгән һәм финанс ярдәмне дә үз эченә алган, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлектә, кадрлар потенциалын үстерү өлкәсендә, мәгълүмати һәм консультация ярдәмендә булышлык каралган.
Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, закон проекты сәнәгать өлкәсендәге субъектлар эшчәнлегенә үзара хәрәкәт итүнең яңа формаларын, ярдәм итүнең яңа чараларын куллануны күздә тота һәм гамәлдә булган дәүләт ярдәме чараларын системалаштыра. Бу - сәнәгать кластерларын, сәнәгатьне үстерү фондларын, махсус инвестицион контрактлар төзүне, “Дәүләт сәнәгать мәгълүмат системасын” булдыруда һәм эшләтүдә катнашу.
Закон проекты тарафыннан сәнәгать үсешенең региональ фондларын булдыру мөмкинлеге каралган. Алберт Кәримов Фондны Россиянең сәнәгый сәясәте турындагы Закон тарафыннан кертелгән гамәлдәге ярдәм итү инструменты буларак тасвирлады. Аның механизмы оператив рәвештә эшкә җигелде: узган ел бүлеп бирелгән 20 млрд сум ярты ел эчендә үзләштерелде. Агымдагы елда Фонд тагын 20 млрд сумга капитальләшкән.
Федераль дәрәҗәдә проектларны уртак бәяләүне үткәрү сораулары буенча үзара хәрәкәт итү механизмы эшләнә һәм агымдагы елның май аенда расланачак, федераль һәм региональ фондлар арасындагы проектларны финанслау карала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча сәнәгатьне үстерү региональ фондын булдыру буенча эш алып барыла.
Закон проектында Татарстан Республикасы исеменнән махсус инвестицион контракт төзү тәртибе раслана. Бу, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә "Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турындагы Законы тарафыннан кертелгән предприятиеләрнең инвестицион проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итүнең яңа институты. Аның механизмы “Инвестиция эшчәнлеге турында Республика Законы”ндагы инвестицион килешүләр төзү механизмы белән охшаш. Махсус инвестконтракт ягыннан инвестор һәм республика гына түгел, ә проект кемнең территориясендә гамәлгә ашырылуга карап Россия Федерациясе һәм муниципаль белем бирү учреждениясе дә чыга ала. Шул ук вакытта, инвестор өчен өстәмә өстенлекләр билгеле түгел, ә проектка федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гамәлдәге ярдәм чараларын сайлау хокукы бирелә.
Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, агымдагы елда Татарстан Президенты күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән махсус инвестконтрактлар төзелгән очракта федераль дәрәҗәдә өстәмә стимуллаштыру чаралары булачак: табышка региональ һәм федераль салымнарны мөмкин кадәр киметү, амортизация югары коэффициентын куллану, конкурстан тыш дәүләт сатып алуларын эшләү мөмкинлеге бирелә. Өстәмә рәвештә дәүләт инвесторларга махсус инвестконтракт гамәлдә булганча хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнү шартларын саклауны гарантияли, тик 10 елдан да артыкка түгел.
Ул билгеләгәнчә, “махсус инвестконтракт механизмы инвестпроектларның гамәлгә ашыру механизмын алыштырмый. Бу мөстәкыйль норматив хокукый беркетү таләп итүче мөстәкыйль ярдәм итү формасы ".
Федераль хакимият органнары белән махсус инвестконтракт кысаларында ярдәм алу мөмкинлекләрен киңәйтү буенча эш алып барыла. Махсус инвестконтракт төзүчеләрне махсус икътисадый зоналар яки өстенлекле социаль-икътисади үсеше территорияләре резидентлары белән тигезләштерү һәм салым ташламалары бирү тәкъдим ителә.
Производстволарның эффектив эшчәнлегенә уңай шартлар тудыру өчен закон проекты тарафыннан сәнәгый кластерлар формалаштыру каралган. Сәнәгый кластерларны булдыру уртак импортны алыштыру проектларын тормышка ашыру өчен үзебезнең товар җитештерүчеләребезнең кооперациясен үстерүгә йөз тота. Ул эре һәм кече бизнес предприятиеләренең кооперациясен, җитештерү чылбырын формалаштыруны күз алдында тота. Закон проекты сәнәгать кластерларына таләпләр билгели.
Закон проекты тарафыннан Дәүләт сәнәгать мәгълүмат системасы белән үзара хәрәкәт итү каралган. Әлеге система агымдагы елның февраль аенда тест режимында эшли башлаган. Ул региональ, федераль һәм корпоратив сегменларның бердәм информацион киңлектә үзара хәрәкәт итүен күзаллый. Республика закон проектында әлеге система эшендә катнашу каралган.
Ватан сәнәгатенең халыкара конкуренциягә сәләтен күтәрү максаты белән закон проекты тарафыннан импортны алыштыручы һәм экспортка юнәлдерелгән продукция җитештерүне стимуллаштыру чараларын куллану каралган.
Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта "2016 – 2020 елларга сәнәгатьнең эшкәртү тармакларын үстерү" дәүләт программасы эшләнгән, ул сәнәгый сәясәт турындагы Закон кабул ителгәннән соң раслауга тәкъдим ителәчәк.
Алберт Кәримов билгеләгәнчә, республика закон проектын эшләгән вакытта РФ субъектларының иң яхшы тәҗрибәләре, шулай ук РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Методик тәкъдимнәре исәпкә алынды. Закон проекты турында фикер алышуда ТР муниципаль берәмлекләре, федераль һәм республика башкарма хакимияте органнары, ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкаләтле вәкиле, ТР предприятиеләре вәкилләре катнаштылар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы фикеренчә, “Россия Федерациясендә сәнәгый сәясәт турында” федераль канунында каралганча, тәкъдим ителгән закон проектын кабул итү сәнәгатьне стимуллаштыруның яңа чараларын кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Республика предприятиеләренең перспективалы көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү өчен Закон чынлыкта эшләүче документ булырга тиеш.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/21/500718/