Һиндстан Татарстан вертолетларының дөньядагы иң зур паркларының берсенә ия

2026 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

«Иннопром. Һиндстан» халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашында «Партнерлык канатлары: региональ авиация өлкәсендәге проектлар аша үз-үзен тәэмин итә торган Һиндстанга таба» сессиясе узды. Спикерларның берсе Премьер-министр урынбасары – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко булды.

– Һиндстан Азиядә Казан вертолет заводының вертолет техникасына иң мөһим һәм перспектив заказ бирүчеләрнең берсе һәм дөньяда иң зур Ми-8/Ми-17 паркларына ия, – диде Олег Коробченко. – КВЗ белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлек 20 гасырның 50 нче елларында Һималайда Сикорский фирмасында биеклек сынауларын откан Ми-4 вертолетын китерүдән башланды. Хезмәттәшлек чорында Һиндстанга 400 берәмлектән артык вертолет техникасы кайтарылган.

КВЗ вертолетлары – ул, йөк ташу, зыян күрүчеләрне эвакуацияләүдән алып янгын сүндерүгә, мониторинг һәм разведкага кадәр, төрле бурычларны хәл итәргә сәләтле универсаль машиналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International