Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Кыргызстан Республикасындагы Сәүдә вәкиле Айнур Саманов белән онлайн-очрашу узды. Чарада Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев һәм Татарстан компанияләренең 50дән артык вәкиле катнашты.
Төп тезислар:
– 2025 ел нәтиҗәләре буенча Россия белән Кыргызстан арасында үзара товар әйләнеше 4 млрд долларга җиткән. Россия төп партнерларның берсе булып кала бирә, Кыргызстан Республикасына экспортка кара металл, агач, бөртеклеләр, җайланмалар һәм җиһазлар керә;
– тау чыгару һәм медицина сәнәгате, агросәнәгать комплексы, ИТ-сектор, энергетика һәм машина төзелеше бергәләп эшләү өчен иң перспектив юнәлешләр булып тора;
– эре сәүдә челтәрләре («Азия», «Глобус», «Народный», «Спар»), дистрибьюторлар («Форестер», «Рустэль» һ.б.), шулай ук маркетплейслар аша Кыргызстан Республикасының азык-төлек товарлары базарына чыгу мөмкинлеге бар;
– партнерлыкның төп өстенлекләре – пошлинасыз сәүдә, энергетика ресурсларының түбән бәясе, сәүдә өлкәсендә гармонияле норматив база һәм уңайлы салым шартлары;
– 2027 елда Кыргызстан Евразия икътисадый берлеге рәисе булачак. Күргәзмәләр һәм форумнарны да кертеп, берничә мөһим вакыйга планлаштырылган, алар эшлекле элемтәләрне үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак.
Кыргызстан Республикасында Россия Сәүдә вәкиллегенең элемтәләре:
– +996 (312) 59-20-93
– bishkek@minprom.gov.ru
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.