Газпром Трансгаз Казан Әҗмәкәй авылының яңа микрорайонында бистәара һәм бистә эчендәге урта һәм түбән басымлы газүткәргеч төзелешен уңышлы төгәлләде. Проект социаль догазификация программасы кысаларында гамәлгә ашырылып, «Пятый элемент» бистәсендәге 844 торак йортны челтәр газына тоташтырырга мөмкинлек биргән.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Советы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башкалар катнашты.
- Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе 99% артып китә һәм эшнең дәвам итүе мөһим – яңа территорияләр һәм яшәү форматлары колачлана. Бүген Әҗмәкәй халкына бәхет елмайды — аларның өйләренә дә газ килде, – диде Родион Карпов. – Хәзерге вакытта әлеге микрорайонда интенсив рәвештә индивидуаль торак төзелеше бара һәм тоташтыруга 80 килешү төзелгән инде. Димәк, якын арада дистәләгән гаилә экономияле һәм экологик энергия чыганагы алачак!